Домой Главные новости В области Авыл Искəндəров белəн Мамышевка таянып яши (Кыр эшлəре дога кылып башланды)

Авыл Искəндəров белəн Мамышевка таянып яши (Кыр эшлəре дога кылып башланды)

0
Авыл Искəндəров белəн Мамышевка таянып яши (Кыр эшлəре дога кылып башланды)
All-focus

Мәчәләйдә «Восток» исемле авыл хуҗалыгы предприятиесе бар. Аның җитәкчеләре — Ринат Искәндәров һәм Хәлиулла Ма-мышев бүгенге көндә эшкәртелә торган җирләрдән, зур авыр­лыклар кичереп булса да, елына карата яхшы уңыш җыеп ал­дылар.

Алар бик зур имтихан аша үттеләр, чөнки ел бик катлаулы иде. Һава торышы яхшы ук булмаса да, үткән җәйдә гектарыннан 20 центнер арпа (ячмень) җыеп алдылар. Тик шунысы борчый — быел кышкылыкка чәчкән бодай начар үсте. Алда әле 1000 гектар көнбагыш җыеп алырга кирәк, бик әйбәт өлгереп килә.

Халыкка да өлеш чыгардылар, кемгә — май, кемгә ашлык белән түләделәр. Бу эшләрне алып баручыларга авылдаш­ларыбыз исеменнән зур рәхмәтләр әйтәбез.

Рамил Мәгъдиев эшендә уңганлык күрсәтте.

Комбайнда — Вәлиулла Субеев.Ул 250 тонна — арпа, 305 тонна суктырды.

Рәшит Иваев — 320 тонна арпа, 380 тонна бодай суктырды.

Ибраһим Усяев 500 гектар чәчте.

Зәйнулла Искәндәров орлык ташыды.

Чәчү агрегатында Радмир Бу-латов эшләде.

Суктырылган кырларда Наил Исмәгыйлев тюклар ясый барды.

Халыкка да бик күп тюклар өләш­теләр.

Бу кыр эшләре хәерлесе белән башланды һәм, авырлыклар аша үтүгә карамастан, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде.

Чәчү алдыннан «Восток» җи­тәкчеләре ифтар мәҗлесе үткәр­деләр. Быел шундый вакыйга булды — уңыш җыеп алыр ал­дыннан башта Корбан Гаете иде. Авылның имамнарын кырга илтеп, дога кылып, кыр эшләрен гөрләтеп эшли башладылар.

Һава торышы да шушы уңайдан ачылып китте, Һәм уңыш җыйган көннәре бик ямьле булды. Бу да — Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкәнең бер нигъмәте бит.

Авылыбызда имамнарыбыз да, җиң сызганып, эшлиләр.

Имам Сәйфулла Бәхтиев кыяр, помидор үстерә.

Имам Галиулла Мамышев үстер­мәгән яшелчә юк!

Имам Рамил Курмаевның кулыннан килмәгән эш юк. Гел авыл­дашларга булышып тора.

Ә инде активистыбыз Таһир ага Булатов, авылның десантчысы, аның белән горурланабыз.

Район күләмендә һәм Самарда да ул десантчылар бәйрәмен актив үткәрә. Шаманов белән дә очрашалар. Бергә төшкән фотолары да бар.

Безнең милләтне дин генә саклап кала, дибез икән, димәк, имамнарга зур өметләр баглана, мәсҗидләребез безне, милләт буларак, туплап торалар.

Аларга карап, «Восток» җитәкчеләре һәм аларның эшчеләре дә үрнәк алалар, гел элемтәдә торалар, мәсҗидкә йөриләр.

Авылның тормышы Һәм матурлыгы безнең «Восток» җитәкчеләре җилкә­сендә. Кышкы көннәрне урамнарны, мәсҗидләр тирәсен кардан чистартып торалар. Җәен дә юл буйларындагы тык­рыкларында чүп үләннәрен чаптыралар, авылны күркәмләтү өчен бик күп көч куялар.

Аларны авылдашларыбыз исеменнән киләсе бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә хәерле, акыллы, мантыйклы эшләр белән җәннәтне юллагыз. Хезмәт итеп, уңышларга ирешеп, гөнаһтан, хәрәмнән чигенеп, Аллаһыга сенырга насыйп булсын. Раббыбыз ярдәменнән ташламасын.

Шамил МАМЫШЕВ, Иске Мәчәләй авылы.

салям