9 Май – Җиңү көнендә сугыш ветераннарын искә алу, аларның портретларын күтәреп, мәйданнарга чыгу, батырлыклары турында сөйләү гадәте бар. Безнең гаилә тарихында да сугышта катнашып, җиңү яулап кайткан, дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнгән ветераннар бар. Шуларның берсе – Илһамия әбиемнең әтисе, ә минем карт Сәгыйть бабамның бертуган абыйсы Исламнур Фәсах улы СӘЛАХОВ. Мин аны бабам дип атасам, бер дә ялгыш булмас, чөнки ул әбием нәселенең бер тамыры.
Исламнур бабай Камышлы районының Иске Ярмәк авылында 1925 елда дөньяга килә. Фәсах һәм Гыйльмениса Сәлаховлар гаиләсендә барлыгы биш бала туа – Гатаулла, Сәлимә, Исламнур, Ярулла һәм Сәгыйть. Ул елларда тормыш бик кыен була, эшнең авыры яшүсмергә дә эләгә: көтү көтү, печән чабу, җир сөрү, урак уру, йорт һәм өй эшләре…
Исламнур абый кечкенәдән балалар арасында җитез, тырыш, уңган малай булып үсә. Немец фашистлары Советлар Союзына каршы сугыш башлагач, халыкта дошманнарга карата нәфрәт уяна. Ир-егетләр илне фашист илбасарларыннан азат итү өчен, дәррәү кубып, сугышка китә башлыйлар.
Башта, 1941 елда, иң олы абыйлары Гатаулла сугышка алына. Исламнур бабама унсигез яшь тулгач, ул военкоматка үз теләге белән бара да сугышка китәргә теләге булуын белдерә. Аны 1943 елның 4 январенда 17нче механикалаштырылган Петроковский гвардиясенә беркетәләр. Кызыл Байрак, Суворов, Кутузов орденнары белән бүләкләнгән данлы гвардия Украин фронтында сугыша. Исламнур Сәлахов 2нче мотоукчылар батальонында сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Исламнур бабабыз, дошманны куып Германиягә кадәр барып җиткәнче, күп мәртәбәләр батырлык мисаллары күрсәтә. Мәсәлән, 1945 елның 20 апрелендә Шварце-Пупис авылы янында Исламнур Сәлахов командалык иткән миномет бригадасы 10 немец солдатын һәм офицерын юк итә һәм 2 ут ноктасын бастыра. Шул рәвешле безнекеләр авылга бәреп керәләр һәм, дошманны миномет утына тотып, башка отрядларга штурмга күтәрелергә мөмкинлек бирәләр. Немец колонналарын тар-мар иткәндә, Сәлахов командалык иткән миномет батальоны 3 автомашинаны сафтан чыгара, 45 немец солдатын һәм офицерын юк итә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ул 1944 елда «Батырлык өчен» медале, «Кызыл Йолдыз» ордены, «3 дәрәҗә Дан ордены» белән бүләкләнә.
Сугыш беткәннән соң Исламнур бабай туган авылына кайта, Флюра исемле Уфаның иң чибәр кызы белән тормыш корып җибәрә. Бу вакытта Сәлимә апасы Төркмәнстанга эшкә киткән була. Исламнур бабам да, гаиләсен алып, Тахта Базар шәһәренә китә. Аларның 3 баласы туа – ике кыз һәм бер малай. Балалары үсеп таралышкач, хатыны вафат булгач, бабам малае янына Мәскәүгә барып урнаша.
1998 елда ул туган нигезен, ата-бабаларының, бертуган абыйларының зиратын күрергә кайта. 2011 елның маенда Исламнур бабабыз безнең арабыздан мәңгелеккә китә. Ул Мәскәүнең татар зиратында күмелгән.
Мин бабамны фотосурәтләрдән генә күрсәм дә, әбием сөйләгәннәрдән аның турында бик күп истәлекләр беләм. Сугышта катнашкан Гатаулла, Исламнур, Ярулла (ул хәбәрсез югалган) бабаларым белән чиксез горурланам. Шулай да дөньялар тыныч булсын, илебез чикләрен бозучылар булмасын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын, балалар ятим калмасын, дип телим.
Ләйсән КӘРИМОВА,
«Яктылык» мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.
Бердэмлек