Сызран мәчетендә зур тантана

0
103

15 ноябрьдә Сызранның Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәчетнең 30 еллык юбилее узды. Тантанада мәртәбәле кунаклар – шәһәр башлыгы урынбасары Алексей Романенко, шәһәр Думасы депутаты Эльдар Мәҗитов, Самара Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Иршат хәзрәт Сафин, якташыбыз, Ил Каһарманы Дамир Йосыпов, Ульян өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин һәм башкалар катнашты. Юбилей тантаналары алдыннан кунаклар Сызранның Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышып чыктылар. Тантана ризык тулы өстәләр артында мәҗлес төсендә һәм югары дәрәҗәдә узды.

– Хөрмәтле туганнар, дуслар һәм кунаклар! – дип башлады чыгышын Сызран Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Илгизәр Сәгъдиев. – Борынгы заманнардан шушы җирләрдә яшәүче Сызран мөселманнары дини ихтыяҗларын башта өйләрдә үткәргәннәр. 20нче гасыр башында, мөселманнар бер җәмгыять булып оешкач, указлы имам итеп Ибраһим хәзрәт Еналиев билгеләнгән. Алар, мәчеткә урын сорап йөри-йөри, ниятләренә ирешеп, шәһәр тарихында беренче мәчет тә төзи башлаган булганнар. Әмма, кызганычка каршы, 1917 елгы хәлләр ошбу изге эшне туктаткан. 1988 елда гына, илебездә яңа җилләр исә башлагач, татарлар берләшәләр һәм «Сызран мөселманнары җәмгыяте» дип аталган мәхәллә оештыралар. Аның имамы итеп Гаделхак Мансуровны, рәисе итеп Габделхак Хаметовны сайлыйлар һәм 1989 елда, Декабристлар урамындагы бер бинаны сатып алып, аны мәчет итеп җайлыйлар. Менә шуңа күрә без быел мәчебезнең 30 еллыгын үткәрәбез.

Юбилейда котлау сүзләре күп булды. Ә Коръән сүрәләре укуда Россия Герое Дамир Йосыпов та катнашты. Соңыннан аңа Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән Мактау медале дә тапшырылды.

Икенче көнне Россия Герое үзенең уллары укый торган 23 санлы мәктәп укучылары белән очрашты һәм очучы булу хыялын тормышка ашыру өчен күпме киртәләр җимерергә туры килүе турында сөйләде. Укучылар аны басып алкышладылар, ә ахырда сораулар бирделәр, автографлар алдылар, бергәләшеп фотога төштеләр.

Юбилей чаралары алдыннан Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм бер төркем мөселманнар – Каис Ернеев, Наил Ернеев, Ринал Бәхтияров һәм Руслан Гатауллиннар да Дамир Йосыпов белән очрашканнар иде. Сөйләшү бик тә күңелле узган, чөнки яшьрәк чакта бергәләшеп үткәргән Сабан туйларны, «Яшьлек» татар клубын оештырып йөргән чакларны искә төшереп утырганнар. “Аллаһыга шөкер, Дамирыбыз өстенә кинәт кенә килеп төшкән мәшһүрлек йөге аны бер дә үзгәртмәгән. Киресенчә, ул тагын да сабыррак һәм тыйнаграк булып киткән кебек тоелды миңа. Мин аны үзем Сызранга күчеп килгәннән бирле беләм. Ә Йосыповлар Сызранга бездән алдарак, 1993 елда ук, күчеп килгәннәр иде. Димәк, аның балачагы Сызранда үткән.

Татар җәмгыяте эшенә Дамир 2002 елда кереп чумганын хәтерлим. Без, Сызран татарларының иң актив кешеләре, милли һәм дини чараларны бергә үткәрә идек. “Яшьләр клубы”, Сабан туйлары, “Азан” мәчетен салу, “Болгар” газетасы чыгару кебек эшләр белән йөри идек. 2007 елда Дамир Сызран татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенең урынбасары итеп сайланды. Ул үзен бик тә эшлекле кеше итеп күрсәтте, тыйнаклыгы, сабырлыгы һәм тирән фикер йөртү сәләте белән үзенә каратып тора иде. Ул вакытларны мин Сызран татарларының милли һәм дини тормышындагы алтын чор дип атар идем. Элемтәләр тыгызрак, ә үзебез бердәмрәк идек кебек. 2006 – 2010 елларда Дамир шәһәребезнең «Западный» бистәсендә урнашкан гыйбадәтханәдә җомга намазлары укытты. Картлар әле дә аны җылы сүз белән искә алалар. Ул бит «универсальный солдат» кебек. Армиядә – танкист, югары белем алгач – юрист, мәчеттә – мулла, ә хыялы буенча – очучы! Сөбханаллаһ, күпме һөнәрләр бирелгән бер кешегә!” – дип сөйләде Дамир турында Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев. Ул очучыдан интервью да алган һәм “Бердәмлек” редакциясенә җибәргән.

– Дамир, без синең белән ихластан горурланабыз, сөенәбез! Синең үзеңне һәм синең аша йөзләгән кешене коткарган Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылабыз! Ничек килеп чыкты соң бу?

– Аэродромнан күтәрелгәндә самолет астыннан бик күп кошлар очып уздылар. Без инде алар аста калдылар, дип иркен сулаган идек, кинәт нәрсәдер бәрелгән кебек тавыш ишеттек. Шундук очкычыбызның бер двигателе әкрен эшли башлады. Без аэродромга кайтырга рөхсәт сорадык һәм алдык. Әмма самолетыбызның икенче двигателе дә әкрен эшли башлагач, шундук шассиларны җыйдым һәм очкычыбызны салмак кына кукуруз кырына утырттым. Калганын инде барыгыз да беләсездер.

– Бәлки бу соравым бик килешеп тә бетмәс. Шул мизгелләрдә нинди хисләр кичердегез?

– Күнегүләр вакытында мондый штаттан тыш хәлләрне өйрәнәбез. Әмма чынбарлыкта хис-тойгылар бөтенләй башка икән. Әлхәмдүлиллаһ! Аллаһы Раббым шул авыр мизгелләрдә ярдәменнән ташламады һәм миңа салкын акыл бирде, аяк-кулларым калтырамады. Ә менә җанымның бер өлеше шунда калган кебек тоелды.

– Менә инде сез югалтуларсыз җиргә килеп кундыгыз. Шул вакыттагы хисләрегез нинди булды. Хәлегез җи-ңеләеп киттеме?

– Әлбәттә, шатландык, әмма артык куанып торырга вакытыбыз юк иде. Пассажирларны тиз арада тышка чыгарырга кирәк булды. Без шул эшкә керештек. Салонда кеше калмагач кына, җиңеллек тойдык.

– Минемчә, бу вакыйганың уңай чишелешендә ниндидер бер көч-куәт ягъни Аллаһының ярдәме булгандыр, дип уйлыйм?

– Әлхәмдүлиллаһ! Бер Аллаһ кына ярдәм итте дә. Чөнки бөтен нәрсә бик урынлы һәм вакытлы туры килде: самолет яңгырдан соңгы йомшак кукуруз кырына корсагы белән утырганда, өйләрнең бер якта, асфальт юлының икенче якта калуы, юлыбызда очраган чокырның алгы ягы арттагысыннан өстәрәк булуы – чын Аллаһы ярдәме иде. Чөнки киресенчә булып, очкыч чокырның өстәге ярына кадалса, бик зур зыян күргән булыр идек…

– Һәм дә укыган догаларың да булышкандыр инде. Без бит сине күптән беләбез. Син кайчан намазга бастың әле?

– Аллаһыга шөкер, 2002 елда. Мин самолет штурвалы артына утырганда дога белән очып китәм һәм дога белән самолетны утыртам. Әмма ләкин мин динле кеше дип, мактанып, кәпрәеп йөрисем килми, чөнки дингә ышану-ышанмау – ул һәр кешенең шәхси эше, мактана торган нәрсә түгел. Хәер, бу хәл уңай хәл ителгәч, хәтта имансызлар да Аллаһыга ышангандыр, дип уйлый

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here