Домой Главные новости Татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасының язма форматын яңадан торгызу

Татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасының язма форматын яңадан торгызу

0
Татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасының язма форматын яңадан торгызу

Берничә дистә елдан артык Самара өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үткәрелә. 2020 елдан башлап бөтендөньяда эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, олимпиада онлайн форматта уздырыла башлады.
  Олимпиада һәм аның кысалаларында укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләү конкурсында ел саен Камышлы, Шенталы, Похвистнево районнары һәм Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе укучылары катнаша. 

Олимпиаданың максаты: туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларны традицион татар мәдәнияте дөньясына тарту,  сәләтле балаларны ачыклау, сайлап алу һәм үстерү.
  Самара өлкәсе олимпиадасында җиңүчеләр Казан шәһәрендә уздырыла  торган татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадасында  катнашалар. 
Рәсәй Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елда Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе  Самара өлкәсе мәгарифне үстерү институты ярдәмендә  өлкә олимпиадасының традицион язма рәвештә уздыру форматын яңарту инициативасы белән чыкты. 
Шулай итеп, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларны татар халкының мәдәни мирасына җәлеп итү максатларында 2024 елның 11 декабрендә Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә  татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы һәм  татар шигъриятен сөюче укучылар арасында бәйге узачак.
Олимпиадада катнашырга Самара өлкәсенең  татар авыллары һәм шәһәр мәктәпләрендә укыту программасында татар телен туган тел предмет (һәм факультатив буларак) каралган мәктәпләрдән  8-11 сыйныф укучылары чакырыла.

Фото: https://mon.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/7608519.htm