Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез, җиңгәбез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.
Ходай сиңа сәламәтлек
бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белми, кайгы күрми
Үтсен синең гомер юлларың.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәмит, балаларың, оныкларың, Мәдинә, Фәния, Җәмилә гаиләләре белән һәм барча туган-нарың.