19 нчы җиңү: «КАМАЗ-Мастер» экипажлары арага көндәш кертмәде

0
38

Чаллының «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Дмитрий Сотников экипажы «Дакар» раллиенда җиңү яулады. Ул узган елгы ярышта да беренче булган иде. Безнекеләрнең бер экипажы да көндәшләрне алга чыгармады. Бу – Татарстан командасының әлеге раллидагы 19 нчы уңышы.

Быел 44 нчесе оештырылган «Дакар» ярышына 2 гыйнварда старт бирелде. «Завод, шәһәр, республика һәм ил җитәкчелегенең, спорт сөючеләрнең бездән ни көткәнен беләбез. Аларны шатландыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – диде команда җитәкчесе Владимир Чагин ралли башланыр алдыннан. Чаллы егетләре бу ярышка 4 экипаж белән чыкты. Аларның икесе автомобиль спорты белән якыннан кызыксынган кешегә яхшы таныш «КамАЗ-43509» булса, калган икесе – К5 төренә кергән  «КамАЗ-435091» машиналары. Яңа автомобильләрне тәҗрибәле йөртүчеләр – узган ел җиңүче булган Дмитрий Сотников белән  раллины 5 мәртәбә откан Эдуард Николаевка ышанып тапшырдылар. Калган ике экипажны исә Антон Шибалов белән Андрей Каргинов җитәкләде.

Ярышның беренче этабы Дмитрий Сотниковның җиңүе белән тәмамланды. Эдуард Николаев исә финишка икенче булып килде. Ә икесенең арасындагы вакыт – нибары 38 секунд! Төп узышның 3 сәгать 53 минут 14 секунд дәвам иткәнен исәпкә алсак, Согуд Гарәбстаны чүлләрендә көндәшлекнең ни дәрәҗәдә кискен булганын да чамалавы кыен түгел. Чаллы командасының калган ике экипажы беренче этапны дүртенче һәм бишенче булып тәмамлады.

Икенче этап та «КАМАЗ-Мастер» егетләренең җиңүе белән тәмамланды. Алай гына да түгел, алар беренче дүрт урынны алды! Алга китеп булса да әйтик, быелгы автоузышта Чаллы спортчылары барлык этапларны да беренче булып тәмамлады. Безнекеләрнең тәҗрибәсе һәм осталыгы гаҗәпләндермәсә дә, Татарстан командасының зур өстенлеге кайбер көндәшләрне чыгырыннан чыгарды. Әйтик, 8 нче этаптан соң Голландия узышчысы Маурик ван дер Хевель шау-шу куптарды: «КАМАЗ-Мастер» командасы юлның кайдан узасын алдан ук белеп тора һәм шуның аркасында башкаларны уза. Аларның машиналарында махсус җиһаз урнаштырылган. Бу – гаделсезлек, аларны җиңеп булмый!» – дип сөрән салды ул. Тик серле мәгълүматны кем җиткерүен генә әйтмәде. Бәлки оештыручылардыр? Юк, әлбәттә! Оештыручыларга, киресенчә, «КАМАЗ-Мастер»ның җиңелүе һәм көндәшлекне кыздыру кирәк. Соңыннан Голландия спортчысының үз сүзләреннән баш тартканын хәбәр иттеләр. Артык кызып киткән икән.

Шул ук вакытта төрле командаларның юлда бер-берсенә ярдәм итү очраклары да юк түгел. Меңләгән чакрым озынлыктагы юлда иртәгә кем белән ни буласы билгеле түгел чөнки. Согуд Гарәбстаныннан килеп ирешкән видеоязмаларда «КамАЗ» машиналарының ком тавыннан сикереп, чокырларны сизми дә узганы сурәтләнсә дә, чынлыкта тишелеп ертылган көпчәкләр, ватылган тәрәзәләр күп булды. Узышчылар юлда туктап калмасын өчен, махсус команда төн буе аларны киләсе этапка әзерли. Монысы ярыш машиналары белән гадәти «КамАЗ» арасында уртаклык табарга азапланучылар колагына. Аерма чыннан да җир белән күк арасы. Әмма машина белән безнең егетләр идарә итә.

Җомга көнне алар Җиддәдә тәмамланган соңгы этапны да отты. Гомуми зачетта безнекеләр беренче өч урынны яулады. Дмитрий Сотников экипажы – беренче, Эдуард Николаевныкы – икенче, Антон Шибалов егетләре исә өченче булды. Хәтта дүртенче урын да Чаллы командасыннан Андрей Каргиновка насыйп булды. Бу – «КАМАЗ-Мастер»нең «Дакар»дагы 19 нчы уңышы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер»ның «Дакар-2022» халыкара раллиенда җиңүе уңаеннан «КамАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогинга, команда җитәкчесе Владимир Чагинга, «КАМАЗ-Мастер» командасына котлау юллады.

«КАМАЗ-Мастер» командасының «Дакар-2022» халыкара раллиенда җиңүе уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез, – диелә анда. – Искиткеч зур җиңү һәм бөтен команданың югары дәрәҗәдәге осталыгы, дөньяда тиңе булмаган Татарстан мустангларының өстенлеге дәлиле бу. Бөтен ил ике атна буе «Зәңгәр армада»ның, старттан алып финишка кадәр беренчелекне югалтмыйча, саллы көндәшләренә өмет чаткысы калдырмыйча, Гарәбстан чүленең буталчыклы юлларын зур осталык белән узуын, экстремаль автомарафонның барлык кыенлыкларын лаеклы төстә җиңүен сулыш та алмыйча күзәтеп торды. Республикабызга һәм бөтен Россиягә рәттән инде икенче тапкыр җиңү китергән Дмитрий Сотниковның каһарманнарга тиң экипажын аерым котлап үтәсем килә. Сезнең белән, күренекле якташларым белән чын күңелдән горурланам. Иң абруйлы ярыштагы күркәм көрәшегезгә рәхмәт белдерәм! Алга таба  да «Алтын бәдәви»не кулдан ычкындырмавыгызны, уңышлар һәм яңа зур үрләр телим!»

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here