Домой Главные новости В области Без һаман да бергә!

Без һаман да бергә!

0

Дөньяда иң кадерлесе – вакыт. Моны бөтен булган вәгазьләр дә исбатлый. Рәфгать ага Әһлиуллин исә яшәргә ашыкты, вакытны куалап барды кебек. Эшләгән эшләре дә бик күп бит аның. Үткәннәргә борылып карасаң, “Бердәмлек” газетасының 5, 10, 15, 20, 25 еллык юбилейлары, юл казыклары кебек, татар тарихы битләренә язылып бара. Казыктан казыкка барып җитү өчен күпме көч куелган, күпме эш эшләнгән! Нәтиҗәләре дә сокланырлык бит!

“Бердәмлек”нең 15 еллыгын бәйрәм иткән елда мин хаҗга барган идем. Рухланып, бар булмышы белән дингә инанып кайткан гади хатынның хаҗда күргән-белгәннәре “Бердәмлек” газетасында басылып чыкты һәм киләчәк буын кешеләренә мирас булып калды. Мин моның өчен Рәфгать абыйга чиксез рәхмәтлемен.

2009 елда Россия Журналистлар берлегенең өлкә бүлеге оештырган XXVI спартакиада бәйгесендә “Бердәмлек” газетасы коллективы да катнашкан иде. Ул вакытта Рәфгать Әһлиуллинның шахмат буенча халыкара гроссмейстер Павел Скачковка каршы торып, диплом алганын хәтерлим. Рәфгать Нәбиулловичның зур башына ниләр генә сыймый иде бит! Шул чакларда Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә Рәфгать Әһлиуллинга “Татарстан Республикасының Атказанган мә-дәният хезмәткәре” исеме дә бирелде.

“Бердәмлек” газетасының 20нче туган көненә карата да газетада бик күп мактау, рәхмәт сүзләре язылган иде. “Матбугат.ру” сайтында да аңа зур бәя бирүчеләр күп булды. Татарстанның иң популяр сайты аша “Бердәмлек” бөтен дөнья күләменә чыкты һәм аның битләрендә басылган иң кызыклы, мәгънәле язмалар белән даими танышып бару мөмкинлеге туды. Россия төбәкләрендә чыгып килүче милли басмалар арасыннан “Бердәмлек” юл ярып баручылардан булды”, – дип яза Мордовия Республикасының Россия журналистлар берлеге әгъзасы Шамил Җәлимов.

Шулай ук Татарстанның “Без – бергә” айлык кушымтасы да – “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин инициативасы белән туган бала. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәткәрләре очрашуына барган саен ул шушы тәкъдим белән чыкты һәм, аның бу фикеренә таянып, “Шәһри Казан” редакциясендә эшләп чыгарылган саллы басма татар газеталары аша регионнарга да барып җитә башлады.

Самара өлкәсе хөкүмәте дә татар газетасында эшләүче журналистларның хезмәте белән кызыксынып, бәйгеләрдә, конкурсларда катнашырга өндәп тора. Димәк, ул елларда да, хәзер дә газетаның абруе бар. Мәсәлән, Рәфгать Әһлиуллин күпьеллык хезмәте өчен губернаторның “За труд во благо земли Самарской” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, ә Эльмира Шәвәлиева өлкә журналистлар конкурсында катнашып, “Репортер” номинациясендә өченче дәрәҗә Диплом алу бәхетенә ирешкән иде. Шулай ук “Бердәмлек” газетасы коллективы Татарстанның “Бәллүр каләм” премиясен яулаган милли басма да ул.

Газетаның 25 еллык юбилее да бик күркәм үтте. “Бердәмлек”нең матди кыенлыкларын аңлап, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев газетага зур бәя бирде, булышырга ышандырды, һәм булышты да. Самараның “Победа” мәдәният йортында узган юбилейда без, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, күргәзмәләр оештырып, бәйрәмгә милли аһәң кертергә булыштык. Ахырда, “Татар кафесы”нда кич утырганда, чит өлкәләрдән килгән кунаклардан шундый ук матур сүзләр ишетергә насыйп булды.

…Рәфгать абый бер ел инде дөньяда юк, ә аның “Бердәм булыйк, бергә булыйк!” дигән сүзләре газетаның 30 еллыгында да актуаль булып калыр, дип ышанам. Без һаман “Бердәмлек” белән, без һаман да бергә!

Урыныгыз җәннәттә булсын, Рәфгать абый!

Разия ӘЮПОВА-ЙОСЫПОВА.

Самара шәһәре.

Бердэмлек