Домой Главные новости Мәүлед уку Мәчәләйдә

Мәүлед уку Мәчәләйдә

0
Мәүлед уку Мәчәләйдә

14 сентябрь көнне Мәчәләйдә 181 мәхаллә мәчетендә Мәүлед уку бэйрэме уздырылды.
3-4 бригад халкы һәм кунаклыр мәчеттә җыелып салаватлар әйттеләр, Мөхаммәд пәйгамбәрне искә алып, аның тормышы турында сөйләшеп, күп күрәчәкле тормыш юлына, сабырлыгына, өммәте эчен янып – көеп яшәүенә сокланып узләре дә матур итеп шигыйрьлар, Коръән сүрәләрен укыдылар һәм догалар кылып утырдылар.

Укыган Коръән сүрәләре бабай – әбиләрне рухына, вафат булган туганнарны, дусларны, Пәйгамбәребезне рухына быгышланды , барчасына, кем халкыбыздан дога өмет иткән, шуларны рухына багышланды. Урыннары җәннәттә булсын, рухлары шат булсын, дип сорадылар. Шулай ук садакаларга да дога кылдылар, барча садакаларны Ходай кабул итеп, нинди ният белән биргән булсалар, шул ниятләре кабул булсын, дип, Раббыбыздан сорадылар. Халкыбызга исәнлек-саулык, доньяларыбызга тынычлык кайтып, шатлыклы тормыш насыйп булсын иде, балаларыбыз да уз динебездә булып, телебезне – динебезне дәвам итучеләр булсыннар, дип, Ходай тәгаләдән сорап калдылар. Теләкләрне Раббыбыз Ходай тәгалә кабул итсен иде!


Шунысы куанычлы – укыган Мәүледне киләлмәгән очларыбыз халкы да микрофоннар аша ишеп тордылар . Шул бәхетләр – авылыбызда үз Ислам динебездә татар телебездә Мәүледләр, намазлар яңграулары дәвам ителсен иде, авылыбыз озын гомерле булсын, ертлар кешеләр белән тулсын иде, балалар тавышы чыксын, картларыбызга кадердә булып, халкыбызга бәхетле шатлыклы тормышлар насыйп булсын иде! Килэчэктэ дэ Мэуледлэргэ жыелырга насыйп булсын иде!!

Зульфия Таштабанова