Белозерье (Азюрка) – Мордовия Республикасының Ромодан районындагы иң зур татар авылы. Анда бик дини халык яши, азюркалыларның 99 проценты намазга баскан. Ә узган елның декабрь ахырында бу авыл укытучыларының мөселманча яулык бәйләвенә бәйле рәвештә хакимият дәрәҗәсендә низаг чыкты.
Мәктәптә республиканың Мәгариф министрлыгыннан һәм район хакимиятеннән комиссия булып киткән. Укытучылар белән очрашу вакытында алар укытучы хатын-кызларга яулыкларын салуны таләп иткән, югыйсә эштән азат ителәчәкләре турында кисәтү ясаган.
Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева да Мордовия мәктәпләрендә яулык киеп укырга йөрүне хупламый. “Чын-чынлап ышанган кеше дини атрибутика белән мавыкмас, җитмәсә мәктәптә. Бездә дөньяви мәгариф”, – ди ул. Бу проблемага карата самаралыларның фикерләрен дә белергә булдык.
– Безнең Похвистнево районы Гали авылы мәктәбендә бүген 229 бала белем ала. Кайбер укучыларның һәм укытучыларның башларына яулык бәйләүләренә мәктәп администрациясе каршы килми. Шулай да мәктәп – дини уку йорты түгел, дөньяви белем бирү урыны бит, балалар да шуны истә тотып киенергә тиеш, дип уйлыйм. Кайбер балалар әле яулык бәйләргә әзер түгел, әти-әниләре кушканга гына алар шулай киенә. Яшьтәшләре арасында да бу балалар үзләрен бик уңай хис итмиләр, ә бу аларның үзбәяләү дәрәҗәсен киметә. Мәктәптә укучы белем алырга, уку турында уйларга тиеш, – дип сөйләде Гали авылы мәктәбе директоры Мохтар Алтынбаев.
Мондый фикер белән Самараның 90 санлы мәктәбе җитәкчесе Лидия Точилина да килешә:
– Мәктәбебездә Урта Азиядән Самарага күченеп килгән гаиләләрдән шактый күп бала белем ала. Җыелышларга, бәйрәмнәргә аларның әниләре яулыктан килә һәм без моңа каршы түгел. Тик балаларның дәресләргә яулык бәйләп йөрүләрен теләмәс идек, бу мәктәп формасына туры килми.
Өлкә укытучыларының квалификацияләрен күтәрү үзәгендә ислам дине нигезләре дәресләрен укытучы Идеал Галәүтдинов мәктәптә яулык бәйләүче кызларга каршы көрәш, террорчылык, ваһабчылык килеп чыгу куркынычы белән бәйле, дип саный.
– Мондый ялгышулар булмас өчен, халыкны традицион ислам нигезләре белән таныштырырга кирәк. Үзен чын мөселман дип санаган кеше үз-үзенә кул салмас, террорчылар кебек бер гаепсез кешеләрне үтермәс.
Инде хиҗапка (гарәпчәдән ул пәрәнҗә дигәнне аңлата) килсәк, ул – татар халкының милли киеме түгел, аны Урта Азиядә, Гарәпстанда яшәүче хатын-кызлар кигән. Татар хатын-кызлары беркайчан да алар кебек яулыкка төренмәгән, чәчләрен калфак, төрле ысул белән матурлап бәйләгән яулык белән каплаганнар. Бүген дә шулай үз милләтебезчә киенгән, тыйнак кына, матур итеп бәйләгән яулыклы кызларга, укытучыларга каршы килергә ярамый, минемчә. Ә менә кызларны 6-7 яшеннән үк яулыкка “төрү” белән мин килешмәс идем. Коръәндә дә: “Балигъ булган хатын-кызның кул чуклары белән йөзе генә күренергә тиеш”, – дип язылган бит, – ди ул.
Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы әгъзасы Асия ханым Шәймарданова, киресенчә, кызларны сабый чактан башларына яулык бәйләргә өйрәтергә, дип саный.
– Без: “Гореф-гадәтләрне, ана телен бала чактан өйрәтергә”, – дип сөйлибез. Дингә карашны да шулай тәрбияләргә, дип уйлыйм. Балачактан яулык бәйләмәгән бала яшүсмер чагында аны бәйләр микән?
Ә мәктәптә яулыкка каршы көрәш алып бару бер дә дөрес түгел, минемчә. Хәзер паспортка да яулык бәйләп фотосурәткә төшәргә рөхсәт итәләр бит, ә нигә укучыларга, укытучыга мәктәпкә шулай барырга ярамый? Ислам кануннары буенча яшәгән кешенең яулыгын көчләп салдыру – аны кимсетү, аның хокукларын бозу бит ул. Ислам динендәге бала, һичшиксез, мәктәптә дә уңышлы укый, үз-үзен тәртипле тота.
Минем: “Әллә алдыңда яулыгымны салыйммы?” – дигән гыйбарә ишеткәнем бар иде. Моның берәрсенә бик зур үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә әйтелгәнен белсәм дә, бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җитми идем. Моннан берничә ел элек бер кинофильм караганда күрдем: явыз ният белән йөргән бер мөселман егетен бу эшеннән ничек тыеп калырга белмәгән анасы, аның алдында яулыгын сала. Бу гамәл улы алдында төзләнеп, ялваруга тиңдер. Бу – яулыкның мөселман хатыны өчен бизәнү әйбере генә булмавын белдерә түгелме? – дип сөйли Асия ханым.
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да: “Яулык бәйләү уку-укыту сыйфатына бернинди дә йогынты ясамый, шулай булгач яулыкны салдырырга кирәкми, – дип үз фикерен белдерде. – Бер танышым бик җитди урында хисапчы булып хезмәт итә. Әле намазга басканчы ук үзен яхшы белгеч итеп танытты, аны җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр. Ә менә яулык бәйләп йөри башлагач, ул үзенә карата тискәре карашлар сизә башлаган, бераздан аңа җитәкчесе эшеннән китәргә тәкъдим иткән. “Хезмәтемә дәгъва юктыр бит?! Яулык бәйли башлау белән хезмәтемдә кирәкле сыйфатлар юкка чыкмады, эшемне шулай ук җаваплы башкарам”, – дип, ул үзенең хокукларын яклап кала алган. Гомумән, татар хатын-кызлары һәрвакыт башларына яулык бәйләп йөргәннәр, бүген дә моны дини түгел, ә милли киемнәребезнең бер өлеше буларак кабул итәргә кирәктер.
Ислам дине – тынычлык дине, мәктәптә яулык бәйләүгә каршы чыккан бу низагны да тыныч кына, тавыш күтәрми хәл итәргә кирәк, динара, дәүләтара низагка китермәсен иде”.
Самараның бер мәктәбендә белем алучы Ясминә дә дини гаиләдән.
– Мәктәпкә документлар тапшырганда ук директорыбыз дәресләргә яулык бәйләп йөрмәскә кушты. “Башка балалар җәберләр, алардан аерылма”, – диде. Әтием башта моңа каршы төшсә дә, әнием үгетли торгач, миңа мәктәптә, урамда яулыксыз йөрергә рөхсәт итте. Ә мәктәптә мине берсе дә кыерсытмый. Безнең сыйныфта татар, казах, кыргыз, чегән милләтеннән булган балалар да укый, укытучыбыз үзара дус яшәргә өйрәтә, төрле милли-мәдәни чаралар, толерантлык дәресләре үткәрә. Мәктәпләрдә шундый укытучылар күбрәк булса, яулык бәйләүче мөселман кызларына да кыек карамаслар иде, – дип сөйли ул.
Кешеләр күп булган кебек, фикерләр дә төрле. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз?
Алия Арсланова.
«Бердэмлек»