Җиңү китергән май аенда, гадәттә, без батыр якташларыбызны искә алабыз
Менә мин дә сезгә бу язмамда милләттәшебез Мөгаллим Шакир улы Субеев турында сөйләргә булдым. Ул 1918 елның 20 февралендә Самара губернасының Подбельск өязе, Мәчәләй авылында Шакир Габбас улы Субеев гаиләсендә туган. 1932 елда имам гаиләсе репрессиягә дучар була, бөтен булган малларын тартып алып, бөтен гаилә әгъзаларын Себергә озаталар. Сугыштан соң гына аларны аклыйлар.
Мөгаллим 16 яшеннән Вахитов исемендәге колхозга кереп эшли башлый. 1939 елда армиягә алына һәм Ерак Көнчыгышта Тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә башлый. Сугыш башлангач, Хабаровскиның зенит һәм артиллерия частьләре өчен кече командирлар укыту мәктәбен тәмамлый.
Субеевның сугыш юлы 1942 елда башлана. Ул беренче чирканчыкны Сталинград өчен аяусыз көрәш барган вакытта, 525 санлы зенит-артиллерия полкы составында ала. 1943 елның маеннан 394 укчы Кривой Рог Кызыл байраклы дивизиясенең 956 артиллерия полкында атлы 152 миллиметрлы гаубица командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә.
Шулай ук 3нче Украина фронты белән Днепр өчен сугышларда, Днепропетровск һәм Днепродзержинск шәһәрләрен алуда, Түбән Днепр стратегик операциясендә катнаша. Украинаның көньягы азат ителгәч, Молдавия, Румыния һәм Болгария өчен барган сугышларда катнаша. Җиңү көнен Болгария башкаласы Софиядә каршылый. Аннан соң әле тагын бер ел дәвамында атлы артиллерия бригадасы составында Болгариянең Белая Церковь шәһәрендә хезмәт итә.
Сугыш тәмамлангач, Мөгаллим Шакир улы, туган авылына кайтып, колхозда эшли башлый. Бәйрәм көннәрендә күкрәгендә “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале һәм күпсанлы юбилей медальләре ялтырап тора иде.
Түбәтәен беркайчан да салмады, бик тә динле кеше иде. Шуңа күрә хатынлыкка мулла һәм мөгаллим булган мәрхүм Локман Гыймран улы һәм Рәгъбәрия Хәйрулла кызы Рәкыйбәне сораткан һәм ризалыгын алган.
Рәкыйбәнең дә әти-әнисенең тормышы җиңел булмаган. 1930 елда аларның гаиләсе дә репрессия кәтүге астына эләгә. Кемнеңдер аларга яккан яласы аркасында гаилә гаепләнә һәм Котлас шәһәренә каторгага – урман кисәргә җибәрелә. Рәкыйбәгә ул вакытта дүрт кенә яшь була әле. Өч елдан соң, туганнары һәм яхшы күршеләре ярдәме белән, әнисе кызын алып авылга кайта. Шул ач һәм ялангач елларда да яхшы кешеләр күп булган, авылдашлары чиратлап фатирга кертеп, булмаганнарын да өзеп ашатып, читкә типмәгәннәр. Соңрак авыл читендәге кечкенә генә өйне аларга биргәннәр. Чөнки үзләренең нык өйләре, маллары, өйдәге әйберләре – барысы да конфискацияләнгән. Бердәнбер ышанычлары – кәҗәләре булган.
Шулай ике ел вакыт үтә һәм әтиләре кайта. Әкренләп өйне тәртипкә китерәләр, йортын, каралтыкураларын төзекләндерәләр. Көтмәгәндә, репрессияләрнең икенче дулкыны күтәрелә һәм 1937 елда, шулай ук донос буенча, Локман мулланы кулга алалар һәм, революциягә каршы булуда гаепләп, ГПУ “тройкасы” карары буенча атып үтерәләр.
Гаиләгә бу турыда хәбәр итүче булмый, әлбәттә. Тик 1958 елда гына Локман Мәгъдиев реабилитацияләнгән, гаепләү хата булган, дигән хәбәр килеп ирешә. Гаепсез кешене җәзалаганнар, димәк.
Кечкенә чагыннан Рәкыйбәне әти-әнисе гарәпчә укырга-язарга өйрәткәннәр. Ә мәктәптә ул вакытта инде латин графикасы буенча укытканнар. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, 13 яшьлек яшүсмер кыз колхоз эшенә чыга – Подбельск ГЭСын төзегәндә җир казу эшләрендә катнаша – дүрт тәгәрмәчле темпыга җигелеп, Кинель елгасы аша плотина төзүчеләргә җир һәм вак таш ташый. Сугыш вакытында Рәкыйбә колхозда хисапчы булып эшли – эвакуация буенча килгән кешеләргә пешерелә торган икмәк өчен җавап бирә.
Бик тә авыр заманаларга туры килә аның яшьлеге. Колхозда эшләргә ирләр юк, барысы да сугышта. Күбесе сугыш кырында ятып кала, кайтучыларның да күбесе гарип-гарәбә…
Менә, ниһаять, 1946 елда, өч ел хәрби хезмәттә, дүрт ел сугышта булган Мөгаллим Субеев авылга кайтып керә. Шундук Рәкыйбәгә күз сала, һәм, бер ай да үтми, туй ясап өйләнешәләр.
– Алар бик тату яшәделәр, Рәкыйбә әниебез иң бәхетле ана һәм әби иде. Үз гомерендә үзе һәм авыл халкы турында бихисап шигырьләр һәм бәетләр язып, хәтта бастырып та чыгарды, калганнары ”Бердәмлек” өлкә татар газетасында басылып чыга торды. Аны авыл халкы да хөрмәт итә, “Рәкыйбә абыс¬тай” дип яратып дәшәләр иде. Әниебезнең җан җылысы бөтен балаларына һәм онык¬ларына гына түгел, таныш-белешләренә дә җитә иде. Әти белән бер-берсен яратып, динне хөрмәт итеп, тормышларын бик матур итеп алып бардылар, 11 баланы да укытып, мөселман кануннары буенча тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде 24 оныкларыннан туган 35 оныкчыклары да дөнья көтәрлек лаеклы кешеләр булып җитештеләр. Ата-бабалары күрсәткән дин юлыннан тайпылмыйча атладылар, – дип сөйлиләр алар турында кызлары.
Рәкыйбә Локман кызы I, II, III дәрәҗә “Ана даны” орденнары, “Герой-ана”, “Хезмәт ветераны”, “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакытында лаеклы хезмәт куйган өчен” һәм күпсанлы юбилейлы медальләр белән бүләкләнде.
1980 елда Мөгаллим ага, Уфада дини курслар тәмамлагач, авылга имам булып кайта. Аның гаиләсе, авылның Үзәк мәчетен төзүгә бик нык булыша. 4нче һәм 6нчы бригадалар инициативасы буенча тагын бер мәчет салырга кирәк, дигән фикер тугач, булачак мәчеттән ерак тормаган Мөгаллим ага, акча юнәтү нияте белән тирә-яктагы авыл һәм шәһәрләрне генә түгел, хәтта, җәмәгать транспортына утырып, Татарстан, Башкортостан якларын, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләрен йөреп чыга. Кем күпме булдыра ала, шулкадәр бирә инде. Бигрәк тә мәчет советлары зур ярдәм күрсәтәләр. Шулай итеп, кирәк кадәр акча җыела һәм тиз арада сыйфатлы мәчет төзелә.
Бинасы төзелеп беткәч, Мөгаллим Шакир улын мәчетнең мөәзине итеп билгелиләр. Ул бит гарәпчә дә укый-яза белә, тавышы да моңлы, үҗәтлеге дә җитәрлек. Аның Коръән сүрәләре укуын, азан әйтүен халык бик ярата иде.
Тагын ике ел узгач, уллары Фатыйх, Зөфәр һәм Халит үз акчаларына шушы мәчетнең манарасын күтәрәләр һәм 1996 елның 26 маенда тантаналы рәвештә, күп халык һәм килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында ае куела. 6нчы бригада мәчетенә Мөгаллим Шакир улы Субеев исеме бирелә.
Зур тормыш юлы үткән Мөгаллим хәзрәт – 2006 елда, җәмәгате Рәкыйбә абыстай 2023 елның 8 ноябрендә дөнья куйдылар. Аларның тормышы барчабыз өчен дә үрнәк булып тора. Аллаһы Тәгалә урыннарын җәннәттән кылсын иде.
автор: Шамил Мамышев
Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”