Гобәйдулла углы Таһир ага Мамышевның Самар Җәмигъ мәсҗидендә уздырылган юбилеенда Гатал углы Вазыйх Мөхәммәтшин түбәндәге теләкләрен белдерде.

Хөрмәтле Таһир әфәнде!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм. Сез Самар Җәмигъ мәсҗидендә күренекле, сыналган, ышанычлы, намуслы бабаебыз, аксакал. Унбиш ел буена өлкә Диния нәзарәтендә ревизия комиссиясе рәисе булып хезмәт иттегез. Шулай ук күп еллар Самар Җәмигъ мәсҗиденең ветераннар Шурасы рәисе вазифаларын башкарасыз. Сез гомерегезнең 30 елын хәрби хезмәткә багышладыгыз. СССРның хәрби көчләр ветераны. 12 ел авиациядә — инженер, аннары ракета гаскәрләрендә хезмәт иттегез.

Уважаемые посетители сайта! Убедительно просим Вас ответственно подойти к своим комментариям, в высказываниях сохранять взаимоуважение, быть толерантными по отношению друг к другу. Критические комментарии по поводу деятельности власти должны быть обоснованными. Также на сайте запрещается публиковать суждения о доминировании одной религии над другой. Администрация сайта будет пресекать комментарии, сообщения экстремистского толка.