Домой Главные новости В области «Җәннәт юлы»нда көтеп калабыз!

«Җәннәт юлы»нда көтеп калабыз!

0

Сызранның Үзәк мәчете (Декабристлар урамы, 59нчы йорт) каршында «Җәннәт юлы» дип аталган ислам дине нигезләрен һәм татар мәдәниятен өйрәнү үзәге эшли башлады.

Аның җитәкчесе итеп Дания абыстай Сәгъдиева билгеләнде. Үзәктә дин кардәшләребезгә гарәп графикасы, ислам дине тарихы, Коръән-Шәриф нигезләре биреләчәк, татар теле, мәдәнияте һәм әдәбияты укытылачак. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сал-ләллаһу галәйһиссәләм: «Һәр нәрсәнең юлы бар, җәннәт юлы исә – гыйлем эстәү», – дип әйткән.

ҮЗӘКНЕҢ ЭШ ТӘРТИБЕ:

Дүшәмбе:

10:00 сәгатьтә икенче ел укучылары өчен дәресләр;

Сишәмбе:

10:00 сәгатьтә икенче ел укучылары өчен өстәмә дәрес;

Чәршәмбе:

11:00 сәгатьтә өченче ел укучылары өчен дәресләр;

Пәнҗешәмбе:

15:00 сәгатьтә татар теле һәм мәдәнияте дәресләре;

Җомга:

17:00 сәгатьтә татар һәм рус телләрендә актуаль лекцияләр;

Шимбә:

11:00 сәгатьтә беренче ел укучылары өчен башлангыч дәресләр.

Ирләрне – Сызран Җәмигъ мәчете имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, ә балаларны һәм хатын-кызларны Дания абыстай Сәгъдиева укытачаклар.

Укулар түләүсез.

Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ,

Сызран шәһәре Җәмигъ мәчете баш имамы.

Бердэмлек

* * *

Син татармы?

Татар икән – үз телеңдә сөйләшә, укый, яза белергә тиешсең.

Шул максаттан Бөтендөнья татар конгрессы 2019 елның 19 октябрендә 13:00 сәгатьтә бөтен дөнья күләмендә “Татарча диктант” акциясен уздыра. Самара өлкәсендә диктантны Камышлы авылында, Похвистнево районының Гали, Мәчәләй авылларында, Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә, “Халыклар дуслыгы йорты”нда, өлкә Шашкачылар йортында һәм Җәмигъ мәчетендә язарга була.

Диктант тексты Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара галимнәре тарафыннан билгеләнә.

Диктант язып, татар теле буенча белемебезне тикшереп карыйк!

Белешмә өчен телефон: 8-927-748-73-27 – Винер Нурмөхәмитов.