Гомер буе бер һөнәргә тугры булган династияләр бар. Хезмәт юллары матур тарих булып озак елларга сузылган гаиләләр бигрәк тә педагоглар арасында күп очрый. Моны инде эш кенә дип атарга тел әйләнми. Бу – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт, күңел тартуыдыр. Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы мәктәбендә дә шундый династия бар. Ваһапов-Шареевлар гаиләсе вәкилләре 205 ел дәвамында балаларга белем биреп, зур тормыш юлына озатып торалар.
Династиянең тарихы XIX гасырның егерменче елларында башлана. 14 яшьлек Кыям Ваһаповның әнисе кинәт кенә үлеп киткәч, әтисе улын кеше итү өчен Оренбургта нык тормыш белән яшәүче туганнарына илтә. Бай туганнары бу үксез баланы кая олактырырга белмичә, чәйханәгә эшкә урнаштыралар. Яшүсмер көннәр буе чәшке-чәйнекләр ташый, савыт-саба юа, хуҗа кушкан эшләрне бик тырышып башкара. Ләкин аның күңеле белемгә тартыла. Төнлә, хуҗасына күрсәтмичә генә, Кыям китаплар укый, киләчәктә уку өчен түләргә дип тиенләп акча җыя. Кирәк кадәр сумманы туплагач, егет училищега укырга керә һәм дүрт елдан соң укытучы дипломы алып чыга. Аны ике елга казах авылына эшкә җибәрәләр. Анда моңа кадәр укымаган халык белән эшләве бик кыен була яшь мөгаллимгә.
1921 елда Кыям туган авылына кайта, ә 1922 елда Яңа Мансурда башлангыч мәктәп ачыла. Авылның беренче укытучысы Кыям Ваһаповны мәктәп директоры итеп бил¬гелиләр. Аның тырышлыгы белән биредә башлангыч һәм кичке мәктәпләр эшли башлый. Авыл яшьләре, яңа тормышта укымышлы кешеләр кирәк булачагын аңлап, бик теләп укырга йөриләр. Шулай итеп, Кыям Миннекаевич 30 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. «Педагогик хезмәт ветераны» исеменә лаек булып, Ленин ордены белән бүләкләнеп, 1953 елда лаеклы ялга чыга.
Аның кызлары да әтиләренең һөнәрен дәвам итәләр. Нәкыя (Ваһапова) Хәкимова 1945 – 1985 елларда туган авылында укытучы булып эшли. 1932 елда туган икенче кызы Дания (Ваһапова) Шареева, 1949 елда Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, Яңа Мансур авылы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кайта. 1987 елда, 34 еллык эш хезмәте туплап, пенсиягә чыга. Даниянең тормыш иптәше Галимҗан Сабирҗан улы Шареев та башта Камышлы педагогия училищесын, аннан соң Богырыслан педагогия институтын тәмамлап, Яңа Мансур мәктәбендә 34 ел дәвамында балаларга физика фәнен укыта. Бу матур пар 54 ел бергә яшәп, өч бала үстерәләр.
Сүз уңаеннан, Дания (Ваһапова) Шарееваның туганы Касыйм Закир улы Сәгыйров та мәктәп тормышы белән бәйле кеше. Ул 1955 – 1957 елларда директор вазифаларын үтәгән. Галимҗан Шареевның бертуганы Зәйнәп Сабирҗановна турында да әйтеп үтү бик урынлы булыр. Чөнки ул да – укытучы. Хезмәт юлын Казахстанда башлый, соңрак Урта Азиядә эшли. Зәйнәп 1959 елда ире белән Яңа Мансурга кайтып төпләнә һәм 1987 елга кадәр башлангыч сыйныфларга белем бирә. Аның да хезмәт стажы байтак – 28 ел. Шареевлар гаиләсенә килен булып төшкән Румия Әбугали кызы да 36 ел гомерен мәктәп тормышына багышлады. Ул авылыбызның пионерлар хә-рәкәтен җитәкләп килде.
Дания Кыям кызы һәм Галимҗан Сабирҗан улы Шареевларның ике балалары да әти-әниләре һәм Кыям бабалары һөнәрен дәвам итәләр. Искәндәр Галимҗан улы 1993 елдан бирле Яңа Мансур авылы мәктәбендә физика һәм информатика укыта. 30 ел эчендә ул дистәләгән укучыга белем бирде, районда беренчеләрдән булып балаларга 3D-моделирование нигезләрен өйрәтә башлады. Аның укучылары Artcam һәм КОМПАС-3D ситемалары белән эш итәләр. 2022 елда безнең мәктәптә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Беренче көннән үк диярлек, Искәндәр Галимҗанович анда «Робототехника» түгәрәге оештырды. «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында эшләп килүче өстәмә белем бирү дәресләрендә укучылар шулай ук компьютер программалары язарга да өйрәнәләр. «Робототехника» түгәрәген алып барырга Искәндәр Галимҗановичка физика һәм информатика белән кызыксынучы 11 сыйныфта укучы кызы Гөлназ ярдәм итә. Укучылар, бу юнәлешләр буенча төрле кункурсларда катнашып, алдынгы урыннар яулап киләләр.
Искәндәрнең улы Салават та балачактан ук физика, информатика фәннәрен яраткан. Бүгенге көндә ул өлкә башкаласында әйдәп баручы инженер-программист булып эшли.
Моннан тыш безнең коллегабыз бик оста баянчы һәм искиткеч матур җырлый да әле. Авылыбызда узган бер генә концерт, бәйрәм чаралары да әтиле-уллы Шареевлардан башка узмый. Салават та, әтисе кебек үк, оста баянчы һәм моңлы тавышлы.
Искәндәр Галимҗанович туган мәктәбе өчен янып-көеп яши. Уку йортының тормышын уңай якка үзгәртү, балаларга белем бирү процессын кызыклырак, мавыктыргычрак итү өчен күп көч куя, кирәк чакта спонсорлар да таба. Тормышка актив карашы, тырышлыгы өчен ул «Халыкка хезмәт иткән өчен» дип аталган истәлек билгесе белән бүләкләнде. Ә 2021 елда, «Душа баяна» өлкә фестивалендә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясады.
– Искәндәр абый кебек үз фәнен белгән, яраткан укытучылар бик сирәктер ул. Дәрес аңлатуда аның үз методлары бар иде. Ул башта теманы аңлаешлы итеп фәнни телдә, ә аннары үзебезчә, “А теперь объясняю по-колхозному” дип, күрсәтеп бирә иде. Мәктәпне тәмамлаганга күп еллар узса да, ул өйрәткән темалар бүген дә истә әле. Минем кебек рәхмәтле укучылар саны күптер, дип уйлыйм, – дип хатирәләре белән уртаклаша Гөлгенә Сәлахова.
Педагог династияләре – ул ниндидер гаҗәеп бер күренеш, ниндидер бер аерым дөнья сыман. Ни дисәң дә, укытучы бәхете рәхмәтле укучылары уңышында чагыла. Алар һәрдаим укытучыларына шалтыратып, хәлләрен белешеп торсалар, үзләренең уңышларын сөйләп шатландырсалар, кайчакта киңәш сорасалар, остазлары күңелендә аллы-гөлле чәчәкләр шытып чыгар иде…
автор: Рузалия Фәткуллина, Яңа Мансур авылы мәктәбе укытучысы