Домой Главные новости В области «Шашка – акыл гимнастикасы ул»

«Шашка – акыл гимнастикасы ул»

0
«Шашка – акыл гимнастикасы ул»

Бөтендөнья шашка чемпионатының команда уеннарында 64 шакмаклы такта артында уйнаган самаралы Олег ДАШКОВ һәм Фәхретдин КАНЮКАЕВ икенче урыннарны яулап кайттылар.

Шушы көннәрдә Төркиянең Измир шәһәрендә үткән шашка чемпионатында алты илдән килгән ун команда катнашты. Алар әйләнмә система буенча тугыз тур үткәрделәр. Идел буе округы өчен уйнаган халыкара гроссмейстерлар Фәхретдин Канюкаев, Олег Дашков, Сергей Белошеев һәм Муродулло Амриллаевка (астагы рәсемдә) җиңү өчен бер генә адым җитмәде.

Яшен тизлегендәге уеннарда (молниеносная игра) Идел буе Федераль округы һәм Үзәк Федераль округы өчен уйнаучылар җыйган очколар саны бертигез булып чыкты. Шуңа күрә яңадан уйнарга туры килде һәм анда Үзәк Федераль округ өчен уйнаган якташыбыз, Новокуйбышевскида туып-үскән, ә бүген Мәскәү бистәләренең берсендә яшәүче ике мәртәбә дөнья чемпионы Юрий Королев җиңде. Ә Идел буе Федераль округы өчен уйнаган халыкара гроссмейстерлар Олег Дашков, Фәхретдин Канюкаев, Сергей Белошеев һәм Муродулло Амриллаев – көмеш медальләр белән бүләкләнделәр.

Тиз уен (быстрая игра) турнирында исә Идел буе Федераль округы командасы Ерак көнчыгыш Федераль округы белән ярышты. Анда да җыйган очколар саны бертигез булды. Ерак көнчыгыш Федераль округы командасында данлыклы якут мәктәбе вәкилләре – дүрт мәртәбә дөнья чемпионы титулы алган Николай Стручков, дөнья чемпионаты призы белән бүләкләнгән Николай Гуляев һәм Бөтендөнья интеллектуаль уеннары призеры Николай Гермогенов уйнадылар. Өстәмә күрсәткечләр буенча өч Николай – алтын, ә Идел буе Федераль округы өчен уйнаган Олег Дашков, Фәхретдин Канюкаев, Сергей Белошеев һәм Муродулло Амриллаев көмеш медальләргә лаек булдылар. Шулай итеп, безнең егетләр ике көмеш медаль алып кайттылар.

Үткән елда Дөнья чемпионы исеменә лаек булган Фәхретдин Бәдретдин улының кәефе бераз кырылган булса да, ул «Бердәмлек» хәбәрчесенә интервью бирергә риза булды. – Гел-гел беренче урын булмый инде. Бөтендөнья күләмендә икенче урын алу да зур дәрәҗә, дип уйлыйбыз һәм чираттагы җиңүегез белән котлыйбыз, Фәхретдин әфәнде! Быел кайсы командалар яхшы уен күрсәтте?

– Элек дөньяда рус шашкалары буенча Россия командасы көчле булып саналса, хәзер ул Федераль округларга бүленде. Мәскәү, Украина, Якутия, Белоруссия, Кытай, Израиль командалары бик көчле, дип әйтер идем.

– Һәм Мәчәләй дә…

– Әйе, шаярмагыз, Мәчәләй дә. Биш ел инде туган авылымда шашка буенча өлкә чемпионатлары уздырып киләм. Татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге турнирда ел саен икешәр йөз кеше катнаша. Похвистнево районы башлыгы Юрий Федорович Рябов беренче көннән башлап бу турнирны хуплый, кайчакта үзе дә такта артына утыра. Татарстан да бу башлангычтан калганы юк, гел артистларын җибәрә. Алар шашкачылар ял иткән арада Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйлар, татар җырлары, биюләре белән чыгыш ясыйлар. Шуңа да турнирларыбыз бик югары дәрәҗәдә үтә. Быелгысы, белгәнегезчә, Мәчәләй Сабан туенда уздырылды.

– Мәчәләй, дигәннән. Сез бит шушы татар авылында туып үстегез, элиталы мәктәпләрдә укымадыгыз. Ничек шулай яхшы итеп шашка уйнарга өйрәндегез соң?

– Дөрес әйтәсез, теория ягыннан бераз аксыйм. Ләкин балачакта авылдамы, үскәчрәк бергә укыган, эшләгән егетләр белән уйнагандамы, мин барысын да җиңә идем. Ә профессиональ яссылыкка чыгуым болай булды: «Яктылык» татар балалары лагерена барган идек. Миңа мәктәп директоры Радик Газизов белән шашка тактасы артында очрашырга насыйп булды. Мин җиңдем, әлбәттә. Радик, минем осталыкка сокланыптыр инде: «Сине дөнья чемпионы Олег Дашков белән таныштырам әле. Уйнап карарсың», – дип вәгъдә итте. Биш ел да үтмәде, таныштырды бу. Без Халыкара чемпион белән көне буе уйнадык. Ул мине һәрвакыт җиңеп барды. Тик сәләтемне күрде бугай, шашка мәктәбенә йөрергә тәкъдим итте. Клуб ерак, шәһәребезнең 116 километрында урнашкан иде. Мин аңа шәһәрдә дә шундый клуб оештырырга тәкъдим иттем һәм менә шушы Ленин проспектында, шәһәр уртасында, шашка клубы ачып җи-бәрдем. Олег белән команда җыйдык, хәзер биредә тренерлар эшли, шәһәр, район, хәтта ПФО күләмендә ярышлар үткәрелә. Балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан киләләр – без барысын да кабул итәбез. Минем үземнең кызларым да шушында шөгыльләнәләр. Тиздән кече малаем Солтанны да алып киләчәкмен.

Хәзер әле менә, президент программасына кереп, уникаль клубыбызның эшен тагын дә җәелдереп җибәрергә мөмкинлек табылды. Бер урында гына таптанып торырга ярамый, гел алга барырга кирәк.

– Ә олы яшьтәге кешеләр йөриме соң?

– Урыныбызны дөрес сайлаганбыз – бу өйдә космос белән шөгыльләнүче инженерлар, врачлар, укытучылар, журналистлар – интеллектуаль хезмәт ияләре яши. Кайберләре кичләрен берничә партия уйнар өчен клубыбызга киләләр.

– Фәхретдин әфәнде, соңгы елларда ата-аналар балаларын тхэквондо, йөзү, футбол, хоккей, робототехника түгәрәкләренә йөртергә тырышалар. Ә шашка уены балага нәрсә бирә?

– Акыл гимнастикасы ул. Шашка уйный белгән кеше алга карап эш итә, башкаларны гел берничә адымга артта калдырып, тормыш борылышларын югалтуларсыз узарга өйрәнә.

– Сез бит әле эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы һәм биш бала атасы да. Ничек барысына да өлгерәсез?

– Ә бәлки миңа да шушы шашка уены ярдәм итәдер?!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.