Хөрмәтле Илдар һәм Лиана! Без сезне икегезне, бер-берегезгә ошап, бергә тигез гомер итәргә ниятләгән көнегез – никах туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу кавышуыгызның кыйммәте – бер-берегезне саклап һәм аңлап яшәү. Аллаһы Раббыбыз сезнең һәр таңыгызны нурлы, хәерле итсен, һәр теләгегезне кабул кылсын. Сезгә зур уңышлардан, ак бәхетләрдән, шатлык-куанычлардан, нык сәламәтлектән генә торган озын гомер телибез.
Бал-май кебек татлы, затлы
сүзләр
Кызганмасын тәмле телегез.
Ике кеше булып сез үскәнсез,
Инде икегез бер була белегез.
Изге теләкләр юллап, Миргазиян абыегыз, Вәлимә апагыз Садриевлар һәм балалары гаиләләре белән.