Кунакларны җирлек башлыгы бавырсак белән каршы алды
Быелгы Мәчәләй авылы Cабан туен, һәрвакыттагыча, масштаблы итеп, ләкин, террорчыларга каршы тору максатыннан, элеккеге урынында түгел, ә стадионда үткәрергә туры килде. Шуңа да карамастан, бәйрәм бик тә күңелле һәм истә калырлык булып үтте.
Сабантуй кунакларын зур гына бавырсак өеме күтәргән җирлек башлыгы Равил Уразмәтов һәм оештыручылар төркеме каршы алып торды. Ул баштан ук бәйрәмне оештыруда катнашкан якташларына рәхмәтләрен белдерде – кемдер эш белән, кемдер аш белән, ә кемдер акчалата ярдәм иткән бит инде.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә районның хәзерге башлыгы Юрий Рябов һәм элеккеге башлыгы Александр Ларионов, Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы, “Дуслык” өлкә иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев катнаштылар. Чыгыш ясаучылар билгеләп үтүенчә, хәзерге катлаулы заманда мондый бәйрәмнәр халыкны аеруча берләштерә. Тик бердәм булсак кына бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга алачакбыз.
Туган-үскән авылларыбыз, элеккегечә, авылдашларның җыелышу, аралашу урыны гына түгел, икмәк, сөт, май һәм ит чыганагы да. Юрий Фёдорович тантаналы чыгышында шуларны билгеләп үтте, авылдашларның күпчелеге инде читтә яшәсә дә, туган авылларының патриотлары булып калалар, шушындый масштаблы бәйрәмнәрне оештыруда катнашырга мөмкинлекләр табалар. Мондый бәйрәмнәрдә район татарлары, руслары, чувашлары һәм мукшылары – барысы бергә күңел ачалар.
Фәхретдин Канюкаев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, быел Россия буйлап 400 Сабан туе үткәреләчәк. Мәчәләй авылы Сабан туе да шул санга кертелгән.
Сабан туе – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен зурлаучы бәйрәм. Менә быел да алдынгы авыл хезмәтчәннәре Мактау грамоталары, дипломнар, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Шулай, Фәхретдин Канюкаев авыл халкы исеменнән район башлыгы Юрий Рябовка Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский сынын бүләк итте. Нәкъ шушы ике кеше заманында халыкны берләштереп, туган илебезне дошманнан азат итү явына күтәргәннәр иде бит.
Бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессы да бүләкләр җибәргән иде. Бибинур Зәки кызы Газизовага – “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медале һәм Әлфия Бәхтиевага – Рәхмәт хаты. Фәхретдин Канюкаев, Мәчәләйнең “Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Искәндәровны узган юбилее белән котлап, Татарстан рәисе төшерелгән келәм бүләк итте; җирлек башлыгы Равил Уразмәтовка, Александр Ларионовка һәм Е. Ефремовка “Татар дөньясы – Мир татар” китаплары тапшырылды.
Җирлек башлыгы, үз чиратында, актив авылдашларын, Сабан туен оештыруда катнашучыларны, шулай ук үткән елны Кинель елгасы аша салынган күперне төзекләндерү эшләрен оештырган Шамил Касым улы Субеевны бүләкләде.
“Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Искәндәров тә иң яхшы хезмәткәрләрен Мактау грамоталары белән бүләкләде һәм чәчү эшләрен уңышлы тәмамлаулары өчен рәхмәтләрен белдерде.
Менә Сабантуй сәхнәсе үзешчән сәнгать осталары чыгышлары белән бизәлде. Бәйрәмне алып баручы Бибинур Зәкиевна сүзләренә караганда, быелгы бәйрәм тулысынча җирле халык көче белән оештырылган, сәхнәдә дә тик җирле үзешчәннәр генә чыгыш ясаячаклар, дип белдерде. Аларга кушылып бөтен авылдашлар да җырладылар, кинәнеп күңел ачтылар. Сагынышып кайткан туганнар очрашуы булды инде бу бәйрәм.
Әлбәттә, Мәчәләй Сабан туеның визит карточкасы итеп Галимә Канюкаева исемендәге шашка турнирын атыйлар. Аны күп еллар инде Фәхретдин Канюкаев оештырып килә. Быелгы турнирда беренче урынны 100 процентлы нәтиҗә белән улы Солтан Канюкаев яулады. Ләкин бер генә катнашучы да бүләксез китмәде.
Сабан туенда Махсус хәрби операция мәйданчыгы эшләп торды. Анда җирле волонтерлар командасы казанышлары күрсәтелде. Мәйданга куелган ике автомашина да Сабан туеннан соң сугыш кырына китеп бардылар.
Спорт программасында балалар өчен велосипедлар ярышы үткәрелде, көрәш, армрестлинг, гер күтәрү һәм аны ераклыкка ату кебек гадәти булмаган ярышлар да оештырылган иде. Аннан тыш традицион татар уеннары да күңелле үтте – капчык белән сугышу, чүлмәк вату, аркан тартышу һәм башкалар…
Көрәш бәйгесендә абсолют батыр исеменә Айрат Сәмигуллин лаек булды, беренче урынны – Рафаэль Билданов, икенче урынны Илфат Насыйбуллин яуладылар. Бәрән исә Мәчәләй егете Эмиль Әхмәтовка насыйп булды. Аны фермерлык эше белән шөгыльләнә башлаган Рифат Бадамшин тапшырды.
Көрәш бәйгесен Ренат Искәндәров җитәкчелегендәге “Восток” оешмасы оештырган иде. Җиңүчеләргә бүләккә телевизор, тузан суырткыч һәм бензин пычкысы тапшырылды. Мәчәләй Сабан туен оештыруга өлеш керткән бөтен авылдашларга да зур рәхмәт.
Татар Сабан туе, гасырлардан килгән гореф-гадәтләр һәм бүгенге көн күңел ачу чаралары белән үрелеп бара-бара, ахырда чын халык бердәмлеге көненә әверелде. Бәйрәм кунаклары үзбәк пылавы, әрмән шашлыгы, татар өчпочмаклары, өлеш һәм бәлешләре, бавырсагы һәм чәкчәге белән сыйланды. Шәһәрдән кайткан оныклар да бәйрәм өерендә бөтерелеп, җырлады һәм биеде, рәхәтләнеп күңел ачты.
Кайтыгыз, туганнар! Авылыбыз сезне гел сагынып көтә!
автор: Зөлфия Таштабанова
Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”