Домой Главные новости В области “Замана татар кызы бәйгесе!”

“Замана татар кызы бәйгесе!”

1
“Замана татар кызы бәйгесе!”

4 мартта Самарада “Татар кызы-2020” бәйгесенең төбәкара этабын уздыру буенча күчмә утырыш узды. Татарстаннан бу чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясе директоры Данис Шакиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, Халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина, Россиянең атказанган һәм Та­тарс­тан­ның халык артисты, “Татар кызы-2017”, “Татар кызы-2018” һәм “Татар кызы-2019” Республика бәйгеләренең төп режиссеры Илдар Хәйруллин катнаштылар.

Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде. Ул якын арада шәһәребездә Самара татарлары өчен мөһим булган мәдәни чаралар узачак дип  белдерде.

  • 15 мартта “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе ярдәмендә шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе “Татар бистәсе” фестивален уздырачак.

28 мартта LOTTE отелендә “Татар кызы-2020” бәйгесенең төбәкара этабы уздырыла. Шушы көннәрдә бәйгенең сайлап алу туры үтеп, 12 кыз финалга чыкты.

Ә 16-18 апрельдә өлкәбезнең сәләт ияләре II Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивалендә көч сынашачак, – дип сөйләде Фәхретдин Бәдретдин улы.  

Шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Ленар Сабиров “Татар бистәсе” фестивле Зубчаниновка бистәсендә һәм якын-тирәдә яшәүче татарларны берләштерү чарасы буларак уздырылуын белдерде. Анда 100гә якын бала – Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм Зубчаниновка, Смышляевка бистәләрендә яшәүче яшь буын вәкилләре катнашачак. Чара “Луч” кинотеатры бинасында уза.

Утыршта шулай ук төп мәсьәлә – “Татар кызы-2020” бәйгесенең төбәкара этабын уздыру турында сүз барды. Ул истә калырлык,  югары дәрәҗәдә үтсен өчен бергәләп, җиң сызганып эшләргә кирәк, дип белдерде Данис Шакиров.

  • Профессиональ күзлектән бу бәйгенең уздырылу тәртибен аңлатыр өчен килдек. Әлбәттә, зур чаралар уздыруда үзегезнең дә тәҗрибәгез зур, потенциалыгыз бар. Бәйгенең сайлап алу туры да бик матур узган. Шулай да тәҗрибәле белгечләребезнең киңәшләре файдалы булыр дип уйлыйбыз. Мәсәлән, чараны уздыру өчен бик матур, заманча зал сайлагансыз. Ләкин аны дөрес куллана белергә кирәк. Монда сезгә Илдар Зиннур улы ярдәм итә ала, – дип сөйләде Данис Фәнис улы.

Ул оештыру комитетын һәм финалга чыккан 13 кызны ике көнгә Казанга чакырды, чараның программасы белән таныштырып үтте. “Татар кызы-2020” конкурсының кайбер бәйгеләре дә Татарстан каласында узып, соңыдан финал вакытында экранда күрсәтеләчәк.

Данис Шакиров бәйге ТАССРның 100 еллыгына багышланачагын ассызыклап үтте. “Тамашачылар милли рухны тоеп, үзләренең татар милләтеннән булулары белән горурланып утырсыннар. Ә октябрьдә халык санын исәпкә алуда ике дә уйламый үзләрен “татар” дип яздырсыннар”, – дип сөйләде ул.

Самарада “Татар кызы-2020” бәйгесен оештыручыларның берсе, “Сөләйманова” студиясе җитәкчесе Әлфия Сөләйманова үзенең командасы белән таныштырып үтте, сайлап алу турын уңышлы үтеп, финалга чыккан бәйгечеләр турында сөйләде .

Бәйгенең режиссеры Вәсимә Фәрдиева кыскача сценарий белән таныштырып үтте. “Самара татарларының мәдәнияте бай. Чөнки биредә типтәрләр дә, мишәрләр дә, керәшен татарлары да яши. Һәркайсының – үз сөйләме, үзенчәлекле җыр-биюләре … Бөтен дөньяга танылган “Ярмәк вагы”, “Гали гармуннары” гына да ни тора! Бәлки, Гали абыйны шундый моңлы тальян гармуннары ясарга  бер татар кызы илһамландыргандыр?! Бәйгедә әнә шундый кызларны, халкыбызның мәдәнияте төрлелеген, матурлыгын күрсәтергә ниятлибез”, – дип сөйләде Вәсимә туташ.  Ә чараның хореографы Алия Сурина килен төшерү йоласын сәхнәләштереп күрсәтергә тәкъдим итте.

Татарстанлылар да үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Алар программага Самараның горурлыгы булган “Яктылык” татар мәктәбе балалары чыгышларын кертергә киңәш иттеләр.

  • Халыкка бәйге кирәкми, ул бәйрәм, шоу карарга килә. Шуңа барысы да матур, истә калырлык булырга тиеш. Хәтта кызларның милли күлмәкләре дә заманча булсын иде. Бу бит замана татар кызы бәйгесе! – дип белдерде Илдар Зиннур улы һәм сценарий буенча төпле киңәшләрен бирде.

Утырышта башка эш моментлары да каралды.

Ләйсән Зарипова

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Рэхмэт мэкэлэлэрегез очен)❣
    Бик грандиоз тамаша булачак!

Comments are closed.