Домой Культура «Шигърият дөньясы»на үсәргә урын бар әле

«Шигърият дөньясы»на үсәргә урын бар әле

0
«Шигърият дөньясы»на үсәргә урын бар әле

Самараның “Заря” мәдәният йортында конкурска йомгак ясалды

Конкурсны оештыруда өлкә татар милли-мәдәни авто­номиясе (җитәкчесе – Ән­вәр Горланов), Самара өл­кәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте (президенты – Ильяс Шәкүров), региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте (пре­зи­денты – Фәх­ретдин Канюкаев), “Бол­гар мирасы” тарихи-мә­дәни хәйрия фонды (җитәкчесе – Гомәр Батршин) һәм Са­мара шәһәренең татар мил­ли-мәдәни автономиясе (җи­тәкчесе – Ленар Сабиров) кат­наштылар. Оешты­ру­чы­сы – Искәндәр Сәетов.

Самара өлкәсендә уздырылып килүче “Шигърият дөньясында” конкурсы Рос­сиягә генә түгел, бө­тен дөньяга танылды, дип әй­тә алабыз. Бу юлы жюри әгъ­за­ла­рының бер өлеше онлайн форматта җибәрелгән 360лап видеоязманы карап бәяләде, икенчеләре Самараның “Яктылык” һәм “Южный город” микро­районы, Камышлы һәм Пох­вистнево районнары бала­ларының чыгышын бәяләү өчен юлга чыктылар һәм тагын өч йөзләп чыгышны сәхнәләрдән карадылар. Шулай итеп, катнашучылар саны быелгы конкурс­та 640тан да артып китте. Димәк, тагын да күләмлерәк булып узды. Сайлап алу ту­ры барышында лауреат исем­нә­ренә лаек булган балалар 3 февральдә Самараның “Заря” мәдәният йортына гала-концертка җыелдылар.

Сәхнә артында шигырь сөй­ләүчеләр күп булса да, тамаша залы буш иде, диярлек. Тик кечкенә балаларын алып килгән ата-аналар һәм рәсми затлар гына берәм-сәрәм утыр­ганнар. Коронавирус халыкны массакүләм чаралардан тәмам биздерде дисәң дә дөреслеккә туры килми, чөнки шушы көннәрдә “Металлурглар” мәдәният сараенда чыгыш ясаган Татарстан җырчысы Ришат Төхвәтуллин тулы зал җыйган. Ә үзебезнең балаларның шигырь сөйлә­гәннәрен тыңларга килү­че­ләр юк.

Гала-концерт лауретлар башкаруындагы шигырьләр, рәсми кунакларның чыгышлары, хуплаулары, “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” ансамбле биюләре белән үре­леп барды. Жюри рәисе, Татарстан шагыйре Рәмис Әймәт, үзе килә алмаса да, видео аша уңышлы чыгыш ясаган балаларны, быел тагын да күләмлерәк конкурс уздырган Искәндәр Сәетовны котлады, Самара өлкәсенең та­тар оешмаларына рәхмәтләрен белдерде.

Быелгы дүртенче шигърият конкурсының беренче дәрәҗә лауреатлар исеменә Самара шәһәренең “Южный город” мәктәбеннән – Арслан Арбеков, Артем Асадуллин, Софья Волкова, Мария Печёнова, “Яктылык” мәктәбеннән – Аиша Дадашева, Илнур Сөләйманов, Камил Хабушев, Камышлыдан – Артур Зиннуров, Нияз Мингазов, Иске Ярмәк авылыннан Азалия Ибраһимова һәм София Шәрәфетдинова лаек булдылар. Алардан тыш икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлар да бар иде. Ул исемлекне биредә бастыра алмыйбыз, артык озын.

Фойеда Камышлы районыннан бер төркем балаларны алып килгән Үзәк ки­тапханә мөдире Римма Галимуллина белән сөйләшеп тордык:

– Камышлыда узган сай­лап алу турында Камышлы һәм Похвистнево рай­оннарының татар авыллары балалары кат­нашты. Ә Самарага без иң көчле укучыларыбызны гына алып килдек: Иске Ярмәктән – София Шәрәфетдинова, Виктория Горбунова, Әнвәр Ганиев, Камышлыдан – Артур Зиннуров һәм Нияз Мингазов лаеклы рәвештә призлы урыннарга чыктылар. Нияз әле күптән түгел генә Казанда уздырылган шигьрият конкурсында да, Самарада былтыр уздырылган III халыкара конкурста да I дәрәҗә лауреат исемен алган иде. Быел да ул бик яхшы нәтиҗә күрсәтте, – диде ул.

Узган еллардагы конкурсларда да, быел да җи­ңү яулаган София Шәрә­фет­диновадан шигырь сөйләү ос­талыгы белән бүлешүен соралдым:

– Минем бабам Салих За­һит улы Шәрәфетдинов Иске Ярмәк авылы мәктәбендә математика укытучысы гына түгел, шахматчы һәм шагыйрь да иде. Без аның ши­гырьләрен тыңлап үстек, җы­ентыгын бастырып чыгару өчен күчереп яза идек. Шул вакытта миндә сәнгатьле итеп шигырь уку теләге туды.

– Ә конкурсларга ничек әзерләнәсең?

– Мин шигырьне ятлау белән генә чикләнмим, ав­тор­ның нәрсә әйтергә телә­гә­нен тыңлаучы йөрәгенә ил­теп җиткерергә тырышам. Моның өчен башта ши­гырь­не өйрәнәм, аннары әни­ем белән паузалар, ин­то­на­цияләр өстендә эшлибез, көз­ге янына басып, шигырь тәэ­сирен көчәйтү өчен кул, күз хәрәкәтләре репетициясе үт­кәрәм…

Әйе, җиңү өчен тырышып әзерләнергә кирәк шул. Менә биш ел буе әлеге чараны уздырып килүче Искәндәр Зиннур улы Сәетов та “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесенә күптән вәгъдә иткән интервьюны, ниһаять, бирде. Аның җа­вапларына караганда, конкурсны оештыруда бар да ал да гөл түгел. Хәл ителәсе проблемалар бар әле.

– Искәндәр Зиннурович, мин барыбызны да дүртен­че Шигърият конкурсының уңыш­лы үтүе белән котлыйм. Үзе­гезне ничек хис итәсез? Ары­мадыгызмы? Туймадыгызмы?

– Туйдым дип әйтәлмим. Ләкин конкурсларның билге­ләнгән төгәл вакыты булмау эшкә нык комачаулый. Һәр нәрсәнең үз вакыты булырга тиеш. Шигърият конкурсы, мәсәлән, октябрьдә уздырылса, ә “Мирас” фестивале – гел апрельдә булып торса, алдан әзерләнергә мөмкин бу­лыр иде һәм сыйфатлырак үтәр иде, дип уйлыйм. Кызганычка, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре бер-ике атна ал­дан гына чараны уздыру турында карар кабул итәләр һәм акча бүлеп бирәләр. Менә “Мирас” фестиваленең дә кай­чан буласын әлегә белмибез. Ә катнашырга теләүчеләр шалтырата башладылар инде.

– “Шигърият дөньясы”ның масштабы гаять зур. Ә менә балаларның шигырь сөйләү осталыгы буенча ни әйтә аласыз? Шушы дүрт елда алга китеш сизеләме?

– Шигырь сөйләү осталыгы кайбер балаларда бар. Ләкин күпчелеге мине ка­нә­гатьләндерми. Шигырьне тиз-тиз генә ятлыйлар да, шундук видеокаме­рага сөй­ләп, конкурска җибә­рәләр. Чыгышы ошаса да, ошамаса да, аны конкурска алмас­ка хакыбыз юк. Ә менә сайлап алу вариантлары төрлечә була ала. Шуларның берсе – ата-аналардан аз булса да акча алу. Ул катнашучыга матур рамкага куелган диплом, фото- һәм видеоматериал булып кайтачак. Акча түләргә кирәк булгач, катнашучы яхшырак әзерләнер, эшен конкурса куяргамы, юкмы дип уйланыр иде. Икенче юл да бар: педагог иң лаеклы укучыларын үзе сайлап, конкурска тәкъдим итәргә тиеш. Моның белән ул үзенең һәм белем бирү учреждениесенең дәрәҗәсен күтәрә яисә тө­шерә ала. Әсәр сайлаганда баланың яшенә һәм конкурс темасына да игътибар итәргә кирәк. Конкурсант авторның эмоцияләрен тамашачы аңы­на илтеп җиткерә алырлык булсын.

Кызганычка, хәзерге яшь­ләр шигырь сәнгатенә мө­киббән киткән дип әйтә алмыйбыз. Барысы да укытучыдан килә: Иске Яр­мәк авылында – Әлфия Ба­һа­утдинова, Камышлыда – Тамара Хисмәтова йогынтысы сизелә, “Яктылык” мәк­тәбендә Нурзидә Фәй­зул­линаның укучылары шигырь сөйләү осталыгы буенча аерылып торалар иде. Шуңа күрә дә “Южный город” һәм “Яктылык” мәктәпләреннән – йөзәр, Камышлы районыннан илледән артык бала чыгыш ясады. Ә менә Гали, Денис, Балыклы авылларыннан катнашучыларны ике кул бармаклары белән дә санап чыгарга була иде. Яңа Усман, Челно-Вершины бөтенләй чит­тә калдылар. Шулай ук мил­ли татар оешмалары булган Новокуйбышевск, Тольятти һәм Сызраннан катнашучылар бөтенләй юк.

“Мирас” фестиваленә кил­гәндә, балалары катнашсын өчен ата-ана 500 сум акча жәлли, ә читтән килгән артистны баетырга 1000 сум да табыла…

– Искәндәр Зиннурович, күңелегездә канәгатьлек хи­се бар, дип әйтә аласызмы?

– Биш ел эчендә мин үзем­нең халыкара конкурс­лар үт­кәрә алуымны дәлилләдем. Бүгенге көн­­дә потенциалымны татар җәмәгатьчелеге дә күрә һәм югары бәяли, дип уйлыйм. Ләкин үсәргә урын бар әле. Менә балаларның барысы да лаеклы чыгыш ясый башлагач, конкурслар даими үткәрелеп, без­нең фестивальләрдә катна­шу өчен чиратка баскач, мин канәгать булырмын кебек. Йолдызлы артистлар без­­нең конкурсантлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганда бала күңелендә нинди горур­лык кайнаганын, нинди мөмкинлекләр ачылуын кү­реп белү – минем өчен иң зур шатлык һәм эшемнең төп максаты.

Эльмира Шәвәлиева