Домой Жизнь татар Нишләттегез авылны

Нишләттегез авылны

0
Нишләттегез авылны
fishki.net

Күптән түгел интернетта «Күңелгә хуш авылым» бәйгесе булды. Авыл турындагы әлеге язма шушы бәйге кысаларында язылды. Аны язып бетердем дә, үзалдыма елап утырдым. Чынлап та авыллар шәһәрләшеп бетсә нишләргә кирәк? Сез дә минем уйларымны укып карагыз әле…

Авыл уртасындагы тал төбендә уянып киттем. Кирәк бит, әй, ничек монда калганмын мин? Талы таныш, авылы безнекеме соң моның? Әй, кая эләктем мин? Сәгать ничә ул? Җавап бирүче юк… Кара, кара, күперне нишләткәннәр! Ике полосалы иткәннәр түгелме? Казанныкында “М” басып торса, монда “Ш” утыра. Күпер тирәсе шау чәчәк, әллә нинди ят агачлар. Айдар абый каршындагы ишелгән ярны ничек шәп итеп эшләп куйганнар. Баскычлар, су буенда балалар өчен уен мәйданчыгы, кызыныр өчен ком җәйгәннәр… Балалар чыр-чу килә. Каян чыккан моның кадәр бала-чага? Кызу-кызу түбән очка атлыйм. Парк! Монысының булачагын белә идем. Ничек матур булган! Эскәмияләрен кара, яшьләр өчен зур йөрәк ясап куйганнар. Фаил эшедер. Мөгаен, туйларда монда киләләрдер. Бөтен өйләр төсле калайга төрелгән, һәр капка төбендә фонтан, асылмалы эскәмияләр, Кибетләрне күр син! Үзйөрешле кәрзиннәр анда. Товарыңны аласың да, утырып әйләндереп кайтасың. Кай арада эшләгән боларны Мәлик абый? Атлап барган юлым да кап-кара асфальт. Урамда бер чүп әсәре юк, юл читләрендә кычыткан, әрем үсми, бары тик чәчәк тә чәчәк. Балалар бакчасы өч катлы, мәктәп ике катлы! Чеметегез әле мине. Бу чынлап та безнең авылмы соң? Мәктәбен салырсың да ди, ә баласын каян алырсың? Әллә шәһәргә киткәннәр кире кайтып беткәнме? Ахры шулай, менә бит, бу урында кемнәрнеңдер иске йортлары иде. Алар кайда? Алар урынында хан сарайлары тора. Кызыксынуны җиңеп булмады. Югары очка йөгердем. 20-30 метр йөгердемме икән, арттан кычкырталар. Карасам, автобус! “Түбән оч – Ферма” дип язылган. Ышанмыйм, булмас! Каян килсен, кем бирсен! Бушлай йөртә ди! Алай да утырдым. “Мине Сәйдәшләр турысында калдырыгыз әле”. Төшеп калган җиремне танымыйм. Гараждагы иске техника урынында өр-яңа техникалар тезелеп тора, исәбе дә, саны да юк! Кем эшләсен боларда?! Әллә болар муляжмы икән?  

Сөбханалла, ферма шушымы? Бу бит үзе бер шәһәр. Авыл башында сыерлар шәһәре! Кая монда тирес исе, тирес үзе? Монда да чәчәкләр, фонтаннар. Терлекчеләр, механизаторлар өчен ачык кафе эшли. Кызлар ак рубашка, зәңгәр чалбарлардан, башларында яулык. Яулыклары үзебезчә чөеп бәйләнгән, шөкер. Йа, Хода, мин үземнең өйгә кайтырга да куркам. Аны танымый йөрсәң нишләрсең. Алай да тәвәккәлләдем. Харис чатын борылуга иске тегермән күзгә чалынырга тиеш. Юк ул. Аны яңартканнар, хәтта эшләп тә тора. Әллә нинди пакетларга тутырылган он төяп яталар. Төяүләре дә инде, ниндидер җайланма аркылы капчыклар арбага урнашып тора. Орлык склады яныннан үтәм, анысы да өр-яңа. Пыяладан, кайсы бүлемдә нинди ашлык икәне аерымачык. Фантастика! Теге кыш буе ашлык ашаучы күселәрне күзәтеп йөрербез микәнни? Өйгә кереп әйләнеп чыктым. Таныш та, таныш та түгел кебек. Кул һәр нәрсәне таба, нәрсә кирәк булса шул бар. Хәтта кемдер мичтә коймак пешергән. Мичкә сөялгән табагачны күргәч сулкылдап елап җибәрдем. Нишләгән безнең авыл, табагач? Безнең авыл мондый түгел иде бит. Ят бит бу, җылысы юк бит бу авылның. Нинди җил искән безнең авыл аркылы? Авыл исе килми бит бу авылдан, әллә нинди таш курчак кебек. Юл кырыйларында кыркылган үлән, күч-күч чәчәкләр. Ник бер тигәнәк, кычыткан, рәхәтләнеп иснәрлек әрем булсын. Тигәнәксез авыл авыл мени ул! Фермасыннан тирес исе килеп тормагач, кешеләрнең бакча артларында, печәнлекләрендә печән, салам булмагач, нинди авыл булсын ди бу! Нишләткәннәр безнең авылны?!  

Табагач шунда мичкә сөялгән килеш калды. Урамга чыгып, су буена юнәлдем. Моннан көтү йөри иде, ә хәзер киң сукмак читләренә чәчәк утыртылган. Су буе шыр ятим, ник бер каз-үрдәк күренсен, ник бер арканлаган мал булсын. Урман юлына таш сукмаклар салынган, әллә нинди ят чәчәкләр утыртылган.  

Кая безнең авыл? Бу таш юллар, тимер күлмәкле өйләр, шәһәр-ферма арасында ничек яшәргә кирәк? Ул сандугач нәрсәгә шатланып сайрар соң, гомумән, аны тыңлаучы бармы? Кем инде урманга таш сукмактан чит ил чәчәге иснәргә менсен?! Рәхәтләнеп егыла-егыла, әремнәргә, башка үләннәргә тотынып менмәгәч… Миңа бу авыл ят иде. Зур күпердән туктаусыз үткән машиналарга озак карап утырдым. Димәк, шәһәрләшкәнбез. Димәк, килешәсе генә кала. Артыгын кыланганбыз. Без хәзер авыл дип санала да алмыйбыздыр бәлки.  

Утырган җирдән генә чирәмгә аудым. Елыйсы килә… Ела соң, кем тыя. Кычыткан! Әллә син исәнме, каян болай берүзең кала алдың, ничек сине күреп, тамырыңны корытмадылар? Кая куйганнар минем читән коймамны, ник тигәннәр ул тегермәнгә? Менә кара су буен, кая монда аркандагы бозаулар? Хәтта бакалар кычкырмый. Кая әнә теге якта тал төбендә ел да биби саклаучы апалар? Бөдрә талларны кара, чит илдәге кебек тигезләп, түгәрәкләп кисеп куйганнар. Мондый авыл булмый бит, нишләткәннәр бу авылны?! Ясалмалыктан, купшылыктан тын кысыла бит. Кая монда җанны җылыта торган җирләр? Авыл, бигрәк тә безнеке мондый була алмый. Каян табыйк үзебезнең авылны, кычыткан, ә?  

Кычытканга сузылган кулларым өтәләнүдән уянып киттем. Куллар ут яна. Таныш бүлмә. Үземнеке! Ә авыл? Сәгатькә дә карап тормый тышка йөгердем. Аяк астында чыклы чирәм, койма буеннан кычыткан елмая. Әдһәм абыйның әтәче кычкыра. Казан астына яккан морҗасыннан төтен күтәрелә, тәмле каен утыны төтене исе килә. Раушанның сыеры тавыш бирә. Терлекчеләр велосипедларына утырып эшкә киттеләр. Фаиз трактор кабызды. Раиф абыйга кичтән печән кайткан икән. Тегермән дә шул килеш, амбар да… Бер генә яклы күпердән сөт машинасы үтте… Су буенда таллыкта сандугач сайрый… Тагын елыйм, бу юлы авылны “тапкан” шатлыктан. Карале әй, авыллы килеш авылсыз кала яздым бит. Төшләрен әйтер идем. Авыл ул авылча булырга тиеш. Аңа купшылык артык хас түгел. Шуңа күрә ул кала дип түгел, ә сала дип атала. Әтәче кычкырмаса, көтүе чыкмаса, агач, читән коймалары, печән эскертләре, әрекмән-кычытканнары, су буен яңгыраткан казлары булмаса нинди авыл инде ул!  

Авыл ул җаныңны иркәләп, җылытып торырга, юксынып озатырга, шатланып каршы алырга тиеш. Син үзең дә аны нинди генә гади булса да яратырга бурычлы. Син аның суын эчеп, аның урамнарында эз калдырып үскәнсең, аның һәр сукмагы синең эзләреңне хәтерли.  

Ә менә ике катлы мәктәп, өч катлы балалар бакчасы калса да яраган булыр иде. Бер кайтканнар кире китмәсләр иде бәлки, киткәннәр генә бик кайтмый ла… Мин бүген йокларга ятарга куркам әле, теге төш кереп тагын авылсыз калырмын кебек. Ә мин авылсыз яши алмыйм. Үзебезнең авылсыз…  

Лилия ГАРИФУЛЛИНА.

Балтач районы, Көшкәтбаш авылы