Соекле ирем, этиебез, бабабыз!
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын
юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак
яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы,
чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш
булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл
зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен
яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.
Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Хатынын Танзилә, кызларын Эльмира, Зульфия, Гульфия, кияулэрен Марат, Аслан, Рустам, оныкларын Алсу, Давид, Ислам, Захар, Эмина, Карим, Илана.