Домой Главные новости В области 12 июнь – Россия көне

12 июнь – Россия көне

0
12 июнь – Россия көне

Хөрмәтле милләттәшләр!

12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.

Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле  халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.

Россия  хезмәт сөючән, сәләтле, туган җиренә файда китерергә омтылган кешеләре белән көчле. Уртак максат белән берләшеп, без барлык авырлыкларны, теләсә нинди катлаулы бурычларны да җиңеп чыга алачакбыз.

Хөрмәтле якташларым! Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге, иртәгесе көнгә ышаныч, куелган максатларга ирешүегезне, илебез хакына игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим! Өйләрегездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!

Зур ихтирам белән

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты