Татарстан республикасы, Омск өлкәсе хөкүмәтләре һәм битараф булмаган кешеләрдән барлыгы ун миллион сум акчалата ярдәм җыелган.
Автор: Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард.татар» проекты Омск өлкәсе Большереченский районының Каракүл авылы янгынында зыян күрүчеләргә ярдәм акциясенә старт биргән. «Миллиард.татар» сайтында Каракүл авылы тарихы, янгын турында аерым сәхифә һәм ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар бар.
«Миллиард.татар» проекты журналисты Тимур Рәхмәтуллин бер ай элек Каракүл авылына барган. «Кайбер мәгълүмат чараларында авылны тулаем янып беткән дип яздылар. Ярты авыл гына янган дип әйтү дөресрәк булыр. Анда янгыннан калган көл бар иде, чөнки торф күп. Авыл халкы көченнән килгәнчә үзләре йортлар сала башлаган», — дип сөйләде ул.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат сәркатибе Булат Ибраһимов әйтүенчә, янгыннан зыян күрүчеләргә Татарстан хөкүмәте 3 млн, Омск өлкәсе хөкүмәте 2 млн акча күчергән. Барлыгы ун миллион сум җыелган.
«13 июльдә Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Каракүл авылында булып кайтты. Хәзерге вакытта анда төзелеш эшләре бара. Васил Гаязович янә сентябрьдә сәфәр кылырга җыена, биредә авыл бәйрәме узачак», — диде ул.
Ул «Миллиард.татар» тарафыннан башланган акцияне уңышлы дип бәяләде. «Йорт белән генә бетми, тормыш итәр өчен башка кирәк-яраклар да бар — читәннәре дә, маллары да кирәк. Аллага шөкер, вафат булучылар юк. Иң мөһиме — авыл кешеләре башка җиргә күчеп китмәде», — диде Булат Ибраһимов.
«Татарстан ягыннан да, Омск хөкүмәтенең һәм, гомумән, татар халкының бердәм булуы шатландыра. Бу вакыйгага битараф булмаган башка кешеләр дә акча җыйды. Алар арасында йөз ел элек шушы авылдан күченеп киткән гаиләләрнең нәсел дәвамчылары бар — хәзер Төркия, Австралия, Финляндиядә яшәүчеләр. Милләттәшләребез тарихи ватанына ярдәм кулы сузды», — дип искәртте ул.
Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина һәм Омск өлкәсенең «Мәдәният» татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде.