Домой Главные новости В области Самарада мөселман яшьләре форумы узды

Самарада мөселман яшьләре форумы узды

0
Самарада мөселман яшьләре форумы узды

15 февральдә Самараның Җәмигъ мәчетендә мөселман яшьләренең чираттагы форумы узды. Быел аның темасы – “Мирасыбыз хәзинәсе” .

Чараны Ильяс хәзрәт Гыйрфанов Коръән сурәләре белән башлап җибәргәннәнсоң өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Радик Газизов форумның программасы белән таныштырып үтте.

Иң элек яшьләр алдында Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте башказые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин чыгыш ясады. Ул Самарада ислам дине үсеше турында сөйләде. “Озак еллар илебездә дин тыелып килде. Ә халык аңа сусаган иде. Самараның Җәмигъ мәчете төзелеше башлангач та каршы килүчеләр күп булды. Әмма Аллаһы Тәгалә ярдәме белән без бу изге эшне башкарып чыктык”, – дип сөйләде Вагыйз хәзрәт һәм мәчетләрнең мөселман халкын берләштерүче үзәкләр, мирасыбыз хәзинәсе булуын ассызлыклап үтте.

Самараның Малый Тупик урамында урнашкан Иске мәчет имамы, “Нур”мәдрәсәсендә белем бирүче Ислам хәзрәт Яруллинның чыгышының темасы “Мөселман өммәтен формалаштыруда яшьләрнең роле” дип аталган иде. Ул җәмгыять тормышында булган үзгәрешләр яшьләр катнашыннан башка мөмкин түгел дип белдерде һәм тормыштан, ислам дине тарихыннан мисаллар китерде. Ислам хәзрәт бүгенге яшьләргә дә халкыбыз тормышында актив катнашырга, рухи һәм дини үсешкә өлеш кертергә кирәк дип белдерде.

Зубчаниновка бистәсендә урнашкан “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов укытучы абруе турында сөйләде. “Моннан 20-30 ел элек мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәргә ихтирам зур иде. Кызганычка, бүген аларның дәрәҗәсе кими төште”, – дип белдерде хәзрәт һәм шәкертләрне, укучыларны остазларын ихтирам итәргә, ә ата-аналарны, балалар алдында мөгәллим турында начар сүзләр сөйләп, аның дәрәҗәсен төшермәскә өндәде.

Җәмигъ мәчете имамы Әбделәхәт хәзрәт Мингачев бүген өлкәбездә дини белем алырга теләүчеләр өчен бөтен шартлар булуы турында сөйләде. “Советлар заманында 15 тугандаш республикага бер мәдрәсә – Бохара мәдрәсәсе булып, анда да һәр республикадан берәр кешене укырга кабул итәләр иде… Аллаһының рәхмәте, бүген Самарада “Нур”, Похвистнево районының Гали авылында “Гали” мәдрәсәләре эшләп килә. Ул авылда советлар заманында да ике мәчет бар иде, берсенең дә ишекләре ябылмады”,– дип сөйләде Әбделәхәт хәзрәт.

Самараның “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов анда Ислам мәгарифе советы программасы буенча белем бирелә дип белдерде. “Мәдрәсәнең кичке бүлегендә 50 ләп кеше дини белем ала. Шулай ук өлкәбезнең имамнарыначиттән торып белемнәрен арттыру мөмкинлеге дә бар”, – дип сөйләде Али хәзрәт.

Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче ветераннар советы рәисе Таһир Мамышев үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең әһәмияте турында чыгыш ясады. Ә “Ятктылык” мәктәбенең педагогик хезмәт ветераны Мария Шакирова яшь буынны тәрбияләүдә ата-ананың роле зур булуын ассызлыклап үтте. “Милли һәм дини тәрбия булган, мәхәббәт, татулык хөкем сөргән гаиләдә генә бала бәхетле була”, – дип белдерде мөгаллимә һәм файдалы киңәшләрен бирде. “Ак Барс банкы” вәкиле Руслан Хәлиуллин һәм “Беспроцентная рассрочка” проекты координаторы Рамил Батыршинның чыгышы мөселман яшьләренә аеруча кызыклы булгандыр. Кунакларның чыгышлары хәләл инвестицияләр һәм шәригать кануннары буенча торакка процентсыз түләү темаларына багышланган иде.

Форумга өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин нәтиҗә ясаганнан соң, халык бергәләп намаз укыды. Ул арада зур казанда пылау пешеп чыкты. Аннан авыз иткәндә дә сөйләшүләр, фикер алышулар дәвам итте. Мөселман яшьләре форумы быел да нәтиҗәле үткәндер, һәркем файдалы, үзенә кирәкле мәгълүмат алгандыр дип ышанабыз.

Ләйсән Зарипова