Домой Жизнь татар Лилия Тимергалиева бәби көтә

Лилия Тимергалиева бәби көтә

0
Лилия Тимергалиева бәби көтә

Безгә аны Аллаһы Тәгалә бирде, бу әти һәм әни, тулы гаилә булуның бердәнбер мөмкинлеге, ди булачак әни.

Шагыйрә, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә актив эш алып баручы Лилия Тимергалиева үзенең күңелле яңалыгы белән уртаклашты. Алар ире Ришат белән бәби көтәләр.

– Балабыз булачагын сизенә идек, ике ай ярымнан клиникага барып тикшерендем һәм табиблар чынлап та балабыз буласын хәбәр итте. Әмма шунда ук кисәттеләр: үзем авыру булгач, баланың да сәламәт булып туасы иллегә илле генә, баланы төшертегез, диделәр. Башта ук ирем белән баланы табарга дигән карарга килдек. Безгә аны Аллаһы Тәгалә бирде, бу әти һәм әни, тулы гаилә булуның бердәнбер мөмкинлеге, без аны кулдан ычкындырырга тиеш түгелбез. Ярдәм ит дип Аллаһтан сорыйбыз. Беренче тикшерүләр баланың сәламәт булуын күрсәтте. Хәзерге вакытта генетиклар тикшерә. Алга таба барысы да яхшы булсын иде инде, – ди Лилия.

Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan