Сугыш елларында гади, тыйнак кына күренгән кешеләр дә искиткеч батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр. Аларның кыю һәм дөрес карарлары меңләгән солдатларның гомерен саклап калган. Шундый кыю һәм үз-үзен аямаучан кешеләрнең берсе – якташыбыз, Шенталы районының Денис авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Минрахман Шәмсимөхәммәт улы ШӘМСИМӨХӘММӘТОВ.
Ветеран сугыш турында сөйләргә яратмый. Элек моның сәбәбе тыйнаклык булса, хәзер инде олы яше сиздерә. Ни дисәң дә, 94 бит инде!
«Әти сугыш елларын искә алырга яратмый. Фронттагы дуслары турында да сөйләми. Кайчакта сугыш аның төшенә керә, һәм ул калтыранып уянып китә», – дип сөйли кызы Зөлфия Минрахмановна.
Ач-ялангач балачак
Минрахман 1925 елда Татарстанның Чирмешән районында туа. Бу чорда Совет иле индустриализациягә йөз тота башлый. Моның турыда әйтми үтеп булмый, чөнки күпсанлы крестьян халкы һәм завод-фабрикаларда эшләүчеләр бу яңалыкның корбаннарына әвереләләр.
30нчы еллар башында, Хәбибуллиннар гаиләсен дә кулакка чыгарып, малларын алып китәләр, йорттагы корылмаларны сүтеп ташыйлар. Дөрес, сыерны калдыралар. Бәлки балаларны жәлләгәннәрдер. Ничек жәлләмәскә? Күзләреннән яшь бөртекләрен агызып, биш бала карап тора бит. Тик сыерны соңрак барыбер алып китәләр…
– Әтием, Гражданнар сугышыннан кайткач, колхозда эшләде. Ә әниебез авылдашларны тифтан дәвалый иде. Шуңардан үзе дә үлеп китте. Миңа ул вакытта әле тугыз яшь кенә иде, – дип сөйли Минрахман Шәмсемөхәммәт улы.
Минрахманның әтисенең фамилиясе Хәбибуллин булса да, малайны үз исеменнән ясалган фамилиягә яздырган. «Улын бик яраткан Шәмсимөхәммәт бабабыз. Бабай чыннан да аның белән нык горурлана иде – малае колхозда да олылар кебек җигелеп эшләгән, йорттагы эшләрне дә бетереп торган, гаиләне дә туендырган», – дип сөйли Минрахманның кызы Зөлфия.
Ил буйлап сугыш йөри
1941 елда Минрахманны Ленинград өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр. «Кул пычкысы белән юан агачларны кисеп, әле тагын 1 метрлы кисәкләргә бүлә идек. Шуларны аркаларыбызга салып ташыйбыз. Өскә кияргә кием, аякка кияргә итек юк. Бик авыр булды», – дип сөйли Минрахман Шәмсимөхәммәт улы, ул чакларны искә төшереп.
17 яше тулгач та, егетне сугышка алалар. 43 санлы Латыш укчы дивизиясендә беренче сугыш чирканчыгы үтә ул. Һәр операциянең уңышлы булу-булмавы командир приказларының вакытында килеп җитүенә бәйле. Аз гына кичектерелдеме, ялгышны дистәләгән солдатның газиз гомере белән түләргә туры килә. Монда элемтәчеләрнең оператив эше кирәк. Аларның геройларча хезмәте күзгә күренми, ләкин бик тә мөһим.
Безнең героебыз нәкъ шул элемтәчеләр сафында хезмәт итә. Артиллерия минометлары уты астында сугыш кыры буйлап элемтә сузып йөрергә туры килгән аңа. Ә аркасында гади кеше күтәрә алмаслык йөк – солдат букчасы һәм автоматтан башка әле телефон аппаратлары, элемтә чыбыгы уралган кәтүкләр – берсе-берсе ун килограмм чамасы. Ә барысын бергә санасаң…
– Көненә 700 грамм ипи бирәләр иде. Аны да өчкә бүләргә туры килде, – дип искә ала ветеран.
1944 елда Минрахманның уң кулына пуля эләгеп, бик каты яралана. Дүрт ай буе Латвиянең Резекие шәһәрендә дәвалана. 1945 елда аны, комиссовать итеп, кайтарып җибәрәләр. Ләкин Минрахман туган авылында озак тормый, җыена да Үзбәкстан якларына китеп бара.
Шәрык иленең
кызу кояшы
– Ангрен шәһәрендә мин Минехаятемне очраттым. 1949 елда туй уйнадык та Чиләбегә юл тоттык. Сугыш вакытында анда Туланың патрон заводын эвакуациягә китергән булганнар. Шунда эшли башладым, – дип искә ала яшь чакларын Минрахман ага. – Кулым төзәлеп бетә алмыйча интектерде. Әледән-әле сызлап, гел үзен сиздереп тора иде. Табиб миңа җылы якларга китәргә киңәш итте. Шулай итеп, без Таҗикстанның Джалал-Абад шәһәренә барып урнаштык. Бик җылы каршы алдылар. Безгә, сугыштан кайтучыларга, аерым караш иде – кибетләргә чиратсыз кертәләр, ел саен Җиңү бәйрәме белән котлыйлар, бик яхшы күчтәнәчләр бирәләр иде. Кулым да сызлаудан туктады. Джалал-Абад истәлеге булып менә бу стена сәгате саклана.
1992 елда Таҗикстанда гражданнар сугышы башлана һәм Шәмсимөхәммәтовлар Шенталы районының Денис авылына кайтып төшәләр. 74 яшендә сугыш ветераны үз куллары белән өй салып керә.
– Соңлап булса да, Миннехан абый белән Һәҗәр апа Мусиннарга, шушы өйне төзүдә ярдәм иткәннәре өчен, рәхмәтләребезне белдерәсебез килә. Әтиебез үзе дә гомер буе уңган, эш сөючән кеше. Әйтеп тә өлгермисең, ул инде кадак-чүкечләрен күтәреп килеп җитә. Әлегә үз йортын үзе алып бара иде. Соңгы вакытларда гына бераз сыната башлады, – ди Зөлфия апа.
Минрахман Шәмсимөхәммәтович! Баш очыбыздагы аяз күк йөзе һәм бәхетле тормышыбыз өчен без сезгә рәхмәтлебез. Исән булыгыз һәм озак яшәгез!
Алинә Харисова.
Денис авылы,
Шенталы районы.
Бердэмлек