Тукайның соңгы мәхәббәте

0
74

Татар китабы йортында бер кызык­лы гына түгәрәк өстәл артында Рауль Мир-Хәйдаровның «Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте» дигән китапчыгын тәкъдим итү чарасы бер төркем галимнәр, язучыларны җыйды.

Рауль Мир-Хәйдаров, Габдулла Тукайның соңгы мәхәббәтен эзләп таптым, ди. Ул аны бер могҗизага тиңли.

Бу урында «Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте» дигән язмадан кыскартылган өзекләр тәкъдим итәбез.

«…Интернет челтәренә, фейсбукка Мартук хатирәләрен чагылдырган «Балачагым станциясе» хикәясе урнаштырылгач, кинәт тагын бер хат килеп төште. Ул Рамил Шерлановтан. Бу хатның эчтәлеге Тукайның шәхси тормышына кагылышлы истәлекләрен бәян итә. Анда Тукайның 1912 елда Казан губернасының Арча өязе, Күпербаш авылына кәҗә сөте эчәргә килүен язган. Бу хакта аңа әнисенең әнисе – әбисе сөйләгән. «Әбиемнең Әминә исемле бик чибәр, тыйнак, эш сөючән 18 яшьлек бертуган апасы булган. Шушы авылга Казаннан танылган татар шагыйре Габдуллла Тукай кайтып йөргән.

Әминә, чынаякка салып, Тукайга сөт-кымыз китерә торган булган. Тукай, эчә -эчә, Әминәдән күзләрен дә алмый, аның белән озак кына гәпләшеп утыр­ган. Киткәндә, рәхмәт әйтеп сабуллашкан. Шагыйрь үтә пөхтә, тыйнак укымышлы, акыллы, кызыклы кеше буларак тәэсир калдырган. Алар бер-берсен бер күрүдә яратканнар. Тукай яшь кыз Әминәгә үзенең фотографиясен һәм шигырьләре тупланган ике китабын (берсе рәсемле «Шүрәле» китабы) бүләк иткән.

1913 елда 27 яшендә Тукай, гаилә дә кормыйча, үпкә чиреннән вафат була. Ә Әминә революциядән соң кияүгә чыгып, ире белән Казахстанга Актүбә өлкәсе Мартук шәһәренә юл тота. Әминә үзенең соңгы көннәренә кадәр беренче мәхәббәте булган Габдулла Тукайны оныта алмый. Аның шигырьләрен кат-кат укып, акрын гына күз яшьләрен түгә. Әбием миңа Габдулла Тукайның Әминәгә багышлап язган шигыре барлыгын да әйткән иде. Тик исеме хәтердә калмаган.

Әйтеп үтелгәнчә, Әминә апа бик тыйнак кеше иде.

Гомер буе үзенең беренче мәхәббәте Тукайга булган мәхәббәте турында хатирәләрен йөрәгендә саклады. Тукайга булган хисләре тарихы ире үлеменнән соң да гаиләдән читкә чыгарылмады. Әлбәттә, гаиләдә аның турында ишетеп белгәнлектән без – оныклары, әлеге тарих кыйссасын сораштыргач, әбиебез, тыйнак кына елмаеп, Тукайның үзләренә килүе турында сөйли иде. Һичшиксез, алар арасында булган үзара мөнәсәбәтләр әхлакый чикләрне узмаган».

Китап йортында узган түгәрәк өстәлдә Рауль Мир-Хәйдаров чыгышында хәтта Тукай Әминәнең кулын да сораган, тик әтиләре риза булмаган дигән мәгълүмат та бар иде.

Һәр яңалык шикелле монысы да авыр кабул ителде. Бәхәсләр уятты. Фикерләр төрле булды. Азактан сөйләшүдә катнашучылар: «Әминә образы кызыклы. Бу яңалык Тукай иҗатына тагын бер тапкыр җентекләп карарга булышыр», – дигән нәтиҗә ясадылар.

shahrikazan

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here