Мәчәләй авылы халкы үзенә юл сала
Мәчәләй авылы Кинельгә агып төшә торган Шарла елгасы буенда урнашкан. Шарлага исә көнбатыштан Коры һәм Мулла елгалары килеп кушылалар. Бу елгалар Мәчәләйне өч өлешкә бүлә. Ә Шарла елгасы, кечкенә елгалар килеп кушылгач, тулы сулы инеш хасил итә һәм, үз нәүбәтендә, авылны зур ике өлешкә бүлә: Аскы һәм Иске урамнар барлыкка килә. Заманында авылдан берничә бистә аерылып чыга – Кинельнең сул як болыннарында Үрнәк бистәсе барлыкка килә. Зур гына Казанка авылы, Яңа Мәчәләй төзелә башлый.
Подбельск станциясенә җәяү барып җитәр өчен 45 – 50 минут вакыт кирәк булса, машинада 5 – 7 минутта барып җитәсең. Кызганычка, заманында туры юлыбыз ябылды, агач күпер җимерелде, район түрәләре бай совхоз булып саналган “Северный Ключ” аша юл салдылар, зур күперне дә алар авылы янәшәсендә төзеттеләр. Шулай итеп, юлыбыз озынайды – турыга 6,5 км булса, Савруха аша – 22 чакрым узарга туры килә. Иске юлны торгызуга район түрәләре һәм депутатлар каршы килделәр, бер авылда да ике яклап районга йөрү юлы юк, дип нокта куйдылар. Әмәнәк авылы аша да районга юл булгач, иске юлыбызны төзекләндерү өмете өзелде. Ә шулай да авыл халкы, газаплар кичереп булса да, туры юлдан йөрүен дәвам итте. Чөнки елга аша колхоз кырлары бар иде.
Ата-бабаларыбыздан калган юлдан күп йөрдек инде, пычрак, кар баскан дип тормадык. Шулай да, көрәкләрне гел багажникта йөртергә туры килде. Шунлыктан тимер һәм бетон кушып, тәбәнәк кенә күпер салынды. Язгы ташу вакытында ул су астында кала иде. Үткән елларда зур ташулар булмый иде бит. Йөзеп килгән агачлар күпергә төртелгәндә, бу мәсьәләне Самарада яшәүче эшкуар Рәфыйк, аның әтисе Исхак Газизов һәм “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре хәл итә торды. Ә менә Үрнәк авылын элеккеге елларда су баса, урамнарыннан бозлар агып килә иде.
Тора-бара табигать үзгәрде: элек коеларда көзен сулар бетә иде, ә 2024 ел язы башында кинәт кенә су күтәрелде, бөтен булган күлләр тулды. Ә майда инде күперебез исән-имин килеш яңадан калкып чыкты. Әлбәттә, җиренә җиткереп эшләнгән булса, бетон белән тимердән ясалган күперне хәтта су да ала алмый.
Шуннан соң авылыбыз эшкуарлары киңәштеләр дә туры юлны яхшылап ясарга планлаштырдылар. Авылдашлар, мәчетләр, “Восток” предприятиесе, күрше Первомайский, Яңа Мансур авыллары халкы, шатланышып, бу эшне башкарып чыгарырга дип, кем күпме булдырды, шулкадәр акча җыеп бирделәр һәм эшне Шамил Касыйм улы Субеевка тапшырдылар. Дөрес, Шамил үзе Мәскәүдә яши, ләкин Мәчәләйдә дә өе бар. Мондый төзек йорт һәм өй авылда бер генәдер, дип уйлыйм. Хуҗасы булдыклы кеше, үз тырышлыгы белән эшләп чыгарды бит барысын да. Бу гаиләнең ярдәме белән авылда бик күп эшләр башкарылды.
Сүз уңаеннан, әтиләре Касыйм Закир улы Мәчәләйдә туган, 7нче сыйныфны тәмамлагач, тракторга утырган. Германиядә хезмәт иткәндә шоферлыкка укып кайткан, колхозга шофер булып урнашкан. Бик төпле бәндә булуын күреп, аны тегермәнгә эшкә алалар. Шәфигулла Булатов белән бергәләшеп тегермәнне төзекләндергәннәр. Шушы оннан пешкән ипине рәхәтләнеп ашый идек атна буе.
Касыйм абый белән Гайшә апа 4 бала үстерделәр, ике малайлары – Таһир белән Шамил институт тәмамладылар. Кызлары фермада контролер-ассистент булып эшләде. Кече малайлары Равил, техникум тәмамлагач, “Востокнефтестрой”да эшләде, өйләнгәч, абыйсы янына Мәскәүгә китте…
Бу гаилә турында бик күп нәрсәләр язарга була. Малайлары Таһир инженер-төзүче булып, бригадалар җыеп, колхоз эшчеләренә өйләр салды, фермалар корды, авылга газ уздыру эшенә дә зур өлеш кертте – үз кулы белән проектлар, эскизлар ясап, халыкка газ кертергә булышты.
Бу гаилә авыл халкына күп игелек күрсәтте. Аллаһы теләсә, Шамил Субеев һәм авыл халкы тырышлыгы белән яңартылган Бәхет юлыбыз да, күперебез дә менә дигән – такыр булырлар.
Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер, бәрәкәтле маллар, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы бирсен иде!
автор: Шамил Мамышев