“Әби-бабай өйрәткән догалар, минем дин юлымның башы булды”

0
152

Мәрйам апа Сабирҗановага – 80 яшь!

Сабыр холыклы. Мөлаем йөзле. Тугыз тапкыр хаҗга барган.

 Без Самар Җәмигъ мәсҗидендә очрашырга булдык.

Мәрйам апа анда Корьән дәресләрен алып бара.

Мин килеп кергәндә дә, күзгә хозурлык өстәп,

нур өстендә нур булып Корьән укып утыручы бер төркем

хатын-кыз арасында Мәрйам абыстай мине каршы алды.

Мин дә аларга кушылып Мәрйам апаның Корьән укуыннан

ләззәт алып утырдым. Сихри Корьән авазы тәннең һәр күзәнәгенә

сеңә дә, калебеңне биләп ала.Үзеңнең кайда утырганыңны да сизмичә,

фани дөнйа мәшәкатьләрен онытып җибәрәсең.

Мин үземнең сабыйлыгыма кайттым.

Шәкерләрне үзләрен генә калдырып тыныч бүлмәдә

әңгәмә корабыз.  Язмышларыбызда уртаклык күп икән бит.

Икебез дә әби – бабай нәсыйхәтен күреп үскәнбез икән бит.

Икебез дә авыл баласы.

Мәрйам апа биш балалы гаиләдә  динебез Ислам мохитендә үскән.

Бабасы белән әбисе калебләренә тәкъвалыкны сеңдергән затлар.

Бабасының авыл мулласы булып торуын искә алсак,

барчасы да аңлашыла.Ислам дине тирән тамырлардан килә.

Ыруы. Нәселе белән Иманлы кабилә!

Мондый тәрбия теләсә кайсы”изм”нарга бирешми.

Бабасы Мәрйам апаны һәм калган балаларны динле һәм денле итә.

Әле шуның өстенә әбиләре дә мәсҗидтә дин сабаклары алып барган.

“Әби-бабай өйрәткән догалар,минем дин юлымның башы булды”, ди Мәрйам апа.

Һәм дәвам итә: “Әтием белән әнием таңнан-таңга эштә булганлыктан,

без әби-бабай карамагында устек. Ислам дине белән керәшү җәелгәч,

бабайны Себергә сөргенгә озаттылар. Шундый михнәтле заманда да,

ул үз кыйбласыннан тапылмый. Хаҗга барырга дип юлга җәяү чыга.

Хаҗ сәфәре ике елга сузыла.  

Алып кайткан Зәм-зәм суына кабиләбез белән кинәндек.

Ул елларда хаҗга бару сирәк күренеш иде.  

Себердә торган җирләрендә су булмый.

Тәһарәт алырга суны биш чакрым ераклыктан ташыганнар.

Буйга җиткәч үзем дә авылыбыз егете Әсхәткә кияүгә чыктым.

Самарга килеп урнаштык.

Ике малай таптым.

Экономист булып эшкә урнаштым.

Ирем генә фани денйаны иртә ташлап китте.

Бугенге кендә, Аллаһыга шөкер,

балаларым, оныкларым намазда.

Үз урыннарын табып зур урыннарда эшлиләр”.

Мәрйам апа, сезнең остазлык даныгыз бөтен Самарга таралган.

Әби-бабайдан алган гыйлемне тагын кайда өстәдегез?

Узган гасырның туксанынчы елларында “Яктылык” мәктәбендә

якшәмбе көннәрендә Миннәхмәт Сәгыйрев халыкка гарәб графикасын,

Корьән дәресләрен бирде Шуның өстенә бик төпле белемне

дурт гарәб укытучысы  бирделәр.

Бу юнәлештә зур ярдәм күрсәткән мәктәп мөдире Харидә Дашкинага

рәхмәтләрем чиксез.

Шул елларда беренче хаҗымны кылдым.

Соңгы мәртәбә хаҗны 2014 елны башкарып чыктым.

Ә үзегез ничәнче елдан бирле һәм кайларда дини дәресләр алып бардыгыз?

1995 елдан бирле укытам.

“Яктылык” мәктәбендә,

Җәмигъ мәсҗидендә,

Зубчаниновка бистәсендә алып бардым.

Эбиемнең юлын дәвам итеп, туган авылым Яңа Җүрәйдә дә,

ике ел дәресләр бирдем.

Остаз буларак, инде сез тәрбияләгән остазлар да үсеп чыккандыр?

Аллаһыга шөкер.Нурисә Камалетдинова,

 Ралия,

Әлфия…

Санап та чыгарлык түгел.

Күбәү алар.

Хаҗдан кайтып тайпылучылар бар бит. Моңа ничек карыйсыз?

Алар өчен дога укыйм. Аллаһым калебләренә Иман салсын.

Шәкертләрегезне күбрәк яратасызмы?

Мәсҗидкә йөргән һәммә кешене яратам.

Мәрйам абыстай белән Наилә Хөсәенова серләште.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here