Татарстанның Әлмәт районындагы Тайсуган авылы – әниемнең туып-үскән җире. Бала чагымда минем дә җәйге каникулларым шушы авылда, әбием куенында үтә иде. Бүген дә анда бик күп дусларым һәм туганнарым яши. Өч ел үткән икән инде соңгы баруыма! Әйтәм шул Тайсуган төшләремә керә башлады…
Әй, бу дөнья мәшәкатьләре беркайчан да бетми дип, җәйнең матур бер көнендә хатынымны машинага утырттым да туганнарны күрергә киттек.
Заманында Тайсуганда калган туганнарымның тормышлары җиңел булмаган, әлбәттә. Бабам сугыш башында ук хәбәрсез югалган, әбием 4 бала белән калган. Ашау ягы кысрык булганлыктан, әбием, дүрт баласын алып, башка ярлы гаиләләргә ияреп, Камчаткага эшкә китәргә карар кыла.
Бөгелмәдә вагонны паровозга такканны озак көтәргә туры килә. Шулвакыт икенче бер поезд вагоныннан тоз коелганын күреп, 14 яшьлек улы Гали, башкаларга ияреп, тоз җыярга йөгерә. Китүе була, вагонны составка тагалар һәм поезд китеп бара. Гали, хәлдән таеп, туган авылына кайтып егыла. Ач һәм ялангач яшәүсмер, йортан йортка кереп, төрле эшләр эшләп, үз көнен үзе күрә башлый.
Әбием, 3 баласы белән Владивостокка барып җитә, диңгез аша чыгып, Камчаткага барып җитәләр. Яңа килгән эшчеләрне яхшы каршы алалар. Кием-салым, савыт-саба, ризык белән ярдәм итәләр…
…Сугыш беткәч, әти белән әни танышып, гаилә корып җибәрәләр. Мин һәм Рәйсә апам Камчаткада туганбыз, аннан гаиләбез Куйбышев өлкәсенә кайткан.
Мондагы тормышны да озак язып булыр иде, тик әниемнең сүзләре күңелемә кереп калган: ”Хәзерге вакытта яшәве кыен диләр. Ләкин һәр замананың үз авырлыклары була. Элек тә явыз кешеләр күп иде, хәзер дә бар. Әмма яхшы кешеләр күбрәк, яхшыларга терәлеп яшәгез”, – ди иде. Менә минем Татарстандагы туганнарым да бик әйбәт кешеләр, заманасына күрә бик тә яхшы гына яшәп яталар.
Гомумән, Татарстандагы тормыш Самараныкына караганда әйбәтрәк, дияр идем. Бигрәк тә авыллар тормышы кайнап тора. Бик күп яшьләр, гаиләләр корып, авылда калалар, матур-матур йортлар салып керәләр. Нишләптер барысына да эш бар – Миннебай нефть эшкәртү заводында һәм Әлмәттә эшлиләр. Заводтан Әлмәткә троллейбуслар йөреп тора, 15 – 20 минут эчендә эш урынына барып җитәләр.
Мин, җомга көнне барганлыктан, намазнымны Түбән Мактамадагы «Марс» мәчетендә укыдым. Ни гаҗәп, җомга намазына бик күп яшьләр килгән иде. Мин мәчет имамы Әмир хәзрәт Усманов белән дә таныштым. Бик ачык кеше булып чыкты, вәгазе дә бик эчтәлекле иде.
«Марс» мәчетен Түбән Мактама халкына «Татнефть» оешмасы төзеп биргән. Безнең мәчетләрдә газ, электр уты, су һәм башка түләүләрне халыктан җыелган сәдака акчасыннан түләп торалар, ә анда бөтен чыгымнарны да нефтьчеләр каплыйлар, ремонт эшләренә дә акча жәлләмиләр.
Тайсуган авылына барып кергәч, тагын да шаккаттым. Тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы гөрләп эшләп тора, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Мәчетләре дә бик матур, дин әһелләре укымышлы, карты-яше гыйбадәт кылырга йөри. Бөтен урамнарына да асфальт түшәлгән. Шушы хөррияткә хәйран калып, авызымны ачып карап йөрдем, биллаһи!
Ә безнең авылларда тик карт-корылар гына утырып калды бит хәзер. Балаларның күбесе Самарада һәм Тольяттида яши. Кайбер бәхетлеләре Казанга да барып урнаша. Ә кайчандыр гөрләп торган Мәчәләебез картая. Дүрт мәчетле авыл дип масайсак та, намазга йөрүчеләр бик аз бездә… Татарстан белән ча-гыштырдым да, тиражы елдан-ел төшеп баручы яраткан газетам аша йөрәгемне бушатырга булдым әле менә. “Бердәмлек” тә бит татар авыллары беткәнгә күрә генә бетеп бара, туганкайларым!
Менә шундый уйлар белән Тайсуган зиратына кереп, йасин укып, туганнарым рухына дога кылдык. Туганлык җепләрен ныгытып, иптәшләрем һәм туганнарым белән очрашудан рәхәтлек хисләре алсам да, үз авылымның ни хәлдә булуын яңа күзлектән күреп, юл буе җан авазы белән кычкырып елардай булып кайттым.
Милләтебезнең соңгы өмете – ислам кануннары буенча, динебезне, телебезне, туганлыкны саклап, ярдәм-ләшеп яшәүдер. Өметсез шайтан гына, диләр бит. Берәр заман безнең дә балаларыбыз уяныр, милләтебезне, динебезне, мәдәниятебезне югалтмас өчен саллы адымнар белән Татарстан артыннан иярер, дигән өметтә калам…
Шамил МАМЫШЕВ
Бердәмлек