Домой Главные новости «Острые козырьки» сериалын татарча «сөйләштерергә» җыеналар

«Острые козырьки» сериалын татарча «сөйләштерергә» җыеналар

0
«Острые козырьки» сериалын татарча «сөйләштерергә» җыеналар

Димәк, бик тиздән яраткан сериалыбызны татар телендә карарга мөмкин булачак?

Бер төркем волонтерлар Steam платформасында Tamagoneko уенын татар теленә тәрҗемә итте. Бу – Тукай теленә тулысынча тәрҗемә ителгән проектларның берсе.

Tamagonekо – компьютер уены, анда катнашучы ак ата мәче ролендә качкан йомыркаларны эзли. Уенда татарлар белән бәйле кызыклы урынның берсе – серле костюмнар арасында түбәтәйнең дә булуы. Аны кигән персонаж татар флагы рәвешендә эз калдырачак.

Уенны тәрҗемә итүче егет – тумышы белән Алабугадан булган, автосалонда эшләүче Газиз Фәттахов. Аның әйтүенчә, моңа кадәр башка уеннарны тәрҗемә итү уе булган, әмма бу өлкәдә тәҗрибә булмау сәбәпле, аны үтәве авыр тоелган. Бу эшкә ике атнага якын вакыт киткән. Тәрҗемә ителгән текстның гомуми күләме – 1 меңгә якын гыйбарә. Әмма,  тәрҗемә итүе түгел, ә уен процессында әзер версияне тикшерү иң катлаулысы булган.

– Шулай да Tamagoneko уенына килгәндә, аның авторлары үзләре бу уенны татарчага тәрҗемә итү тәкъдиме белән чыкты. Мин, әлбәттә, ризалаштым, – дигән ул  «Миллиард.Татар»ка. 

Моңа кадәр ул чит ил фильмнарын, мультфильмнарын тәрҗемә итү һәм тавышландыру белән шөгыльләнгән. Команданың планында – «Острые козырьки» сериалын татарча «сөйләштерү».

https://idel.top