Тормышын 180 градуска борды да яңадан яши башлады, диләр кисәк кенә эшен алыштырган кешеләр турында
Мин дә шундый бер кешене беләм. Миңниса Сәетгали кызы Садыйкова 26 ел буе үзе укыган 36 санлы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән (хәзер ул Самараның 137 санлы мәктәбе булып санала). Үз эшен бик яратып эшли, укучылары да аңа шуның белән җавап кайтаралар. Ләкин укытучыларга 25 елдан соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге юкка гына бирелми. 26нчы укыту елында Миңниса да үз тормышын үзгәртергә кирәк, дигән фикергә килә. Яңа Буян авылында өйләре булган, аны дача итеп кулланганнар. Тәвәккәлләп күченергә генә кала.
Авыл тормышына Миңниса башы белән кереп чума. Башта тыныч кына картаерга, дигән уйлар белән килгән булса, тора-бара әнисенең сүзләре дөрес булуы раслана – эштән дә күп нәрсә юк икән анда. Ләкин Миңниса бер минут та үкенми. Тик менә фермер булып китү турында хыялланмаган да иде бит. Хәер, кечкенә чагында авылга экскурсиягә баргач, сыер саву аппаратын тотып төшкән фотосы бар, ә артына “Булачак сыер савучы” дип тә язылган. Язмыш аны монда алып килгәнме әллә?
Инде күченү темасына кайтыйк. Башта яңа гына авыл хатыны булган Миңниса кош-корт үрчетеп карарга була. Ләкин ничектер барып чыкмый – йә агуланып үләләр, йә көзәннәр буып китә.
Бу вакытта Похвистнево районында яшәүче кодаларының сыеры бозаулый. Кодагыйга инде 85 яшь булганлыктан, бозауны Миңнисага китереп бирәләр. “Теләсәң – симертеп суй, теләмәсәң – сыер итеп калдыр”, – ди дә кияү китеп бара. Миңниса, чарасызлыктан, күршеләр буйлап китә, нишләтим мин аны, дип аптырый. “И-и-и, тапкансың кайгы, казык как та болында бәйләп калдыр”, – дигәннәр хатыннар. Хуҗабикә шулай эшли дә. Бер елдан күршедәге үгез аның танасы янына килгәләп йөри башлый. Шулай итеп Миңнисаның йортында беренче бозау туа.
Бар да гади авыл тормышындагы кебек инде. Тик сыер саварга гына аны үз әнисе түгел, күрше хатыннары өйрәтәләр. Итне урнаштыру буенча да проблема юк – әтисе гомер буе базарда сату иткән кеше, Миңниса аңа ярдәм итә иде. Сатып алынган үгез ботларын чабып, сатуга да куя белә. Тик менә сөтне генә нишләтергә белми. Ләкин тырышкан табар, диләр. Тора-бара бу эшкә дә өйрәнә. Шуннан китә инде…
Күршедәге карчык авыргач, аның сыерын, аннан икенчесенекен, өченчесенекен ала. Менә сиңа мини-ферма да булды. Әле дә ярый берничә ел элек революциягә кадәр шушы авылда яшәгән Ушков баеннан колхозга калган ат сараен сатып алган иде. Әмма аңа “күчтәнәч” тә такканнар. Колхозның электр уты өчен түләнми калган 650 мең сум бурычы булган икән. Энергетиклар, фермер хуҗалыгы ачсаң, бушка бирәбез, дигәч, шул ук көнне барып КФХ терки.
Энергетиклар килеп утны тоташтыралар, тик бишенче көнне үк почта тартмасын¬нан бер олау салым түләү кәгазьләре килеп чыга. Ә нәрсәсе белән түләсен ул? Фермасы кәгазьдә генә бит?!
Бераздан аңа Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан шалтыратып, эш башлаучы фермерга 1,5 миллион сум грант акчасы тәкъдим итәләр. Миңниса туганнары, авыл администрациясе, күрше фермерлар ярдәме белән ашыгыч рәвештә документлар җыя. Кияве дә ярдәм итә, әлбәттә. Соңгы минутта диярлек документларны илтеп тапшыралар. Акча урынына йортта ЗИЛ машинасы, трактор җиһазлары, инструментлар һәм… тагын ун баш тана пәйда була.
Менә шул көннән башлап, Садыйкованың хуҗалыгы үсә генә бара. Хәзер аның хуҗалыгында илле баш савым сыерлары, унлап ат, берничә дистә гектар җире бар. Фермерлар үзләре чәчәләр, сөрәләр, печән һәм салам әзерлиләр, ашлык саклагычлары да тулы. Ә күптән түгел Ушковларның ат сарае янында өсте капланган манеж төзеп куйдылар. Анда Миңнисаның оныгы карамагында авыл балалары ат спорты белән шөгыльләнәләр.
Ә алда тагын да күләмлерәк проектлар көтә: борынгы кареталар рәтләрен яңартып кору, 100 баш сыер сыешлы яңа ферма төзү… Садыйкова инде заманча ферма төзү өчен грант та алган. Ләкин инвесторларның берсе үзен сәеррәк тота, шуңа күрә сак булырга кирәк. Хуҗабикә яңа инвесторлар эзләү белән шөгыльләнә. Лаеклы кешеләр табылыр, Аллаһы кушса.
Дөресен генә әйткәндә, ферма булдыру эшләре кәгазьдә язылганча ансат кына бармаган. Грант тик старт капиталы итеп куллану өчен генә җиткән, бөтен чыгымнарны да каплый алмаган. Ул вакытта Миңнисага инде 63 яшь тулган, ә олы кешеләр белән банклар сөйләшергә дә теләмиләр.
“Аякка ныклап басу өчен 5 ел гомер кирәк булып чыкты. Шуннан соң гына җан асрау түгел, үсеш турында да уйланырга мөмкин булды”, – дип искә ала хуҗабикә. Мал азыгын үзләренә үстерергә кирәк булуын аңлагач, берничә дистә гектар җирне арендага алып чәчәләр. Ләкин ул җирләрнең 80 процентын урманнар били. Калган 20 процентында чәчелгән азык үләннәре генә аз булып күренгәч, урманнарны кисеп, төпләрен чыгарырга алынганнар. Ә моның өчен трактор кирәк. Идарәгә барып трактор сатып алуда ярдәм сорарга туры килгән. Нәтиҗәдә, Миңниса өлкән оныгын фермер итеп теркәгән. Аны да колач җәеп каршы алмаганнар, әле яшь, кияүгә чыгар да ташлап китәр, дип бәйләнгәннәр. Йә берәр хата табып, документларны кире кайтарганнар. Өченче мәртәбә баргач кына, ярдәм ала алганнар. Шулай, хуҗалыкта трактор, пресс-подборщик һәм дискатор барлыкка килгән, яшелчә үстерү өчен башка инвентарь да кайтарылган, фермада да яңа җиһазлар пәйда булган.
Менә шулай, кечкенә адымнар белән бер бозаудан зур булмаган производство барлыкка килгән. Ә сөтне кайда урнаштырырга? Җирле базарда да сатканнар, кибетләргә дә куйганнар, сыр ясаучылар да килеп алалар, җәен дачаларда яшәүчеләр дә өзелми. Ләкин барыбер сөт кала. Шуңа күрә мессенджерларда төркемнәр ачып, шәхси хуҗалыклар белән хезмәттәшлек итә башлаганнар. Миңниса үзе заказларны Самара буйлап таратып йөри. Сары май, катык, ряженка аларда гел тәмле һәм яңа гына ясалган була.
Ә Миңнисага шушы көннәрдә 75 яшь тулды инде. Шуңа да карамастан, кызлар кебек гел яхшы кәефтә, чиста-пөхтә киенгән, энергиясе ташып тора. Ул татар булуын да онытмый, туган телендә сөйләшә, бәйрәмнәрдә катнаша. Шулай ук авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә, форумнарда да күренгәли, чөнки бу аның тормыш программасы.
Шунысы игътибарга лаек: хуҗалыкның эше җайга салынгач та, халык авылга кайта башлаган! Стоматолог булып эшләгән кызы Эльмира авыл хуҗалыгы туризмы белән шөгыльләнә башлаган, моның өчен фермада махсус кунак йорты да төзелгән. Каникуллар вакытында монда укучылар да килә, кайчандыр Миңниса кебек, сыер саву аппаратын тотып фотога төшәргә, яңа савып алынган сөт эчеп карарга, дигәндәй.
– Экскурсияләр һәм лагерьлар темасы ничектер үзеннән-үзе туды. Әни сыер фермаларын җиһазландыру белән шөгыльләнә иде. Өч балалы бер танышым класслары белән экскурсиягә килергә теләк белдерде. Шуннан башланды да инде. Башта өч класс килеп китте, алар артыннан башкалары да кузгалды. Әни, укытучы буларак, ферманы, сыерларны һәм атларны күрсәтеп йөри. Ә балалар ниндидер җитди сораулар бирәләр, аларга барысы да кызык икән бит! Мин үзем дә мондыйны көтмәгән идем. Әле бит биредәге биналарның да үз тарихы бар, шуларны да сөйлибез.
Ушков турында материал җыя башладым инде. Интернетта казынган арада экскурсоводлар курслары турында игълан күреп алдым. Бәлки алар Ушков турында берәр нәрсә беләләрдер дип, шалтыраткан идем, кызып китеп, курсларга да язылдым. Хәзер инде мин экскурсовод та. Бу эшкә шулкадәр вакытымны сарыф итәрмен, дип һич тә уйламаган идем. Менә шулай, әниемнеке кебек үк минем дә тормыш курсым үзгәрде дә куйды, – дип сөйли Эльмира ханым.
Шулай итеп, сөт фермасы, ат абзары, перспективадагы кареталар рәтләре гаилә бизнесына әверелгән. Бу эш аларга күпме шатлык, канәгатьләнү хисләре тудыра. Ә уйлап карасаң, халыкта мондый тормыш рәвешен бәхет дип атыйлар.
БЕЛЕШМӘ: Константин Капитонович сәүдәгәр Ушковларның иң күренекле шәхесе. Алар Россиядәге химия заводлары хуҗалары буларак танылганнар. XIX гасырның 90нчы елларында Яңа һәм Иске Буян авыллары аларныкы булган.
Ширяево, Торновое, Гаврилов һәм Бахилов аланнары, Рождествено авылындагы зур йорт Константин Ушков һәм Мария Кузнецованың туена бүләк ителгән биләмәләр.
Автор: Сәгыйть Татаринков