Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Усман Илингинның якты хыяллары

Усман Илингинның якты хыяллары

0
Усман Илингинның якты хыяллары

Самараның Тарихи мәчете Советы рәисе Усман Илингин
21 июньдә 65 яшьлек юбилеен каршы алды

Халыклар дуслыгын ныгытуга керткән саллы өлеше өчен Самара өлкәсе губернаторы тарафыннан – Мактау грамотасы, “Туган тел” өлкә татар җәмгыятенең 35 еллык юбилеенда “Фатыйх Мортазин премиясе” белән бүләкләнгән Усман хаҗи бик тыйнак кеше. Бәлки шуңадыр да аның сүзе үтемле, эшләре уңышлы. Аның кебек тыйнак һәм динле кешеләр зур уңышларга ничек итеп ирешә алалар дигән соравыгыз туса, Самараның Тарихи мәчетен барып күрегез. Күзләрне камаштырырлык алтын таҗ сыман балкып тора ул хәзер.

Бу мәчетнең язмышы озак еллар аянычлы була. 1930 елда Советлар власте Беренче мәчет мәхәлләсен таратып, бинасын ятим балалар йорты итеп үзгәртеп кора, соңрак аны балалар бакчасы итеп тә, янгыннан зыян күргән кешеләр өчен вакытлыча яшәү урыны итеп тә кулланалар. Үткән гасырның 90нчы елларында гына, илдә дин күтәрелеп киткән чорда, татар җәмәгатьчелеге инде шактый таушалган бинаны мөселманнарга кайтару эшләре белән йөри башлый. Бу эш бик озакка сузылып, бина 2003 елда гына чын хуҗаларына кайтарыла. Мөселманнар бу вакыйганы зур рухи күтәренкелек белән каршы алалар. Күп тә үтми, якында яшәүче татарлар көче белән намаз уку залы вакытлы корылмалардан арчыла, халык намазга йөри, кулыннан килгән кадәр акча җыеп, намаз уку залын төзекләндерә башлый.

2007 елда, Тарихи мәчет советы рәисе итеп Усман Илингин сайлангач, мәчетне төзекләндерү эшләренә Региональ диния нәзарәте, мөселманнар һәм спонсорлар гына түгел, өлкә һәм шәһәр администрацияләре дә ярдәм күрсәтә башлыйлар, мәчетнең тарихи әһәмиятен өлкә хөкүмәте дә таный, туристлар өчен дә кызыклы, халыклар дуслыгын ныгыту өчен дә кирәкле объект булуын аңлый. Бигрәк тә бу эш Илингин шәһәр Думасына депутат итеп сайланган 2013 елдан соң җанланып китә…

Усман Илингин Металлург заводы районында эшче гаиләдә әнисе тәрбиясендә үсә. Рәйсә Хатыйповна заводта эшли, карьера баскычы буйлап Фабрика-кухня производствосы мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

– Әниебез сеңелем белән мине намуслы булырга, кешеләрне кыерсытмаска өйрәтте. Без аңа бик рәхмәтлебез, ике улыбызны да аның сүзеннән чыкмыйча тәрбияләдек, – дип хөрмәт белән искә ала әнисен.

Усманның хезмәт юлы да әнисе эшләгән Металлург заводында башлана. Мәктәпне тәмамлагач, ул столяр булып эшли, төзелеш институтының кичке бүлегендә укып чыга, белгечлеге буенча Госбанкның техник бүлегенә урнаша, объектлар төзелеше сыйфатын тикшерүче булып эшли. Тиешле тәҗрибә туплангач, 1986 елдан сәүдә структураларында җитәкче урыннарда хезмәт итә.

Усман хаҗи динле кеше, гомере буе мәчеткә йөри, татар иҗтимагый оешмалары эшендә актив катнаша, димәк, аның фикердәш дуслары да динле һәм татар җанлы кешеләр. Аңа Тарихи мәчет Советы рәисе булып эшләргә тәкъдим булгач, җәмәгатьчелек Илингинның кандидатурасын хуплый һәм яңа җитәкче алдына Тарихи мәчет бинасының элеккеге кыяфәтен һәм мохитын кайтару бурычын куя.

– Мәчетне төзекләндерү эшенә һәркем ярдәм итте – Вагыйз хәзрәт Яруллин, Таһир Әюпов, Фәридә Әюпова, Хикмәтулла Аманатов һәм башкалар. Барысын да санап бетерерлек тә түгел, – дип рәхмәт белән искә ала ул хәйриячеләрне.

Усман агага мәчет документларын рәсмиләштерү эшләре белән дә күп йөрергә туры килә. Нәкъ менә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ремонт барышында киңәйтелгән, экспертиза үткән һәм региональ әһәмияткә ия булган Тарихи мәчет милке мәдәни мирас объекты итеп теркәлә.

Ниһаять, 2022 елның көзендә, Тарихи мәчетне реконструкциядән соң ачу тантанасы уздырыла. Биредә хатын-кызлар һәм ирләр намазы өчен аерым ике зал, халыктан җыелган дини китаплар китапханәсендә ике йөзләп борынгы китаплар реставрациягә әзерләнә, борынгы җиһазлар музее, ашханә бар. Төркиядән кайтарылган искиткеч бизәкле оникс ташына төрелгән тәһарәтнамәсе, татар орнаментлары белән бизәлгән түбәләре һәм тышкы диварлары гына да ни тора!

Ләкин моның белән генә эш бетми, планда – балалар бакчасы, спорткомплекс һәм көнчыгыш базары төзү. Шушы эшләр дә тормышка ашкач, Тарихи мәчет кварталы гөрләп торачак.

Илингинның хыяллары якты: яшь ата-аналар балаларын бакчадан алырга килгәндә мәчеткә кереп намаз укырлар, аннан спортзалга кереп күнегүләр ясарлар, базарга сугылып, хәләл ашамлыклар алып, Идел буена төшеп ял итәрләр. Их, нинди хөррият бит менә! Болар барысы да мөселман халкы, өлкә һәм шәһәр хөкүмәте, мөфтият, хәйриячеләр һәм Усман Илингин кебек намуслы җитәкчеләр эше нәтиҗәсе.

– Әнкәм исән чагында шушы мәчетне торгызу турында хыяллана иде. Мин аның шушы васыятен тормышка ашыру өчен кулымнан килгәннәрнең барысын да эшләячәкмен.

Әйе, Тарихи мәчет Советы рәисе Усман Илингинның һәм шәһәребезнең Самарский районында яшәүче мөселманнарның күптәнге хыялы тормышка ашты. Шунысы куандыра: кайчандыр Фатыйх Мортазин имам булып хезмәт иткән мәчеттә аның исемендәге премия лауреаты Усман Илингин эшли. Моны буыннар чылбырының тыгыз бәйләнеше димичә, ни дисең инде?

Якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез һәм изге эшләрегез өчен барлык татарлар исеменнән рәхмәтләребезне белдерәбез! Сәламәт һәм шундый ук көр күңелле кеше булып калыгыз, Усман әфәнде!

автор: Эльмира Шәвәлиева

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”