Домой Культура Татарча «Оскар»: «Тантана – 2023» нинди вакыйгалары белән истә калыр?

Татарча «Оскар»: «Тантана – 2023» нинди вакыйгалары белән истә калыр?

0
Татарча «Оскар»: «Тантана – 2023» нинди вакыйгалары белән истә калыр?

Рәиссез премия

2022 елдан «Тантана» премиясе күчмә форматта уздырыла башлады. Моңа кадәр Камал театры сәхнәсеннән төшмәгән премия узган ел – Чаллыда, быел Әлмәттә үтте. Күчмә формат башкаладан читтә урнашкан театрлар өчен көтеп алынган вакыйга һәм узган елның төп яңалыгы иде. Ә быелгы премиянең төп яңалыгы – экспертлар советының рәиссез калуы.

– Башка елларда рәислекне мәдәният министры Ирада Әюпова үзе башкара иде, быел исә бу вазыйфаны миңа тәкъдим иттеләр. Ләкин премиядә Камал театры катнашкач, баш тарттым. Хәзер ике рәистәшебез бар. Берсе – Россиянең Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Дмитрий Мозговой, икенчесе – Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, – дигән иде «Тантана»га багышланган матбугат очрашуында республиканың Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев.

Шулай итеп, Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе Нияз Игъламов, Россия Театр әһелләре берлегенең милли театрлар бүлеге мөдире, театр тәнкыйтьчесе Марина Корчак, Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина, Камал театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлшат Фәттахова, Александр театры вәкиле Елена Герусова һәм башка экспертларга барлыгы 69 спектакль карап, 17 җиңүчене билгеләргә туры килгән. Инде тантананың үзенә күчик.

«Вообще, батып үлүчеләре дә булган әле…»

Әлмәт театры сәхнәсендә узган «Тантана»ны тантаналы төстә шушы ук театрның «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге ике кызчык-«фәрештә» ачып җибәрде. Аларга кыска һәм оста итеп, премиянең тарихын сөйләү вазыйфасы йөкләнгән иде.

«Еракта-еракта, Җир шарының иң якты бер җирендә яшәгән, ди, булган, ди театрлар. Алар бер-берсен уздыра-уздыра эшләгән, берсеннән-берсе зәвыклы спектакльләр чыгарган. Еллар узган саен, алар бер-берсенә тартылганнар һәм бер агымда иҗат  иткәннәр. Но бервакыт что-то не то була башлаган. Шунда, алар бөтен көчләренә эшләсен өчен, түрәләр дәрәҗәле премия уйлап тапкан. Һәм аны «Тантана» дип атаганнар. Һәм шунда башланган инде хәлләр… Бер агымда йөзә торган театрлар аркылыга, буйга, агымга каршы йөзә башлаган. Вообще, батып үлүчеләр дә булган әле… Ә «иң-иң»нәре бүгенгә кадәр килеп җиткән».

Кыска да, оста да, әйеме? Уен-көлке, шаяруларга бай була торган премиянең быелгысы да шундыйрак рухта башланды. Шуннан исә сүзне Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановка тапшырдылар. «Бер кичкә булса да Әлмәтне Татарстанның театраль башкаласы иткәнегез өчен бик зур рәхмәт!» – диде ул.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова исә сүзен «Безнең тормыш – үзе театр», – дип башлады. Республиканың театрларга бай булуын һәм, гомумән, Россиянең башка төбәкләре арасында аерылып торуын да искәртте. Билгеле, кабул итүче якка рәхмәт сүзләре дә ирештерелде. «Кадерле театр әһелләре, сезгә мин ирекле мохит һәм чиксез мөмкинлекләр телим!» – диде ул.

Сүз уңаеннан, министр «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулавын да телгә алды. «Шөкер, киләчәгебез бар!» – диде Ирада Әюпова.

Яшьләрдә дә бар

Быелгы театраль «Оскар»да спектакльләрдән бигрәк, актер һәм актрисаларга игътибар зур булды. Шунысы да сөендерә: быелгы җиңүчеләр арасында яшьләр күп. Әйтик, «Дебют» номинациясендә берьюлы ике актер җиңүче дип табылды. Алар – Тинчурин театрының «Хан кызы Турандык» спектаклендә Турандык роле өчен Әдилә Хәсәнова һәм Бөгелмә дәүләт театрының «Бездонное озеро» спектаклендәге Лева роле өчен Тимур Абдрахманов.

«Иң яхшы эпизодик роль»не исә Чаллы театры актрисасы Индира Маликова башкарган булып чыкты. Аңа бу премия «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» (инсценировка авторы – Олег Кинҗәгулов) спектаклендә Клавдия роле өчен тапшырылды. Үзеннән тәҗрибәлерәк көндәш коллегаларын да уза алды яшь актриса.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендәге Зөһрә әби ролен башкарган Алсу Гайнуллина җиңүче дип табылды. «Ничә яшендә булса да, актер өчен иң зур бүләк  ул – спектакльдәге роль. Аның кадере, еллар узган саен, арта гына. Ә инде эшеңә менә шундый бәя һәм игътибар бирәләр икән, бу – бик күңелле хәл, әлбәттә», – диде актриса. «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә исә Тинчурин театрының «Идегәй» спектаклендә (реж. – Туфан Имаметдинов) Туктамыш хан ролен башкарган Ирек Хафизов җиңү яулады.

«Сезон дәвамында ирешкән уңышлар өчен» номинациясендә композитор Миләүшә Хәйруллина җиңүче булды. Ул язган «Кави-Сәрвәр» операсы «Иң яхшы музыкаль спектакль» була алмаса да, анда төп геройларны башкарган Эльза һәм Артур Исламовлар «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)» номинациясендә җиңде.

Иң яхшы актерларны барлауны дәвам иттереп, «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе җиңүчесен игълан иттеләр. Казанның Яшь тамашачы театры тәкъдим иткән «Здесь был Кай» спектаклендә Герда роле өчен Эльмира Рәшитова ул. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә дә «Шварц, человек, тень» спектаклендә Шварц роле өчен шушы ук театр актеры Сергей Мосейога тиңнәр булмады. Ә «Намус һәм тугрылык» номинациясендә Минзәлә театры артисты Фоат Зариповны зурладылар.

Театраль сезонның иң яхшы спектакльләренә килгәндә, «Кече формадагы иң яхшы спектакль» һәм «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинацияләрендә Камал театрына тиңнәр табылмаган. Беренчесен Айдар Җаббаров куйган «Көл» спектакленә тапшырсалар, икенчесенә Айдарның остазы Фәрит Бикчәнтәев куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле лаек булды. Сүз уңаеннан, соңгысы шактый гына номинациядә тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә камаллылар бу спектакль өчен ике премия белән кайтып китте.

Ихлас бүләкләр

Быелгы «Тантана»да махсус бүләкләр дә шактый булды. Аларны тапшырган мизгелләр аеруча ихлас булып истә калды. Хәтта ир затыннан булган җиңүчеләр күз яшьләрен тыя алмады. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләген Әтнә театрының «Ак пароход» спектаклендәге малай роле өчен Рәзилә Шәрифуллина алды. Дамир Сираҗиев исемендәге премияне исә Түбән Кама театры актеры Юрий Павловка тапшырдылар. Моннан тыш, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов быел да үзе булдырган Шамил Закиров исемендәге премия иясен котлады. Ул аны ел саен театр өлкәсендә 30 елдан артык эшләгән сәхнә эшчеләренә тапшыра. Бу юлы премиягә Əлмәт театрында 30 ел электромонтер булып эшләгән Рөстәм Гыйлалов лаек булды.

– Быел Шамил Закировка 78 тулган булыр иде. Быелгы премиянең күләме дә – 78 мең. Аны ала алмаганнар, бер дә борчылмагыз: аның бәясе арта гына, – диде Салават Фәтхетдинов. – Мин Камал театрыннан башка яши алмыйм, әмма бу елның иң яхшы спектаклен Әлмәт театры күрсәтте. «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен иң яхшысы дип атар идем.

P.S. Шулай итеп, «Тантана»ның быелгысын да гөрләттеләр. Җиңүчеләргә премияләрен җыр һәм биюгә «төреп» тапшырдылар. Көтелмәгән җиңү һәм җиңелүләр булды, дия алмыйбыз. Татар дөньясын төрле мәгънәләрдә «шаулаткан» әсәрләр һәм артистлар премиягә лаек икән, «Тантана»га рәхмәтле булырга кирәктер.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Курчак театрының иң яхшы актеры» – «Әкият» курчак театрының «Дитя Аллаха» спектаклендәге рольләре өчен Айвар Гыймаев;

«Балалар өчен иң яхшы спектакль» – «Әкият» курчак театрының «Серая шейка» спектакле;

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль)» – Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Щелкунчик» балетындагы Щелкунчик роле өчен Олег Ивенко;

«Иң яхшы музыкаль спектакль (балет, заманча хореография, пластик спектакль)» – Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Щелкунчик» балеты;

«Эксперимент» – Әлмәт театрының «Дөм» спектакле;

«Актерлар ансамбле» – Казан яшь тамашачы театрының «Руслан и Людмилла» балладасы.

Лилия Гыймазова