Домой Ислам Татар тарихында беренче мәртәбә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе басылды

Татар тарихында беренче мәртәбә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе басылды

0
Татар тарихында беренче мәртәбә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе басылды

2019 елны рухи мәркәзебез Казанда Корьәни-Кәрим китабының мәгънәви  

тәрҗемәсе дөнйа күрде. Изге Китабыбызны киң катлам укучылар өчен  

тел белгечләре, имамнар, мәдрәсә мөгаллимнәре җиде ел буена

 армый-талмый эшләделәр.

Китап “Хозур” (Тынычлык) нәшриятендә басылды һәм Казанда “Хозур” “Хозур” кибетендә сатыла да.

 “Хозур” кибете Габдулла Тукай исемендәге урамда урнашкан. Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән ерак түгел.

 Татар телендә басылган Коръәни-Кәрим турында галим 

Йосыф угылы Хатыйп Миңнегулов болай яза:

“Минем аңлавымча, бу тәфсирдә, бер яктан, мөмкин кадәр оригиналга тугрылык сакланган.

 Бу биктә мөһим. Икенче яктан, Изге Китапны татарчага тәрҗемә итү,

шәрех-аңлату өлкәсендәге бай тәҗрибә, казанышлар да исәпкә алынган,

 шактый мул файдаланылган. Шунысы әһәмиятле:  

тәфсир авторлары “Коръән”нең эчтәлек-мәгънәсен генә түгел, 

ә андагы стиль үзенчәлекләрен, поэтик образлылыкны да үзебезнең телдә

 торгызырга, татарча яңгыратырга омтылганнар…”

Әлбәттә, татар телендә басылган “Кәлам Шәриф” туган телебезне 

пропагандалауда гаҗәеп зур роль уйный.

 Коръәни-Кәрим – мөселманнар өчен яшәү кануны.

 Коръән – Аллаһының Китабы.

 Ул камил, әмма Аның коллары камиллеккә омтылып яшәүчеләр генә.

 Татарларның мәкальләрендә, гореф-гадәтләрендә, әхлагында

 Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим тәгълиматы ята.

 Бу Китап һәр татарның өендә булырга тиешле.

 Һичшиксез, татар телендә басылган Коръәнне укып чыккан кешедә,

 Коръәнне гарәб телендә дә уку теләге туачак.

 Ә бу инде мөселман бәндәсенең изге бурычы һәм инсанның

 камил акылга ирешкәнлекнең билгесе.

Өлкәбезнең Гали авылындагы мөселманыбыз Казаннан  

утыз данә “Кәлам Шәриф”не алып кайтып, садака итеп таратты.

 Асыл гадәт.

 Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен халыкка җиткерүдә көч

 куйган бәндәнең Әхыйрәттә урыны Җәннәттә булыр, Аллаһы теләсә.

Хормәтле дин кардәшләребез! 

Яңа басылган Коръәнне Самар Җәмигъ Мәсҗиденең

 йортында урнашкан “Ас-Салям” кибетенә заказ бирә аласыз.

 Кибетче Гөлсылу ханымның телефоны 8-903-302-51-04.

Бу китап һәр татар гаиләсендә булырга тиеш.  

Коръәнне китап киштәгезнең иң өстәгесенә куегыз.

Шамил Баһаутдин.