Домой Жизнь татар Татары в регионе Печән өсте тик бер вакыт – үзе бер бәйрәм төсле…

Печән өсте тик бер вакыт – үзе бер бәйрәм төсле…

0
Печән өсте тик бер вакыт – үзе бер бәйрәм төсле…

Авылларда кышкылыкка әзерлекнең кызган чагы

Быелгы җәй безнең якларда матур килде. Печәне дә уңды, җир җиләге дә тәгәрәп җыярлык иде. Кайсы авылга барып кермә, каршыңа печән төргәкләре төягән машиналар, тракторлар очрый. Руль артында утырган хуҗаларның йөзендә канәгать елмаю күреп, сөенеп куясың.

Похвистнево районының Яңа Мансур авылы басуында крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Салихҗан улы Шәмсетдинов үзе чәчеп үстергән печәннәрне төргәкләргә төреп йөри.

– Мин элек колхозда механизатор булып эшләгән идем. Хуҗалык таркалгач, төрле эшләрдә эшләп карадым, берсе дә күңелемә хуш килмәде. Аптырасам да, йөдәмәдем, үз хуҗалыгымны булдырдым, күп итеп терлек үрчетә башладым. Трактор сатып алгач, җир кишәрлегемдә арпа, бодай һәм терлек азыгы чәчеп үстерергә мөмкин булды. Шулай тормышыбыз алга китте.

Ләкин тормыш сынаулардан тора бит ул. Коръән мәҗлесе үткәргән көнне өебезгә яшен атып, янды. Хөрмәтле поселение җитәкчеләренә, авылдашларыбызга, туган-тумачаларга һәм бизнес белән шөгыльләнүче киявебез Рамил Гыйззәтуллинга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Шушы игелекле кешеләр ярдәмендә төзелгән яңа өебездә Яңа ел бәйрәмен каршылау бәхетенә ирештек. Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын иде!

Басуда кибеп яткан печән покосларына карап, ирексездән үткән тормыш искә төшә. Хәзер техника заманы, кешеләрнең авыр кул хезмәтен бер трактор да башкара ала. Ә без үскән вакытта печән өстендә урман-болыннар гөж килеп тора иде. Эше авыр, көннәр кызу булса да, олысы-кечесе эшкә чыгып, күңел күтәренкелеге белән, уйнап-көлеп эшлиләр иде.

Равил Салихҗан улының тормыш иптәше Гөлсинә дә эшкә уңган хатын. Ул, үз инкубаторында үрдәк һәм каз чебиләре чыгарып, күп итеп кош-корт үстерә, калган бәбкәләрне авылдашларына сата. Ир – баш, хатын – муен дигәндәй, тормыш арбасын бергәләшеп тарткач, бар да җитешле бу гаиләдә.

Шәмсетдиновларның балалары да эшләп үскәннәр. Кызлары Юлия авылдашы Рамил Гыйззәтуллинга кияүгә чыккан, ә уллары Ранил Алсуга өйләнеп, алар әби-бабайга дүрт онык бүләк иткәннәр.

Шәмсетдиновларның кияүләре Рамил Гыйззәтуллинны “Бердәмлек” газетасында дә яхшы беләләр, ул редакциягә киңәш белән дә ярдәм итә, матди ярдәм дә күрсәтә. Моның өчен аңа редакция хезмәткәрләре дә олы рәхмәтләрен белдерәләр. Чөнки өлкә газетасы яшәсә, татар мохиты беркайчан да сүнмәс, үз кешеләребезнең тормышын яктыртып торыр.

Автор: Нурсинә Хакимова

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”