Домой Главные новости В области Самарада узачак милли чаралар буенча Татарстанда эшлекле очрашулар узды

Самарада узачак милли чаралар буенча Татарстанда эшлекле очрашулар узды

0
Самарада узачак милли чаралар буенча Татарстанда эшлекле очрашулар узды

Кичә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале директоры, “Дуслык” оешмасыныңтатар сайты мөхәррире Искәндәр Сәетов Самарада “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылачак чаралар буенча Татарстанда эшлекле очрашуларда катнаштылар.

Иң элек алар Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән очрашып, “Татар кызы-2020”бәйгесе, “Татар бистәсе” һәм халыкара “Мирас” фестивальләре турында сөйләделәр. Аннан соң очрашу Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова кабинетында дәвам итте.

Ирада Хафиҗан кызы Самарада шундый зур чаралар үткәрелүен хуплады һәм “Мирас” фестивален уздыруда Татарстан мәдәният министрлыгы мөмкин кадәр ярдәм итәчәк дип белдерде. Бу чараны үткәрүдә ярдәм итү үтенече белән Татарстан мәдәният министрлыгы Самара өлкәсе администрациясенә һәм мәдәният министрлыгына да рәсми хат җибәрәчәк.Ирада Хафиҗан кызы үзе дә халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленә килергә тырышырмын дип белдерде. Татарстан мәдәният министры киләсе елда бу чарага грантлар бирү мәсьәләсен карарга да вәгъдә итте.

Ләйсән Зарипова.