19 мартта “Чайка” мәдәният сараенда III тапкыр үткәрелгән «Мирас» фестиваль-конкурсының нәфис сүз номинациясенә жюри рәисе булып Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, җырчы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Кыям улы Аймәтев килгән иде.
Форсаттан файдаланып, шагыйрь белән укучыларыбызны якыннанрак таныштыру йөзеннән, әңгәмә оештырдык.
– Рәмис әфәнде, Сез бүген Самара ягында яшәүчеләрнең иҗатын бәяләдегез. Фестиваль Сездә нинди тәэсирләр калдырды?
– Шундый чорда яшибез: һәр кеше үзенең тамырларын барлый, “Ватан” дигән төшенчә өстендә уйлана торгандыр. Менә бу фестиваль дә милли мирасыбызны саклауга, яшь талантларны барлауга юнәлдерелгән. Үзегез дә белеп торасыз, туган телебез торышы бик үк шәп түгел. Татар балаларын туган теленә тартуда әлеге конкурсның роле зур, дип уйлыйм.
Инде конкурсның үзенә килгәндә, нәфис сүз сәнгате буенча менә нәрсә сөендерде: балалар үз репертуарына халкыбызның мирасына әверелгән авторларга – Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә мөрәҗәгать иткәннәр. Димәк, алар әдәбиятыбызны беләләр, шигырьләре белән таныш. Самара төбәгендә балаларыбызга милли тәрбия бирүгә шактый зур игътибар бирелә, дип саныйм.
Әлбәттә инде, әлеге сәнгать әсәрләрен уку осталыгы – башка мәсьәлә. Минем теләгем шул гына: сайлап алган әсәрләрне тагын да сәнгатьлерәк итеп укырга өйрәнергә. Моның өчен шушы “Яктылык” татар мәктәбендә балалар театры оештырырга кирәктер. Җитәкчесе үз эшенең остасы булып, менә шушы базада аларны конкурска әзерләсә, нур өстенә нур булыр иде.
– Әйе, безнең якларда татар сәнгате белгечләре буенча проблема бар шул. Шушы шартларда ничек итеп балаларны татар телен, нәфис сүзне яратырга, сайлап алган әсәрне аңлап, бөтен күңеле белән бирелеп укырга өйрәтеп була? Әллә бу табигатьтән бирелә торган сәләтме?
– Еш кына табигатьтән дә була, ләкин андыйлар күп түгел. Остазлар да укучыга күп нәрсәләр өйрәтә ала. Шигырьне ятлау гына аз бит ул. Эчтәлеге дә башкаручының рухына, яшенә туры килергә тиеш. Ул аны күңеле белән кабул итәме, шигырьне язу шартларын беләме, чор вазгыяте белән танышмы – барысы да мөһим. Башкаручы шуларны аңлап, асылына төшенеп укымаса, тамашачыларга да аңлата алмаячак.
– Ә Сез үзегез ничек шагыйрь булып киттегез соң?
– Мин Татарстанның Чүпрәле районы, Мунчалы авылында туганмын. Өченче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башладым. Дүртенче сыйныфта укыганда шигырьләрем “Ялкын” журналында басылып чыга башладылар. Район, республика конкурсларына чакыралар иде. Гомумән, үземдә кызыксыну, омтылышлар бар иде.
– Иҗатыгыз белән таныштырып үтсәгезче…
– Минем берничә шигырьләр җыентыгым басылып чыкты – “Бозлы җиләннәр”, “Шомырт салкыннары”, “Айның аръягында” һәм башкалар. Фәлсәфи шигьрият белән беррәттән, җыр жанрында да эшлим. Өч ел элек “Син минем җанымның яртысы” дип аталган ноталы җырлар җыентыгым да басылып чыкты. Күп композиторлар белән иҗатташлыкта яшим – романслар, камера әсәрләре, эстрада җырлары иҗат итәбез. Күп кенә танылган артистлар аларны үз репертуарына алалар. Китапларым төрек, азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителде, үзем дә төрек теленнән татарчага тәрҗемә белән шөгыльләнәм.
– Хәзерге дөнья акчага бәйләнгән бит инде. Шигырь, китап кына язып җан асрап буламы?
– Кызганычка, хикәяләр түгел, күләмле романнар да тормыш көтәрлек акча китермиләр. Чөнки газета-журналларның гонорар фонды бик кечкенә. Күп иҗатчылар республика президенты каршындагы татар телен үстерү программалары аша уздырыла торган конкурсларда катнашырга тырышалар. Ә мин җырлар язган өчен авторлык гонорарлары алып торам. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә 3 елга бер үз җырларымнан кичәләр уздырам. Руслар әйтмешли, поэт в России больше чем поэт. Иҗат кешесе бер үк вакытта эшмәкәр дә булмаса, бик тиз бөлгенлеккә төшәчәк.
– Шагыйрь буларак, дөньядагы үзгәрешләргә карата үз карашыгыз бармы?
– Мин бу сорауга 2020 елда язылган “Гыйбрәтле сынау” дип аталган шигырем белән җавап бирергә телим.
Гыйбрәтле сынау
Өй түрендә җил елый…
Г.Тукай
Җил елыймы анда, ил елыймы?
Бар дөньяны баскан шөбһә, шом.
Әллә Тәңрем үзе сулкылдыймы,
Җир йөзенә төбәп карашын?
Сабак бирә мәллә безгә Раббым?
Бугазларда – хөкем зынҗыры.
Көннәр, төннәр буе сынау булып,
Ява җиргә вирус яңгыры.
Ява җиргә туктый белмәс афәт,
Килә… «салкын сугыш» даулары.
Күкләр таянычы булыр микән
Яргаланган гөнаһ таулары?
Сулган җанга шифа бирер микән
Яраланган Сүзнең кодрәте?
Мөнбәрләргә менде таҗлы вирус –
Чорыбызның яңа сурәте.
Шаһит микән кытай диварлары,
Әллә океан арты җилләре?
Кешелеккә төшкән михнәтләрнең
Кайда икән туган җирләре?
Кемнәр аңа яшереп гомер биреп,
Мәкер бишегендә тибрәткән?
Тарих буе килгән сынаулардан
Алалмадыкмыни гыйбрәтләр?!
Табалмадыкмыни үзебезне?
Иман көзгеләре – чалышмы?
Намус йөзләренә баса-баса,
Дәүләтләрнең билме алышы?
Бер мизгелдә илләр белән илләр,
Җаннар белән җаннар чикләнде.
Мин-минлеген җиңмәс адәмнәр дә
Үз «мин»енә кереп бикләнде.
Тайгак юлдан шома затлар атлый,
Табаннарын тормый дагалап,
Кайсы чатта, нинди почмакларда
Тора безне әҗәл сагалап?
…Һәр ыруның булган үз билгесе,
Үз тамгасы – азат, хөр тамга.
Пандемия көчләп салмас микән
«Кол» тамгасын һәрбер хөр җанга?
Чипләштерү, түгел сипләштерү
Иске йортның черек нигезен.
Ил-йортымның «яңа» нигезенә
Чимал булмабызмы?..
Бир түзем!
Кичкән кебек сират күперләрен,
Кичә халкым Бөек Сынавын.
Әллә соң бу кансыз кануннарның
Дөнья сәхнәсендә уйнавы?!
Сынаулардан сыгылып сынганда да,
Кемдер анда ярсый, ваксына.
Бер-береңә рухи терәк булу –
Безгә бүген иң төп вакцина.
Тәсбих төймәседәй тезик тә без
Кылган гамәлләрнең барысын да,
Кыйблаларга багып уйланыйк бер,
Ни диярбез Ходай каршында?
Аллаһының ярлыкавын сорыйк,
Яфракларны чыклар юганда.
Намус, вөҗдан, шәфкать орлыкларын
Чәчик, әйдә, чәчик һәр җанга.
И Табигать-Ана, кодрәтең киң,
Алчы кире син үч-каргышың…
Җил елыймы анда, ил елыймы?
Бар дөньяны баскан шөбһә, шом…
Әңгәмәдәш – Эльмира Шәвәлиева.