Домой Культура Нишләп болай булдык әле?

Нишләп болай булдык әле?

0
Нишләп болай булдык әле?

Нишләп болай булдык әле?

Татар телен саклап калу темасы көн кадагында

«Бердәмлек» газетасында «Милләтебезне нәрсә яшәтә» һәм «Иң матур чәчәгебез сула» дип аталган мәкаләләр басылып чыккан иде. Анда туган телебезне өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш дигән фикер бар. Мин аның белән килешеп бетмим. Шуңа күрә газетага үз фикеремне язарга булдым.

Эшне гаиләдән башларга дигән фикерне инде күптән, 25 еллар чамасы алга сөрәләр. Шуның нәтиҗәсендә шушы хәлгә килеп җиттек тә инде, чеп-чи татар авылларында балалар русча сөйләшеп йөриләр, 70 процент татарлар үз телендә укый да, яза да белми. Үзләре дә ана телен белмәгән ата-аналар балаларына ничек туган телен өйрәтсеннәр инде? Элек Татарстанның үзенә дә үрнәк булырлык Гали авылы бакчасында сабыйлар русча сөйләшә башлагач, без “кызыл линия”гә килеп җиткәнбез бит, ләбаса!

Мәктәптә бөтен фәннәрне һәм чит ил телләрен укыту кем бурычы? Хөкүмәт бурычы. Алайса, ник туган телләрне укыту бурычы да аныкы түгел? Фәннәрне балага өйдә укытучы ата-аналар бик сирәк. Моның өчен 5 ел институтта укып, югары белем алырга кирәк. Алай булгач, ник соң әле без балага туган телен өйрәтүне махсус белеме булмаган ата-аналарга йөклибез? Кухня теле дәрәҗәсендә генә ана телен белгән балалардан татар язучылары, шагыйрьләре, композиторлар чыгармы соң? Һәркемнең үз бурычы.

Хөкүмәт ярдәме белән мәктәп балага тулы белем бирергә тиеш. Шул исәптән, һәр баланың үз туган теле буенча да. Гаилә исә баланы тукландыра, киендерә, уңышлы уку, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыра, ә укуында ярдәм кирәк булганда гына катнашырга тиеш.

Нинди сәбәпләр татар халкын шушы көнгә китерде?

  1. Оптимизация. Районда 2 – 3 мәктәп кенә калдырып, шул мәктәпләргә бөтен авыллардан төрле милләт балаларын җыеп, русча укыталар.
    Искәрмә: оптимизациягә кадәр һәр бала 5 – 8 сыйныфка кадәр үз авылы мәктәбендә үз телен укый иде. Сыйныфта бер генә бала булса да, ул үз телен өйрәнергә хокуклы иде. Һич булмаганда, бер укытучы берничә сыйныфны бергә җыеп укыта иде.

  2. Авылларда эш юк. Кешеләр бераз булса да акча эшләү өчен асрамага бала ала башладылар. Тик никтер татар гаиләләренә рус балаларын тәкъдим итәләр. Алар аркасында мәктәптә рус теле дәресләрдә генә түгел, коридорларда да, урамнарда да яңгырый башлады. Хәтта концертлар һәм төрле чаралар да рус телендә бара. Янәсе, рус балалары аңламас, кимсенмәсеннәр, дип. Ә татарларны кимсетергә, туган теленнән, татар җырларыннан биздерергә ярый булып чыгамы?

    Искәрмә: Камышлы районының Иске Ярмәк авылында үткән гасырның 60нчы елларына кадәр балалар йорты бар иде. Мин шул балалар белән укыдым, күбесе татар балалары иде. Ул заманда татар авылына татар балаларын китерергә тырышалар иде. Ә хәзер рус балаларын китерәләр.

  3. Татар баласына туган телендә югары белем алу өчен шартлар юк.

    Искәрмә: 90нчы елларында Самараның педагогия институтында татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерли торган татар төркеме бар иде. Анда профессор Шамил Мәхмүтов эшләде. Шулай ук 135 санлы балалар бакчасында татар балалары өчен махсус төркем ачкан идек. Аннан соң «Яктылык» мәктәбен ачуга ирештек. Ул «Школа с углубленным изучением отдельных предметов» дип атала. Тик аны «С поверхностным изучением» дип язсак, дөресрәк булыр иде. Мәктәп ачылганда 8 сыйныфка кадәр бөтен фәннәр дә татар телендә укытылыр, дип өметләнгән идек. Ә хәзер күрәм, бу күз буяу гына. Ана теле турында сүз чыкканда, руслар миңа: «Сезнең үз мәктәбегез бар», – диләр. «Анда атнасына 28 сәгать рус теле, ике сәгать татар теле укытыла», – дигәч, авызлары ябыла.
    СССР заманында Куйбышевның Физкультурная урамында эшләп килгән 88 санлы мәктәп «С английским уклоном» дип атала иде. Анда бөтен фәннәр дә инглиз телендә укытылды. Менә бу чыннан да «Школа с углубленным изучением» була инде. Аның директоры – Социалистик хезмәт герое иде.
  1. Россиядә тик рус халкы гына яшәргә тиеш дигән фикер, заманасына карап, йә көчәеп китә, йә сүрелә төшә. Хәзер көчәйгән чагы. Менә зур трибуналардан «Россия – күпмилләтле ил» дип сөйләргә яраталар. Берничә ел элек Татарстанда яшәүче бер хатын туры элемтә вакытында ил башлыгына Татарстанда рус телен кысрыклыйлар дигәч, эш прокурорга барып җиткән иде. Бөтен мәктәп директорлары, укытучылар, елый-елый эшләреннән чыга башладылар. Менә шулай рус теле саклана. СССРның элеккеге республикаларында рус мәктәпләре эшләп килә, ә без туган телебезне факультатив рәвешендә өйрәнергә мәҗбүр булабыз. Ни дисәң дә, туган телләрне саклап калу хөкүмәттән тора: аның өчен тиешле кануннар чыгарырга, Дәүләт мәгариф стандартларына (Государственный стандарт образования) өстәмәләр кертеп яфаланырга, татар теле укытучылары әзерләргә, сәгатьләр бирергә кирәк…
  1. Татарлар Казанга карыйлар һәм ярдәм көтәләр. Бер Татарстан гына бөтен Россия татарларына ярдәм итә алмый. Мәсәлән, без Самара өлкәсендә эшлибез һәм салымнарны түлибез. Ул, тигез рәвештә бүленеп, туган телебезне укыту, Сабан туйлары кебек чараларны уздыру өчен бөтен халыкларга да бирелергә тиеш. 90нчы елларда Самара өлкәсендә «Возрождение» дип аталган программа буенча милли оешмаларга бюджеттан акча каралган иде. Шул программаны кайтарырга кирәк, дип уйлыйм.

  2. Катнаш никахлар. Татар егете рус кызына өйләнсә – балалары урыс, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса – тагын урыс. Үз милләтеңдәге кеше белән гаилә корырга кирәк.

  3. Хәзер татарлар арасында Индус Таһиров, Марат Мөлеков, Фәндүс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова кебек шәхесләр кимеп бара. Россия киңлекләрендә хәтта татар оешмалары җитәкчеләре дә яхшылап татарча сөйләшә белмиләр. Азат ага Надиров кебек милләтпәрвәрләребез картая шул…

  4. Туган телеңне белү көндәлек тормышка да бәйле. Татарлар арасында яшәсәң – татарча беләсең, руслар арасында яшәсәң – онытасың. Шәһәрдә яшәгән татар ана телендә бер сүз әйтергә теләсә, башында башта русча варианты, аннан соң гына татарчасы туа. Ә кайвакытта тәрҗемәсе искә төшми дә.

    Искәрмә: шәһәргә укырга килгәч, укытучылар миннән: «Син җавапны башта татарча әзерләп, аннары русчага тәрҗемә итәсеңме?» – дип сорыйлар иде. Ә хәзер – киресенчә…

  5. Элгәре татар теле белгечләре авылдан чыга иде. Хәзер алар саны саега, мөмкинлекләр кысыла, заманалар үзгәрә бара. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда берничә тел югала. Туган телебезне өйрәнүне гаиләгә генә йөкләп, әдәби татар телен югалтмасак иде.
  1. Һәр ата-ана баласына тулы белем бирергә тырыша. Ләкин хөкүмәт шундый шартлар куя, рус телен камил белмәсәң, югары уку йортына керә алмыйсың. Шуңа күрә туган телебезне саклап калу өчен балалар бакчасында һәм мәктәптә 5 сыйныфка кадәр бөтен фәннәр дә татарча укытылырга тиеш. 8 сыйныфка кадәр булса, тагын да яхшырак.

Хәлләр хәзер үк яхшы якка үзгәрмәсә, татар телебез урынына, мирас булып, бабайның түбәтәе һәм әбинең калфагы гына калачак.

Әсфәндияр Валитов