Ата-бабаларыбыз батырлык юлын узганга күрә, без дә, аларның балалары, оныклары, солдат итеген кимичә калмадык. Гаиләбездә барыбыз да 19 ноябрь, 23 февраль, 9 Май көннәрен бәйрәм итеп үткәрәбез. Быел инде Марат абыйсы эзләреннән атлап баручы икенче оныгым Равил дә, университетны Кызыл диплом белән тәмамлады, ә 20 августта безне – гаиләсен, хәрби Присяга бирү тантанасына чакырды. Алар икесе дә хәрби кафедрасы булган югары уку йортында укып, лейтенант булдылар.
Безне хәрби частькә алып кереп, барысын да күрсәттеләр, яңа ил сакчыларының стройда йөрүләрен дә, ашау-эчү, уку урыннарын, барысын да карадык. Аннары присяга тантанасында катнаштык. Мин үзем дә 1969 елда шушы хәрби частьтән Польшага хезмәткә киткән идем. Ничек тиз үтеп китә бу гомерләр! Хәзер инде менә оныкларым нәселебезне баетучылар. Без аларга яшьтән үк Ватанны сөю хисен сеңдерә алдык, Аллаһыга шөкер, чын егетләр үстергәнбез, дип горурлана алабыз.
Равил, университетта укыганда инглиз телен дә өйрәнеп, тагын бер диплом алды. Оныкларым икесе дә татар телен дә яхшы беләләр. Тыныч яшәгез, бер-берегезне хөрмәт итегез, юк-бар өчен бәхәсләшмәгез, әти-әниләрегезнең киңәшләренә колак салыгыз. Аллаһы Тәгалә биргәннәренә разый булып яшәгез, асыл егетләрем.
Шамил Мамышев.