Сызран шэһәре ел саен элеге акциягэ зур активлык белэн кушыла . Быел да шэһэребезнен” Ак калфак” оешмасы ,”Чишмэ”ансамбле кызлары “Татарча диктант” язып узенен грамоталылыгын тикшерде.
Шәһәребездә диктантны язу өчен летчик -космонавт М.Б .Корниенко исемендэге 18 нче филиал китапханэсе белэн берлектэ мэйданчык эзерлэнде.
Диктант язар алдыннан катнашучыларга коч-куэт биреп баянда Рөстәм Туктаров уйнап Глеб Потапов Туган тел жырын башкарды.
Текстны татар теле укытучысы Дэулэтшина Голнара укыды.
Диктантны язганнан соң барлык катнашучылар белэн тугэрэк остэл артыңда узлэре пешереп килгән сый-хормэт белэн тэмле итеп чэйлэр эчтек.
Аннан инде барыбыз да бергә рэхэтлэнеп татар халык җырларын җырлап , биеп күңел ачтык.
Аерым рэхмэт әйтәсе килә китапханәче Салихова Голсемгә.
Бу чара Сызран шэһэре татарларын берлэштереп яшәргә дәрт өстәде.
Киләчәктә дә бергэ очрашып, бергә булып, бердәм булып тыныч җир йөзендә яшәргә язсын дигән телэктә таралыштык.