Домой Жизнь татар Җырлап яшибез: клубларга пианино һәм баяннар кайта

Җырлап яшибез: клубларга пианино һәм баяннар кайта

0
Җырлап яшибез: клубларга пианино һәм баяннар кайта

“Хәзер клубларда, мәдәният сарайларында Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар оештырыла. Кешеләр әлеге чараларда актив катнашсын, ТАССРның 100 еллыгы һәркемнең үз юбилее кебек булсын иде”, – ди мәдәният министры Ирада Әюпова.

Татарстан авылларында 2012 елдан башлап 400дән артык клуб төзелгән һәм капиталь төзекләндерелгән.

– Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында, Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып, бездә авыл клубларын төзекләндерү башланды. “Мәдәният” федераль программасын гамәлгә ашыруда узган елгы күрсәткечләр буенча Татарстан иң алдынгы төбәк дип бәяләнде. Әле эш колачы зур, авылларда тагын 450 клуб төзисебез һәм капиталь яңартасыбыз бар. Быел авылларда 5 клуб һәм 3 китапханә сафка басачак, – диде мәдәният министры Ирада Әюпова Министрлар Кабинетында узган брифингта.

“Мәдәният” федераль программасы “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр” һәм “Цифрлы мәдәният” илкүләм проектларын берләштерә. Федераль программа Татарстанда мәдәният учреждениеләрен төзекләндерүне дә һәм беррәттән эшчәнлекне дә нык җанландырып җибәргән. Министр Ирада Әюпова сөйләгәнчә, узган ел сәнгать мәктәпләренә 63 пианино кайтартылган. Быел сәнгать мәктәпләре янә яңа музыка коралларына, интерактив такталарга байый. Федераль бюджеттан 61,7 миллион сум, ә республика бюджетыннан 45 миллион сум акча тәгаенләнгән.

– Без мәдәният учреждениеләренең актив эшчәнлегенә ирешергә тырышабыз. Хәзер клубларда, мәдәният сарайларында Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар оештырыла. Кешеләр әлеге чараларда актив катнашсын, ТАССРның 100 еллыгы һәркемнең үз юбилее кебек булсын иде. Узган ел мәдәният учреждениеләрендәге төрле мәдәни чараларга 28 миллион кеше килгән. Китапханәләр буш тормасын, китапханәләрдә “юк” дигән сүз булмасын. Хәзер мөмкинлекләр зур-китапны соратып кайтартырга була, – диде Ирада Әюпова.

Казанда быел мәшһүр композитор Салих Сәйдашев музее ачылачак, аны музыка-әдәбият-сәнгатьнең тулы бер комплексы итеп җиһазлау ниятләнелә. Чаллыда татар драма театры бинасы капиталь төзекләндерелә. Чаллының рус драма театрының да үз бинасы булдырыла. 

Дамир Бэдриев

shahrikazan