Домой Главные новости РАКЕТАЛАРНЫ ОЧАРГА ӨЙРӘТҮЧЕЛӘР

РАКЕТАЛАРНЫ ОЧАРГА ӨЙРӘТҮЧЕЛӘР

0
РАКЕТАЛАРНЫ ОЧАРГА ӨЙРӘТҮЧЕЛӘР

Ил космонавтикасы үсешендә Самара ракета төзүчеләренең өлеше зур

1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы беренче мәртәбә Җир орбитасына кеше утырган “Восток” космик корабын чыгарды. Юрий Гагаринның тиңсез батырлыгы космик кораблар төзүче белгечләрнең төгәл эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мин бу турыда авыз тутырып әйтә алам, чөнки 45 ел буе үзем дә ракеталар проектлаучысы булып “космос өчен” эшләдем.

10 сыйныфны тәмамлап, Куйбышев каласына укырга килгәндә, кулымда ике агач чемодан: берсендә – китаплар, икенчесендә йомырка иде. Аны сатып акча эшләргә тиеш идем, ә калганын үземә ашап бетерергә туры килде.
Морадыма ирешү өчен тыгыз программа төзедем: икенче санлы техник училищеда укып, слесарь-инструментальщик һөнәрен үзләштерергә, армиягә киткәнче Куйбышев авиация институтының кичке бүлегенә укырга керергә, ә армиядән кайткач, укуымны тәмамлап, ракеталар конструкторы булырга. Шулай булды да.

Армия хезмәтем тәмамланырга тиешле 1958 елда, танкны кыр шартларында тавыш-тынсыз ремонтлаганым өчен, вакытыннан алда демобилизацияләндем. Ефрейтор чинында кайткан кешегә эшләп укырга мөмкинлекләр бар иде.
Диплом алганчы ук Фрунзе заводында “Лунная программа” буенча Н1-Л3 ракетасы двигателенә торба монтажлау өчен документлар эшләп чыгаруда катнаша идем, чөнки двигательнең “А” блогы диплом эшемнең прототибы иде.

Институтны тәмамлагач, мине Лунный комплексның “Г” блогы двигателе торбасын проектлаучы конструкторлар бригадасына беркеттеләр. Мин двигательне җыю һәм сынау эшләрендә катнаштым.

1967 елда ЦСКБга күчкәч, башта конструктор, аннан төркем җитәкчесе, ә соңыннан, әйдәп баручы инженер-конструктор булып эшләгәндә, озак вакыт “Байконур”да командировкада хезмәт итәргә туры килде.

Боларны язуымның максаты – милләттәшләребезнең космос программасына керткән өлешен күрсәтү иде. 1967 елда компьютерлар юк иде бит әле. Бөтен сызымнар каләм һәм линейка ярдәмендә эшләнә, аннан копировкага бирелә. Күчереп язучы тушь белән сызымны калькага күчереп күбәйтә. Бигрәк тә Рауза Али кызы Биктаһирова күчергән сызымнар бүген дә күз алдымда тора, матур почеркы белән коеп куя иде инде менә. Конструкторлар аңа чират торалар иде. Кызганычка, 2013 елда вафат булды.

Сызымчылар арасыннан Миңнеразия Шәйдуллованы да билгеләп үтәр идем. Ул ясаган сызымнарны икенче корпуска үзе генә күтәреп илтә дә алмый иде, шулкадәр күп булалар – меңнәрчә форматларны килолап үлчәргә мөмкин иде. Моның өчен аңа ярдәмче бирергә туры килә иде. ОКБга кадәр ул 31 санлы цехта эшләде, аннан Байконурда ракеталар кабелен эретеп ябыштырды. Миңнеразиянең цехта эшләгәндә алган тәҗрибәсе инженер-конструктор булып эшләгәндә бик күп ярдәм итте безгә. Ракета кабеле бик катлаулы нәрсә бит ул, кырыклап тоташтыру урынында параллель барган, ләкин чылбырга бәйләнмәгән йөзләп контакт булырга мөмкин. Миңнеразия кабельны проектлый, шаблон ясый, сыный белә иде. Янында эшләүче инженер-конструкторлар андый тәҗрибәне төшләрендә дә күрмәгәннәр, ә Миңнеразия социаль ярышларда гел алдынгы була иде.

Галия Миңнетаһир кызы Бакулина (Байбекова) әйдәп баручы инженер-программист булып хезмәт итте. Көндез эшләп, кичен укып, Куйбышев авиация институтын тәмамлаганнан соң, сызымнарны компьютерда ясый башлады. Күпме конструкторларны өйрәтте ул компьюторда эшләргә! Күпме рәхмәтләр ишетте – санап бетергесез. Улы Евгений Игоревич Бакулин да, Самара дәүләт университетын тәмамлап, әнисе белән бергә ЦСКБда эшләде.

Наилә Миңнетаһир кызы Асәйдулина (Байбекова) да, 1979 елда авиация техникумын тәмамлап, юллама буенча Запорожье шәһәренә җибәрелде, 1981 елда Куйбышевка кайтып, “Энергия” комплексына эшкә килде, башта – техник, озакламый старший техник булып эшләде. “Энергия-Буран”ның “Ц” һәм “Я” блоклары өчен конструктор документациясе ясауда катнашты. Соңрак Наилә, гаиләсе белән төньякка китеп, 20 елдан артык шунда эшләделәр. Шул аның исәнлеген какшатты да инде, 2013 елда, ике ир баласын ятим калдырып, вафат булды.

Минем белән бергә “Энергия” комплексында Иршат Шәйхиев исемле татар егете дә эшләде. Төркем җитәкчесе, сектор начальнигы булган милләттәшебез кулы астында эшләгән Станислав Петренко “Энергия”нең баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелде. Иршат Хәйретдинович пневмогидравлика конструкторы булып эшләп, катлаулы системаның тотрыклы эшен тәэмин итә иде. Ул язган программаларны һәм отчетларны санасаң, йөздән күбрәк булыр, дип уйлыйм. Аның белән бергә эшләгән хатыны Антонина Николаевна ракетаның төгәл траекториясен эшләп чыгару өчен җаваплы иде.

Җүрәй егете Илсөяр Гыйззәтулин да әйдәп баручы инженер-конструктор булып танылды. Мастер булып эшли башлаган милләттәшебез мотор ясау заводының цех начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелде, аның кулы астында 800ләп кеше иде. Аны “Энергия” ракета-космос комплексына алып килү өчен миңа күп көч куярга туры килде. Ул үз кабинетында баш конструктор Сергей Королевны кабул иткән кеше.

Шулай ук Мәгариф Раянов һәм тормыш иптәше Розалина ханымны да яхшы сүзләр белән искә аласым килә. Мәгариф Шәех улы “Ц” блогының Баш контроле системасында эшләде. Аның коллективының эше бик җаваплы иде – бер генә җитешсезлекне күрми калсалар да, бөтен эшебез юкка чыгарга мөмкин иде. Ләкин милләттәшебез җитәкләгән коллектив сынатмады, программаны тулысынча башкарып чыга алды.

Шулай ук Наил һәм Алия Мәхмүтовларны да онытырга ярамый. Алар “Энергия-Буран”ның беренче көненнән ахырына кадәр эшләделәр.
Барыбыз да яхшы белгән Әхмәт Нәфыйгин без эшләп чыгарган ракеталарны сынау белән шөгыльләнә иде. Күпме ракеталарны ул очарга өйрәтте – санап бетергесез. Бер Сабан туенда Азат Надыйров Әхмәтне губернатор белән таныштырды, ә Әхмәткә “Буран” янына бастырып ясаган сурәтен бүләк итте.
Азат Надыйров – безнең аксакалыбыз, нинди генә милли чара булмасын, Азат абый шунда, бөтен нәрсәдә эше бар. Күпме хатлар язып, татарларның хокукын даулады ул! Без, татарлар, андый кешеләребез белән горурланырга тиешбез.

Якташыбыз Равил Нургали улы Әхмәтов та горурланырлык милләттәшебез – генераль директорның беренче урынбасары, генераль конструктор һәм ЦСКБ начальнигы. Аның турында күп язылгандыр инде. Шундый дәрәҗәле кешебез булуы белән татар халкы горурланырга тиеш.

Пенсиягә чыкканнан соң хөрмәтле Таһир Гөбәйдулла улы Мамышев, хатыны Наилә Мөхәммәтсафа кызы белән бергә “Прогресс” заводының 15 санлы цехында заказчы вәкиле булып эшләделәр. Аларның кулыннан башка бер генә механизм да цехтан чыгарга тиеш түгел иде. Таһир абый әйтмешли, “Офицерлар һәрвакыт сафта”. Аңа күптән түгел генә – 10 февральдә 96 яшь тулды. Шундый аксакалларыбыз белән горурлана алырлыгыбыз бар.

Салихҗан абыем Байбеков Таганрогта яшәде, хәзер арабызда юк инде, 2020 елда вафат булды. Ул булачак космонавт Юрий Гагарин белән бергә Оренбург очучылар училищесын тәмамлаган. Аларны икесен дә Кольский ярымутравында урнашкан Луостри бистәсенә җибәрәләр. Юрий Гагарин белән бер эскадрильядә, бер звенода хезмәт итәләр.

Чираттагы ялга кайткач, Салихҗан абый махсус шартларда очу өчен очучылар сайлап алынуы, ә үзенең комиссия аша үтә алмавы турында сөйләгән иде. Ә менә Юрий Гагаринны космонавтлар отрядына алганнар.
Күпмедер вакыт узгач, Салихҗан абый Юрийның өендә кунакта була. Теге чегән кебек, миңа һәм минем балама да бир, дигәндәй, туганыбыз Галиулла Байбековка шалтыратып: “Беренче космонавт белән танышырга телисеңме? Теләгең булса, шул көнне, шул вакытта Мәскәүдә бул!” – ди.

5 ноябрьдә Салихҗан абый белән Галиулла абый, электричкага утырып, Звездный городокка баралар, Гагаринның өенә киләләр. Өйдә хатыны Валя белән кызы Галя гына булалар. Хатын кунакларны ачык йөз белән каршы ала һәм бераз көтәргә тәкъдим итә. Юрий кайткач, өстәл артына утыралар, хатыны өстәлгә яңа пешкән итле бәрәңге куя, хуҗа кунакларга коньяк салып бирә, үзе капмый да: “Фороста ял иткәндә кашымны җәрәхәтләгән идем, Хрущевка бу ошамады, кисәтү ясады», – дип көрсенә.

Гагарин кунакларга Фидель Кастро, Бөекбритания королевасы белән очрашуы турында сөйли, тагын очрашырбыз дип, хушлашалар. Шуннан соң күп тә үтми, Гагаринның һәлак булуы турында хәбәр килеп ирешә…

Ә космик техника акрынлап алга бара, СССР “Ай программасы” буенча дүрт очыш ясап өлгерә, дүртесе дә уңышсыз була. Мин ясаган электр элемтәләре блогы үзен ышанычлы итеп күрсәтсә дә, аларны очырырга чират җитми, илдә үзгәртеп кору чоры башлана һәм, күп тә үтми, зур космик программа ябыла.

Без, космик кораблар төзүче ветераннар, әле һаман да “Ай программасы”ның яңартылып тормышка ашырыла башлавын көтәбез. Бәлки безнең сызымнарның да үз вакыты җитәр әле, ә?!

автор: Миңнетаһир Байбеков

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”