– Ак көннәр уразасы ул нәрсә?
– Ак көннәр дип һиҗри календарьдагы һәр айның 13, 14 һәм 15 көннәре әйтелә. Дөресрәге, 13, 14, 15 нче төннәр. Ни өчен дигәндә, ул төннәрдә ай тулы була. Һәм шул көннәрдә нәфел уразасын тоту сөннәт булып тора. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Әбү Зәрр исемле сәхәбәгә: “Әй, Әбү Зәрр, һәр айда өчәр көн ураза тота калсаң, 13, 14 һәм 15 нче көннәрендә тот”, – дигән. Бу Аллаһ Илчесенең сөннәте булып санала.
– Ишрак намазы ничек укыла? Ул нинди намаз?
– Ишрак намазы – кояш чыгып 20 минут үткәннән соң укыла торган ике рәкәгатьле нәфел намаз. Махсус “ишрак намазы” дигән исем искә алынмаса да, аның тәртибе, рәвеше турында кайсыбер хәдисләр бар: “Кем иртәнге намазны җәмәгать белән мәчеттә укыса, аннары кояш чыкканчыга хәтле Аллаһны зекер итеп утырып торса һәм кояш чыкканнан соң торып ике рәкәгатьле нәфел намазын укыса, ул кешегә тулы булган, тулы булган, тулы булган (өч тапкыр кабатлый) Хаҗ һәм Гомрә әҗерләре бирелер”, диелә. Исеме искә алынмаганлыктан ул намазны кайсыбер галимнәр доха намазына керткәннәр. Чөнки доха намазы – кояш чыгу һәм зәүәл арасында укыла торган нәфел намаз булып тора.
– Мәет булган йортта көзге каплау гадәте бар. Ул дингә каршы килмиме?
– Халыкта таралган әлеге күренешнең тамыры борынгы замандагы мәҗүсилеккә барып тоташа. Янәсе, мәетнең өендәге көзгегә карасаң, бакый дөньяга караган кебек буласың, һәм аннан сиңа зыян салырлар дигән ырым-шырым булган. Мондый ырым-шырым динебезгә каршы килә. Моны хәтта православие руханилары да инкарь итәләр. Динебез безгә “бар нәрсә Аллаһның тәкъдире белән” дип өйрәтә. Һәм ахирәткә күчү дә бары тик кешенең көзгегә каравы белән түгел, ә үлеме белән генә булыр, диелгән.
– Күп еллар элек кабер ташына мәрхүм булган туганыбызның сурәтен уетып ясаткан идек. Ул вакытта динне белми идек, дөрес эшләмәгәнбез. Хәзер аны алыштырырга кирәкме?
– Кабер ташларына сурәт кую динебездә хупланмый. Мөмкинлегегез булса, алмаштырыгыз.
– Дүрт ай элек өйдән чыгып киткән ирем белән кабат бергә яши башладык. Безгә никахны яңартырга кирәкме? Никах өзелүнең билгеле бер вакыты бармы?
– Ир белән хатынның гаилә коруы никах белән башланырга тиеш һәм талак белән генә таркала. Яшәү дәверендә булган сүзгә килүләр, гауга-талашлар никахка тәэсир итми. Иллә мәгәр ире “талак сиңа” дип әйтсә генә гаилә таркала. Әгәр ирегез талак бирмичә, аерым дүрт ай яшәгәнсез икән, никахны яңадан укырга кирәк түгел. Ә инде “никахны яңарту” дигән сүз гомумән дөрес түгел. Никах ул йә бар ул, йә юк. Искереп, яраксыз хәлгә килми.
– Урамга ислемай сибенеп чыгу гөнаһ, диләр. Ни өчен гөнаһ булуын аңлатсагыз иде.
– Ислемай куллану динебезнең бер әдәбе булып тора. Мөселман кешесе тир исе һәм башка ят исләрдән сакланырга тиеш. Ләкин хатын-кызларга ислемайны бары тик өендә, гаиләсе, якын туганнары янында гына кулланырга рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисләрендә хатын-кызның ясанып, бизәнеп-сөртенеп урамга чыгуын тыйды. “Аллаһка табынучы хатын-кызларны мәчеткә барудан тыймагыз. Әмма ләкин алар ислемай сөртмичә, тәмле исләр аңкытмыйча чыксыннар” диелә. Икенче бер хәдистә хәтта “әгәр урамда хатын-кыз сибенгән ислемай исен чит ир сизсә, ул хатын кыямәт көнне җәннәт исен татымас” диелә.
Ни өченме? Хатын-кыз гүзәллек иясе, тыйнак булырга һәм үзенең гыйффәтлеген, бизәнү-матурлыгын бары тик хәләл җефете өчен сакларга тиеш.
– Дин әһелләренә соравым бар иде. Биш вакыт намаз дибез. Ястү намазында дүрт фарыз, ике сөннәт. Ә витр намазы алтынчы вакыт намаз булып чыгамы? Алай дисәң, биш вакыт түгел, алты вакыт намаз диярләр иде бит. Кайбер мәсхәбләрдә витр намазы укымаганнарын беләм.
– Биш вакыт намаз дигән сүз бары тик фарыз хөкемендә булган намазларга кагыла. Ул иртәнге намазның 2 рәкәгатьле, өйләнең 4 рәкәгатьле, икенденең 4 рәкәгатьле, ахшамның 3 рәкәгатьле, ястүнең 4 рәкәгатьле фарыз намазлары булып тора. Ләкин бу фарыз намазларыннан тыш без укый торган намазлар бик күп: ястүдән соң ваҗиб хөкемендәге витр намазы, шулай ук сөннәт намазлары: доха, тәһәҗҗүд, тәравих башка нәфел намазлар… Санап китсәң, аларның саннары ун яки егерме генә түгел, тагын да күбрәк булачаклар. Шуңа күрә витр вәҗеб намазын алтынчы намаз дию дөрес түгел, ягъни ул фарыз намаз саналмый. Әйткәнемчә, витр хәнәфи мәзһәбендә ваҗиб булып санала.
– Ваҗиб дигәнгә дә ачыклык кертсәгез иде.
– Ваҗиб гамәл ул – үтәлергә тиешле булган мәҗбүри гамәл. Аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була.
– Чит кеше синең өеңдә савыт-саба юарга, өй җыештырырга ярамый диләр. Ни өчен икән?
– Ник ярамасын, ярый. Әгәр кешенең хезмәтче яллап өен җыештырырга матди хәле җитә икән – ялласын.
– Намазда кыска дога урынына “Аятель көрси” укырга ярыймы?
– Намазда “Фатыйха” сүрәсен укыганнан соң кимендә өч аятьле кыска сүрәне яки бер озын аятьне укырга кирәк. Бу урында “Аятел-көрси”не укысагыз дөрес булыр.
– Харис иблис исеме икән. Аны яңа туган балага кушарга ярыймы?
– Чыннан да, кайсыбер галимнәребез, Иблиснең бер исеме Харис, дип язалар. Ләкин Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дигән: “Аллаһка иң сөекле булган исемнәр Габдулла белән Габдерахмандыр. Ә иң тугры исемнәр – Харис белән Һәммәмдер”. Димәк, Пәйгамбәребез Харис исемен иң тугры исем дип атады икән, бу исемне үз балаңа кушырга ярый дигән сүз.
– Дуңгыз тиресеннән тегелгән аяк киемен кияргә ярамый, диләр. Ул эшкәртелгән буладыр бит?
– Дуңгыз тиресе, ите, мае һәм башка бөтен әгъзалары нәҗес һәм ашарга, кулланырга тыелган булып санала. Бу хакта Коръәндә аятьләр бар. Дуңгыз тиресенең нәҗес, харам булганлыгы тире чистарту белән бетми, шул тыелган халәттә кала.
Фото: ru.freepik.com
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан