Домой Главные новости В области Гобәйдулла углы Таһир ага Мамышевның Самар Җәмигъ мәсҗидендә уздырылган юбилеенда Гатал углы Вазыйх Мөхәммәтшин түбәндәге теләкләрен белдерде.

Гобәйдулла углы Таһир ага Мамышевның Самар Җәмигъ мәсҗидендә уздырылган юбилеенда Гатал углы Вазыйх Мөхәммәтшин түбәндәге теләкләрен белдерде.

0
Гобәйдулла углы Таһир ага Мамышевның Самар Җәмигъ мәсҗидендә уздырылган юбилеенда Гатал углы Вазыйх Мөхәммәтшин түбәндәге теләкләрен белдерде.

Хөрмәтле Таһир әфәнде!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм. Сез Самар Җәмигъ мәсҗидендә күренекле, сыналган, ышанычлы, намуслы бабаебыз, аксакал. Унбиш ел буена өлкә Диния нәзарәтендә ревизия комиссиясе рәисе булып хезмәт иттегез. Шулай ук күп еллар Самар Җәмигъ мәсҗиденең ветераннар Шурасы рәисе вазифаларын башкарасыз. Сез гомерегезнең 30 елын хәрби хезмәткә багышладыгыз. СССРның хәрби көчләр ветераны. 12 ел авиациядә – инженер, аннары ракета гаскәрләрендә хезмәт иттегез.

Ракета гаскәрләрендәге хезмәтегез  өчен Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгәнсез. Майор дәрәҗәсенә күтәрелеп, лаеклы ялга чыккансыз.

Улларыгыз Наил, Рафаил дә Сезнең эзегездән китеп, хәрби хезмәтне сайлаганнар. Берсе – подполковник. Икенчесе – майор. Ике оныгыгыз да – хәрбиләр династиясен дәвам итүчеләр.

Чын ирләр арасында кызыгыз Наҗия иркәләнеп үскән акыллы кыз. Хатыныгыз Наилә дә үзен балаларга багышлаган. Укытучы һөнәрен сайлаган.

Наилә апа белән 67 ел бергә гомер итәсез. Өч оныгыгыз, алты туруныгыз Сезне шатландыралар.

Бөтен яклап матур гаилә.

Сез – чын ир. Үрнәк алырлык, акыллы, сабыр, тыныч холыклы кеше. Сезгә сокланабыз. Сезнең белән горурланабыз. Динебез Ислам юлында игелекле хезмәт башкарасыз. Раббыбыз Сезне Үз ярдәменнән ташламасын иде.

Киләчәктә дә Сезгә күркәм тормыш насыйп булсын иде. Тигезлектә, бәхеттә, шатлыкта, тынычлыкта, муллыкта, иминлектә яшәргә язсын Аллаһы Тәгалә. Амин.

Изге теләкләр белән “Прогресс-В” компанияләр группасы

                                                            президенты Вазыйх Мөхәммәтшин.