2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителгәч, хәтер-хатирәләремне барлый башладым, чөнки безнең нәселдә дә укытучылар шактый күп бит.
Династия Зәйдулла Вәлиулла улы Шәриповтан башлана. Ул фин сугышына кадәр мәктәптә мөгаллим булып эшләгән. Сугыштан каты яраланып кайткач, әйбәтләп савыгырга да өлгерми, 1942 елда аны Бөек Ватан сугышына алалар. Аннан килгән өчпочмакларга язган гади генә такмаклар аша әнисе Мәргубә, апалары Мингаян, Минҗиһан, Минзифа, сеңелесе Миңнебанатка һәм хатыны Бибизиннәткә әйтәсе сүзләрен җиткерергә тырышкан:
Әнкәем, ярата идең
Син дә Гөлсәрияне,
Моннан соң да шулай итеп,
Кара инде син аны.
Гөлсәрия – Зәйдулла абыебызның кызы. Әтисе сугышка киткәндә аңа ике яшь кенә булган. Гөлсәрия апаның кызы Люция дә педагоглар династиясен дәвам итеп Казан педагогия училищесын тәмамлады, 37 ел буе балалар бакчасында эшләде. Яр Чаллы балалар бакчасында эшләгәндә ул «Фән һәм мәктәп» журналында «Математика дәресендә әкият чараларын куллану» дигән темага мәкалә бастырып чыгара. Аңа «Югары категорияле тәрбияче» дигән лаеклы исем бирелә. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, Татарстанның Нурлат шәһәрендә яши.
Зәйдулла абыйның икенче кызы Галиянең килене Гөлия Алабуга педагогия университетында укып, башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломы ала. Аны Нурлат районы, Чишмә авылына мәктәп директоры итеп җибәрәләр. Ул әлеге вазифаны 21 ел дәвамында үти. Гөлия бик талантлы укытучы. Хәзерге вакытта ул балалар бакчасында эшли, «Югары категорияле тәрбияче» дигән исем йөртә. Әле дә, республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар алып кайта.
Ленинград кибетеннән
Алдым ручка һәм каләм,
Апа белән Минҗиһанга,
Минзифага күп сәлам.
Апа дигәне – Минегаян Шәрипова була инде. Аның кызы Мөгаззәмә, Ульяновск пединститутында укып, математика укытучысы дипломы алып кайта. Элек ул Челно-Вершины районы, Совет Нурлаты авылының башлангыч мәктәбендә, аннан Челно-Вершины авылында математика фәнен укыта. Озак еллар РайОНОда мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты булып эшли. Мөгаззәмәнең кызы Зөлфия һәм оныгы Румия дә аның юлын сайлаган. Кызы Нурлатта инглиз телен укыта. Ул Казан педагогия университетын тәмамлаган педагог. Аның укучылары шәһәр һәм республика күләмендә узган олимпиадаларда беренче урыннарны яулап киләләр.
Ә мин шигырьдә атап киткән Минҗиһанның кызы Фәүзия булам инде. Фамилиям Федюнина-Вәлиева. 1960 елларда мин Куйбышев өлкәсенең Сергиевск авылындагы педагогия сыйныфын тәмамладым. Аннан соң Мәләкәс педагогия институтында укып, 1971 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып чыктым.
Мин – бик актив кеше. Челно-Вершины мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләп, зур уңышларга ирештем. Укучыларым мине “икенче әниебез” дип атыйлар иде. Үзләре язган иншаларны туплап, фотоларын урнаштырып, китап ясап калдырганнар иде. Быел җәен, 20 елдан соң очрашып, шул китапны рәхәтләнеп укыдылар.
Дәресләремне яңа технологияләр кулланып уздырырга тырыша идем. Укучыларым да дәресләр алып барырга яраталар иде. Бер елны рус әдәбияты буенча имтиханны бөтенесе бишлегә тапшырдылар. Укучыларым илебезнең лаеклы гражданнары булып үсеп җиттеләр, төрле өлкәләрдә эшләп, зур дәрәҗәләргә ирештеләр. Мәктәп тә мине күп бүләкләр белән бүләкләп, бик зурлады. (Бу турыда «Хезмәт китабы»нда искә алына). 2001 елда Россиянең Фән министры тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләндем, шул ук елда «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдым. Бүләкләрем арасында Челно-Вершины районы башлыклары, өлкә губернаторлары Николай Меркушкин, Дмитрий Азаров биргән Рәхмәт хатлары да бар. Күптән түгел өлкә фән министры Виктор Акопьян да мине Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Бу уңайдан кызым үзенең социаль челтәр битендә: «Педагог һөнәре – гомерлек һөнәр. Мин укытучы гаиләсендә тууым һәм үземнең укытучылар династиясенә керүем белән горурланам. 2023 елның август конференциясендә гомерен укытучы һөнәренә багышлаган әнием Фәүзия Габасовна Федюнинага Самара өлкәсе мәгариф министры В.А. Акопьянның Рәхмәт хатын тапшырдылар. Минем өчен бу зур шатлык. Губернатор Дмитрий Игоревич Азаров ярдәме белән безнең төбәктә мәгарифне үстерү өчен бик күп эшләр башкарыла: яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә, педагогларның хезмәт шартлары яхшыра, аларның хезмәте лаеклы бәяләнә. Өлкә башлыгыбыз билгеләп үткәнчә, безнең төбәкнең киләчәге педагоглар кулында. Димәк, бөтен илебезнең иртәгәсе дә алар белән бәйле. Бу сүзләр горурлык белән яңгырарга һәм буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, дип уйлыйм», – дип язган иде.
Сүз уңаеннан, кызым Алинә дә мәгариф хезмәткәре. Хәзерге вакытта ул Смышляевка бистәсендәге «Янтарик» балалар бакчасында педагог-логопед булып эшли. Балаларны дөрес итеп сөйләшергә өйрәтә һәм аралашу теләген үстерә.
Күптән лаеклы ялда булсам да, мин әле кул кушырып утырмыйм, җәмәгать эшләрендә бик теләп катнашам. Районыбызның «Туган як» ансамблендә җырлыйм.
…Дүртенче сеңелесе Миңлебанатны искә алып, Зәйдулла абыебыз болай дип яза:
Туган илләрне уйласам,
Дулкынлана күңелем,
Барыгыздан да жәл тора
Миңлебанат сеңелем.
Миңлебанат апабызның кызы Тәнзилә Танзиля Сайфуллина дә – укытучы. Ул Нурлат районының Якты Күл авылында яши. Яр Чаллы шәһәрендәге педагогия институтын тәмамлаганнан соң Яңа Иглай авылы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Ул йомшак күңелле кеше, шуңа да укучылары аны бик тә яраталар. Тәнзиләнең укучылары да тырышып укыйлар һәм уңышларга ирешеп киләләр.
Менә шундый ул, безнең нәсел укытучылары династиясе. Укытучы һәм остаз елында гына түгел, башка вакытта да укытучы хезмәте мактауга лаек булсын иде.