Домой Жизнь татар Татары в регионе Снаряд кыйпылчыклары чыга иде…

Снаряд кыйпылчыклары чыга иде…

0
Снаряд кыйпылчыклары чыга иде…

Тугызынчы майда Бөек Ватан сугышында Җиңүебезгә 75 ел тулды. Ул сугыш 3 ел һәм 10 ай барып, беркемне дә урап үтмәгән, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китергән, нужа күрмәгән бер генә кеше дә калмаган. Балалар һәм хатын-кызлар кырларда һәм заводларда эшләгәннәр, 18 яшьлек дары исе иснәмәгән егетләр дә, олы яшьтәге агайлар да илне дошманнан сакларга киткәннәр. Ул батырлар турында онытырга ярамый, без бу сугыш турында балаларыбызга да сөйләп калдырырга тиешбез. Бөек Ватан сугышындагы Җиңү – ул бөтенебезнең горурлыгы да, әһәмиятле тарихи вакыйга да.

Минем бабам Сәмигулла Габделгани улы ЗАРИПОВ та шушы батырларның берсе. Сугыш башланганда аңа нибары 21 яшь кенә булуына карамастан, аны разведкага алганнар. Ул елларны бабабыз ниндидер эчке тетрәнү, күз яшьләре белән искә төшерә иде. Командир боерыгы буенча һөҗүм вакытында тере немецны атып үтергәне турында сөйләгәннәре минем дә күңелемдә тирән эз калдырды. Шул мизгелдә бабам нинди хисләр кичергән, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһын кичерүен сораган – барысы да күз алдымда булган кебек. Шулай да сугыш бабама тискәре тәэсир итмәгәндер, дип уйлыйм. Ул гомере буе бик мәрхәмәтле һәм тормыш сөючән кеше иде.

Сталинград сугышында катнашкан Сәмигулла бабам, күрсәткән батыр­лыклары өчен, I дәрәҗә Ватан су­гы­шы ордены белән бүләкләнгән. Ста­линград тирәсендә барган ярсулы көрәш вакытында бабамның исән калуы – үзе бер могҗиза. Дошман белән булган каты бәрелешләрнең берсендә бабам яралана. Аңына килеп, тирә-ягына каранса, ни күзе белән күрсен – бөтен җирдә дә мәетләр генә күренә. Немецлар аны пленга алмасын, яисә атып үтермәсен өчен, бабам мәетләр арасына кереп яшеренә. Ә төнлә аны санитарлар табып алалар һәм теплоход белән Саратов госпиталенә озаталар. Теплоходны дошман само­ле­ты бомбага тота. Тәвәккәл бабам бу очрак­та да югалып калмый, суга сикерә һәм, су өстендә йөзеп барган бүрәнәгә тотынып, ярга хәтле километр ярым араны йөзеп чыга. Искиткеч чыдамлык! Шуннан соң бабай Казан хастаханәләренең бер­сенә эләгә, аягындагы ярасы зур бул­ганлыктан, ул ампутация ясаудан шик­ләнә. Әмма тәҗрибәле табиб аягын саклап кала алган. Тик гомере буе тө­зәлгән ярасыннан снаряд кый­пыл­чык­лары чыга иде…

…Җәен мин архивка барып, сугыш вакытындагы документларны күтәреп, бабамның батырлыклары турында тагын да күбрәк белергә телим. Минем өчен бу бик мөһим, чөнки Сәмигулла Габделгани улы Зариповны чын герой дип саныйм. 

Динә Зарипова,

«Яктылык» мәктәбенең

10нчы сыйныф укучысы. 

Бердэмлек