Әткәй-әнкәебез – алтын канат

0
208
DIGITAL CAMERA

Әти-әниемнең бүген дә пар тормышта, исән-сау яшәүләрен белгәч, күпләр миңа: “Рушания, син бәхетле кеше”, – диләр. Мин алар белән килешәм. Тормыш сынауларны күп бирде, әмма әти-әнием һәрвакыт янәшәмдә булып, бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм иттеләр. Инде үзем алтынчы дистәне ваклап баруга карамастан, бүген дә аларның изге догалары, үгет-нәсыйхәтләре белән яшим.

Насих Фатыйх улы һәм Мөгаззәмә Бәкер кызы Гари­фуллиннар – икесе дә сугыш һәм сугыштан соңгы  авыр елларның михнәтләрен күргән кешеләр. Әнием ишле гаиләдән. Сигез бала арасында иң өлкәне булганлыктан, аңа тормыш арбасына иртә җигелергә туры килә. Сугыштан кайткан әтисе белән агач та кисә, печән дә чаба, әнисенә кечерәк балаларны карашырга, өй-йорт эшләрен алып барышырга да өлгерә. Гаиләгә ярдәм итү теләге белән кыз 13 яшеннән колхоз фермасына сыер савучы булып урнаша. Шунда 44 ел эшләп, хезмәт ветераны булып, лаеклы ялга чыкты. Тырыш хезмәте өчен алган күптөрле Мактау грамоталарын, бүләкләрен бүген дә кадерләп саклый. Әтиебез дә гомер буе колхозда терлек асраучы булып эшләде, төзүчеләр бригадасы белән күрше авылларда йортлар да салып йөрде. 

Алар безгә, өч балаларына, яхшы тәрбия биреп, зур тормышка чыгардылар. Бүген апам Рузалия һәм абыем Фәнис гаиләләре белән Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә, ә мин әти-әнием яшәгән Похвистнево районының Яңа Мансур авылында гомер итәм. Көн саен диярлек хәлләрен белеп, ярдәм итеп торам. Чөнки алар тормышымның иң авыр мизгелләрендә янәшәмдә булдылар. Беренче тормыш иптәшем Нурхәтим бакыйлыкка күчеп, ике бала белән тол калгач, үзләренә сыендырдылар. Соңрак йорт салып чыгарга, кызым Гөлгенә белән улым Салаватны аякка бастырырга ярдәм иттеләр. Бергәләшеп туйлар уйнадык, оныклар тууы шатлыгын уртаклаштык.

Узган елны ишегемне кара кайгы тагын бер кат какты – көтмәгәндә икенче ирем Хәмитнең гомере өзелде. Бу юлы да: “Кызым, сабыр бул”, – дип, әти-әнием авыр югалтуны кичерергә ярдәм иттеләр. Алар үзләре дә шактый туганнарын җирләделәр, олыгаеп барган көндә ялгыз калу ачысын да бик яхшы аңлыйлардыр…

Әткәй-әнкәйдән ничек танышулары, мәхәббәтләре турында сорашырга без ничектер кыенсынабыз. Әмма гомер буе бер-берсен яратулары, хөрмәт итүләрен тоеп яшәдек. Гаилә тормышыбызда алар безнең өчен үрнәк, өлге булдылар. Кияүләрне – үз уллары, киленнәрен үз кызлары кебек яратып, барыбызга да бертигез мөнәсәбәт күрсәттеләр, безне дә шуңа өйрәттеләр.

Бер җырда:

Әткәй-әнкәебез – алтын

                                     канат,

Безнең өчен тормыш

                                тоткасы.

Нинди генә зур юллар үтсәк

                                          тә,

Ата йорты – дөнья уртасы, – дип җырлана.

Без дә төп йортта еш кунак. Гаилә бәйрәмнәрендә, Сабан туйларында зур табын артында балалары, алты оныклары, ун оныкчыклары – барлыгы утызлап кеше җыелабыз. Әти белән әни барысына да күчтәнәчләр биреп, елый-елый изге догаларын укып, озатып калалар.

Шушы көннәрдә безнең гаиләдә тагын зур вакыйга. Кадерле әти-әниебезнең, яраткан әби-бабабызның бергә гомер итүләренә 60 ел тула. Газиз кешеләребезне яраткан “Бердәмлек” газетасы аша шушы гомер бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Кадерлеләребез! Ныклы нигездә корылган гаиләдә балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле.

Аллаһ тарафыннан олы

                        бүләктер ул –

Тигез булып гомер итүләр,

Иртә белән өстәл

                            башларында

Тәмле, кайнар чәйләр эчүләр.

Шушы бәхетегез

                            киселмәсен,

Күгәрчендәй гөрләп яшәгез.

Котлауларны бүген

                              кочак-кочак

Бүләк итеп кабул итегез.

Барлык балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз исеменнән кызыгыз Рушания.

“Бердәмлек”

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here