Зөфәр Хәйретдиновның концерты: җырчы җырны популяр итәме, әллә инде җыр җырчынымы?

0
146

Зөфәр Хәйретдинов үзенең алтмыш яшьлек юбилее уңаеннан концерт куйды. «Интертат» та юбилей концертына чакырулы иде.

Салават Камалетдинов

Җырчы җырны танытамы, әллә инде киресенчәме?

Сүзне нәрсәдән башлыйсым килә: Зөфәр абый җиде йөздән артык җыр иҗат иткән икән. Бер җыр озынлыгы өч минут дип алыйк. Димәк, 2100 минут кирәк булачак. Кыскасы, 35 сәгать тоташ Зөфәр Хәйретдинов җырлары! Концертта шушы җиде йөз җырның кырык бере генә яңгырады.

Җырларның күбесе популяр. Сез ничек уйлыйсыз: җырчы җырны танытамы яисә җыр җырчыны популяр итәме? Кызык. Минемчә, күп очракта җыр җырчыны популяр итәдер. Берәр җырны тыңлаганда, тыңлаучы башкаручының кем булуын белмәскә дә мөмкин.

Әмма татар эстрадасының соңгы ике-өч елында үзгәрешләр булды. Кайсы җырга җырчы акча сала — шул җыр популяр була, диләр. Шуңа карамастан, җырның «моңлылыгы» һәм мәгънәсе төшенчәсе тулысынча югалды, дип әйтеп булмый. Ә җырга «моңлылык» белән мәгънәне нәкъ менә авторлар сала да инде.

Тамашада Филүс Каһиров, Закир Шаһбан, Раяз Фасыйхов, Рәсим Низамов, Әнвәр Нургалиевлар чыгыш ясады. Болар ир-атлар арасындагы иң яраткан җырчыларым. «Туеңа кайсысын чакырыр идең?» — дип сорасалар, җавапны тиз генә таба алмас идем. Әле туем көтелми, димәк, уйларга вакыт бар.

Гөлнара Тимерҗанованы күрүемә шат идем. Кызганыч, тамашачы гына аның бер 10 ел элек бик популяр булган Гөлнара икәнен аңлап та бетерә алмады кебек. Аның «Өйдә буран булмасын» җыры чыннан да иң популяр җырларның берсе иде бит.

Ләйлә Фазлыева: «Татар музыка дөньясы сезнең исемегез белән мәңгегә бәйле»

Зөфәр Хәйретдиновны Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевакотлады.

«Котлыйм сезне! Иҗатыгызның бар елларында да сез сәләтле, актуаль, кызыклы. Татар музыка дөньясы сезнең исемегез белән мәңгегә бәйле. Ихластан котлыйм!» — диде Ләйлә Фазлыева.

Ләйлә Фазлыева бүләк иткән чәчәкне Зөфәр Хәйретдинов сәхнә уртасына куйды. «Дуслар, ачуланмасагыз, бу чәчәкне теге башка түгел, уртага куям, чөнки әлегә ул беренче урында», — диде.

Зөфәр — татар җырчыларының адвокаты

Айваз Садыйровның «Барс»тан китүе турында хәбәр таралгач, күпләрдә: «Хәзер нишләр инде ул?», — дигән сорау туды. Югалмаган ул, борчылмагыз.

Концертны Айсылу Лерон белән Айваз Садыйров алып барды. Концертның сценарие татар эстрадасында үткән башка тамашаларныкыннан әллә ни аерылмый иде. Шул ук Айвазның өйләнү темасы да, Айсылуның өч бала әнисе булуы да берничә тапкыр әйтелде. Айвазның өйләнгәнен дә, Айсылуның өч бала әнисе булуын да күпләр белә. Кызык түгел. Имеш, Айваз яңа гына өйләнгән дә, Айсылу аңа гаиләдә «буран булмасын» өчен нишләргә кирәк икәнен аңлата. Ялгышмасам, Айваз 13 октябрьдә өйләнгән иде. Өч айдан күбрәк вакыт үткән бит инде, ә сез һаман бер үк балык башын чәйнисез.

Зөфәр абыйның җырлары арасында шомырт, мәк, абага, алма һәм башка үсемлекләр турында җырлар бар. Бу сүзләр дә күп кенә концертларда әйтелде. Хәтта Зөфәр абыйның үзенең дә бу сүзләрне әйткәне бар. Кызык түгел. Зөфәр абыйның «композитор-ботаник» булуын Салават та әйтте. Аңа ярый. Ул башкалар бу хакта әйтми дип уйларга мөмкин.

Ә менә Зөфәр абыйны «Татар җырчыларының адвокаты» дип атау урынлы һәм кызык булды. Зөфәр Хәйретдинов РАОда эшли.

Шулай ук алып баручылар зал белән уңай элемтәдә булды. Зөфәр абыйга яңа җыр текстын да язып бирделәр. Димәк, булачак хитның сүзләре: «Гыйнвар ае уртасында фейхоа чәчәк ата. Сине озак күрмәгәч, йөрәгем сагышка бата».

Үпкәләштән түгел. Мөгаен, Айвазга алмашка бруталь, өйләнмәгән алып баручы егет кирәктер. Хеей, егет, без сине эзлибез! Ә Айваз исә хәзер аспирант. Мин үзем дә журналистика факультетында укыйм гына әле. Җәйге сессиядә безнең курсны нәкъ менә Айваз Хәмбалович укытачак дип хәбәр иткәннәр иде. Сессиягә әзерләник, хөрмәтле укытучым! Концертлар алып барып, югары уку йортында укыту авырга килер.

Мин Зөфәр абыйның кызы булсам…

Җырлар матур, алар төрле. Колбаса заводыннан чыккан бер үк төрле колбаса түгел. Берсе тиз ритмда, икенчесе салмак җыр; бәхетле мәхәббәт, җавапсыз сөю һәм башкалар.

Шулай ук җырлар популяр да. Уйлап куйдым: әгәр мин Зөфәр Хәйретдиновның кызы булсам, җырчы булыр идем, билләһи. Каян җыр табарга икән, аны нинди акчага сатып алырга микән дигән сораулар мине бер дә борчымас иде. «Әтием, бәгърем, мин сине шундый яратам», — дигән сүзләр дә җитәр иде кебек, һәм мега-популяр җыр әзер.

Зөфәр абый үзе дә, әгәр җырларга теләге бетмәгән булса (миңа биргән интервьюсында шулай дигән иде) бүген дә берсеннән-берсе популяр җырлар чыгарып торыр иде.

Берсеннән-берсе популяр җырлар. Бу җыр да Зөфәрнекемени, монысы да аныкымыни дип үз-үземә еш сорау бирдем. Мәсәлән, «Агымсу», «Югалтасым килми», «Яшисең килеп яшә», «Кайда син, гармун?» һәм башкалар. Әйе, болар барысы да аның җырлары. Димәк, Зөфәр Хәйретдинов татар эстрадасына яшәү чыганагы булып торган автор. Энергиябез булсын өчен, без ашыйбыз бит, монда да шул ук хәл. Эстраданың яшәү көче булсын өчен берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итеп торырга кирәк. Алга таба да татар эстрадасында нәкъ менә аның кебек авторлар булсын иде.

Мин үстем, ә Лилия Муллагалиева?

Тамашада Лилия Муллагалиева да катнашты. «Җыр керсең күңелгә» җырының егерме еллык тарихы бар икән. Бу җырны мин 6-7 яшемдә җырлый идем. Уйландырды: димәк, мин үскәнмен. Әле менә кичә генә Актаныш районы Усы авылы сәхнәсендә бу җырны башкарган идем кебек. Бац — егерме ел үткән. Әйе, мин үстем. Җыры матур, рәхмәт.

Асаева — өзелергә торган яфрак

Гөлназ Асаева җырлаганда мин еладым. «Карлы яңгыр» җырын башкарды ул. Ни өчендер, Гөлназ үзе яшь булса да, җавапсыз авыр мәхәббәт турындагы җырларны әйбәт башкара. «Өзелергә торган көзге яфрак, ялгыз калган яфрак мин бүген…»

Ник бу җырны сайлаган ул? Нәрсә турында җырлаганын аңлап җырлый торган җырчы, тиктомалга гына түгел. Мимикасы, куллары — болар барысы да җырчының тулаем җырга кереп китүен аңлата. Нәрсә диим: җаваплы, ихлас мәхәббәт телим сиңа, Гөлназ!

Гөлназ татар эстрадасында беренче адымнарын ясаганда, үтәр вакыт, Гөлназ «кассовый» җырчылар рәтендә булыр дигән идем. Әле һаман вакыты җитмәгән, күрәсең. Җырла инде, Гөлназ. «Гөлназ», дигәч, татар эстрадасында бары тик син генә күз алдына килерлек итеп итеп, җырла. Уңышлар!

Һәм ни: күлмәгең матур иде. «Болгар радиосы»нда кигән күлмәгеңннән күпкә матуррак.

Фирдүс Тямаев: Бу концерт «Татар җыры»ннан яхшырак

Фирдүс Тямаев икене җырлады. Берсе әле яңа җыр, ә икенчесе күпләргә таныш булган «Ай җаный, вай җаный». Соңгысын халык яхшы кабул итте. Аннары Фирдүс сөйли башлады.

«Бу концерт «Татар җыры»ннан да яхшырак. Зөфәр абый, бүләккә акча алып килмәдем, бурычыңны түләрсең. Чәй алып килдем. Син инде алтмыш яшьтә булгач… Матур җырларыңны яз. Син, чыннан да, легендар артист, композитор. Юбилеең белән тәбрик итәсе килә», — диде.

Ул «Татар җыры»н кыстырмаса ярамый инде. Нәрсә өчен әйтелгән сүз булгандыр, белмим. Зөфәр абыйның концерты белән «Татар җыры» фестивален ничек чагыштырып була? Аермасы акча түләмәүдә дияр идем, алай өзеп әйтеп булмый. «Барс»лы булыр өчен акча кирәк, әмма Зөфәр абый да җырларын бушлай бирмидер. Бәлки кайсыдыр җырларын, чыннан да, бүләк иткәндер, әмма җыр композиторның ипие бит.

Шулай да җырчылар бу тамашада катнашканга акча сорамаганнар бугай. Сәхнәдән шулай диделәр инде, ышаныйк.

Уразованың автографы белән туп

Гүзәл Уразова турында нәрсәдер язарга куркам да инде хәзер. Язманы ун кеше дә укырга өлгермәс, ә ул текстны үзенең «Инстаграм»ына фотом белән: «Журналист Алинә Айдарова фикере», — дип язып чыгар.

Шулай да язам. Гүзәл Зөфәр абыйга үзенең автографы белән туп бүләк итте. «Тубы кыйммәтле булмады, әмма автографы…» — ди. Зөфәр абый: «Автографы кыйммәтле», — ди. Бу туп белән уйнарга да ярамый, шул автографына гына карыйсы. Әйбәт бүләк, Зөфәр абый да спорттан ерак кеше түгел.

Әле ни: Илдар Хәкимов мине үзләренең концертларына чакырып калды. «Билет сатып алып кил, кертмәделәр дип яз», — ди. Билет сатып алып концертларга йөрергә өйрәнмәгән шул мин. Бер рәхәткә чыксаң, соңыннан кире шул рәхәтлектән арыну авыр икән ул.

Алсу Әбелханованы Зөфәр Хәйретдинов таныткан

«Мәхәббәтнең соңгы төне» һәм «Пар алкалар» җырын Алсу Әбелханова башкара. Алсу үзе сәхнәдән: «Мине таныткан җырлар», — диде. Әйе, бу ике җыр чыннан да популяр. Бер 14-16 ел элек Алсуның иң популяр җырларыннан саналгандыр алар. Димәк, Алсу Зөфәр абыйга рәхмәтле булырга тиеш.

Уйлап куйдым: Нишләп Алсу хәзер популяр түгел икән? Көне-төне концерт куеп йөрми бит. «Миңа интервью бир әле», — дим. «Алай интервьюлар бирмим шул», — диде Алсу.

Чыгыгыз инде берәрегез Ришатка кияүгә

Ришат Төхвәтуллин «Шомырт бәйләме» җырын башкарды. Бик яхшы җыр, әлеге җырның язмышын озынайтканы өчен Ришатка рәхмәт.

«Шушы җырны җырлагач, Зөфәр абый үзенең хатынын очраткан, ди. Мин дә җырладым, булмады. Әмма шомырт турында җырлар бар әле», — дип, җырчы «Моңаймагыз, шомыртлар» җырын башкарды. Зөфәр абый, шомыртлар турында җырлар тагын кирәк, Ришатка, өйләнгәнче языгыз!

Бәлки үз ярыңны табар өчен, гомумән, җырламаска гына кирәктер?.. Юк, юк, ялгыш әйттем.

Ришатка әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артистын да бирделәр бит. Шунысы гына бар: ул өйләнгәч, аңа гашыйк булган яшь кызлар нишләр? Ә яшең бара, Ришат.

Салават: «Зөфәр акыллы ул»

Мөгаен, күпләр бу концертта Салават Фәтхетдиновның чыгышын көткәндер. Ул чыкты, җырлады, рәхәтләнеп көлдертте.

«Күп калмады. Хәзер, тиз-тиз генә тагын берне җырлыйбыз да, трамвайлар туктаганчы кайтырбыз. Җәмәгать, миңа Зөфәрне котлау бүген бик рәхәт, чөнки бу тамашада иң карты мин түгел, ә ул. Ярты елга булса да… Зөфәр шомыртлар, алмалар турында яза. Алманың ничә сорты бар, бөтенесе турында да язды. Ул акыллы автор. Ул башта «Юкәләр» дигән җырны язды, аннан соң «Чабата» җырын иҗат итте, чөнки ул чабатаның юкәдән ясалганын белә. Ул уйламыйча бер эшне эшләми. Зөфәр гади, ихлас кеше», — диде Салават.

Шулай ук Салават Фәтхетдинов Раяз Фасыйхов белән сөйләшүләреннән дә өзек китерде.

«Раяз ике кыз белән биегән икән, мин күрмәдем. Раяз миңа: «Күрдеңме минем кызларны?» — ди. «Мин үземнекеләрен сәхнәгә алып чыгып та тормыйм», дидем», — ди Салават.

Икесенең дә кызлары чибәр, Салават абый үзенең кызларының исемнәрен атады. Берсе үзебезнең татар кызы Айгөл, ә икенчесе рус кызы Лада. Салават абый Лада турында: «Марҗа дигәнне яратмый, рус кызы гына, диик. Әмма татарча бик матур сөйләшә. «Приора» машинасы түгел, ә Лада Нестерова», — дип сөйләде Салават.

«Җыр җырчыны популяр итә»

Зөфәр абыйга әле 60 яшь биреп булмый.

Мәңгелек җыр нинди булырга тиеш?

Белсәм, көн саен мәңгелек җыр язар идем.

«Су буенда учак яна» җыры, мәсәлән?

Андый шигырьләр бер меңгә берәү генә була. Шигырь – җырның нигезе.

Бүген җырларның бәяләре чагыштырмача бер егерме ел элек булган бәяләрдән күпмегә аерыла?

Беркайчан да кызыксынмадым. Җырлар сатканым юк диярлек.

Һәр җырга да үзгә бәя куеламы?

Бәлки.

Җыр язылганда, шушы җыр менә шушы җырчыныкы булырга тиеш дигән фикер барлыкка киләме?

Юк диярлек.

Җыр җырчыны популяр итәме, әллә инде җырчы җырнымы?

Җыр җырчыны!!! Җырчы берәр җырны көне-төне җырлап популяр итә ала, әмма аны бик тиз онытачаклар.

Җырчылар арасында авторны икенче планга куючылар бармы?

Ашагач, пешергән кешегә рәхмәт әйтмәү белән бер. Җырчыларның күбесе шундый.

26 апрель тагын концерт куячаксыз. Анысына да чакырырсызмы?

Состав башкарак булачак. Әлбәттә, очрашырбыз…

«Су буенда учак яна» җыры күпләребез өчен халык җыры кебек якын. Туганнар белән җыелышканда, түгәрәк өстәл янында җыелышып җырлана торган җыр бу. Мәңгелек җыр, дисәм ялгышмам. Бу җырны концертта Зөһрә Шәрифуллина башкарды. Зөһрә апабыз кебек җырчылар исән булганда, әлеге җырлар югалмаячак. Алга таба да татар халкы өчен мәңгелек булып калырдай, онытылмастай җырлар язылсын иде. Иҗат чишмәң саекмасын, Зөфәр абый!

Алинә Айдарова

фото Салават Камалетдинов

intertat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here