Камышлыда юбилей!

0
Камышлыда юбилей!

Кичә, 4 мартта  Самара өлкәсенең Камышлы районы 30 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов җитәкчелегендә Камышлыда зур конференция уздырылды. Анда районнан чыккан хөрмәтле кешеләр һәм  дәрәҗәле кунаклар катнашты.Чарада узып киткән 2020 елга йомгак ясалды, төрле истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рафаэль әфәнденең чыгышы башлыча район ирешкән уңышлар хакында барды. Ул икътисад өлкәсендәге күрсәткечләр турында  гына сөйләп калмыйча, үзләрендә барган барлык эшләр белән дә таныштырды.Сәламәтлек саклау өлкәсенә, спорт, яшьләр эшләренә тукталып андагы казанышлар һәм кыенлыклар турында да әйтеп китте. Район тормышына җентекле анализ ясап кунаклар каршында хисап тотты. Билгеле инде, коронавирус инфекциясенең мәдәнияткә, сату –алуга, эшмәкәрлеккә керткән тискәре үзгәрешләре хакында да телгә алмый калмады. Рафаэль Баһаутдинов  чыгышында 2021 елга куелган  планнар хакында сүз булды.

Бәйрәм белән котларга килүчеләр арасында Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура әгъзасы, өлкәнең “Дуслык”  иҗади – иҗтимагый оешмасы  президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, өлкәнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр  Имран улы Горланов, өлкәнең спорт министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Харин, “Газпром трансгаз Самара” оешмасының генераль директоры, Самара губерна Думасы депутаты Владимир Анатольевич Субботин бар иде.

“Газпром трансгаз Самара” өлкә, шул исәптән Камышлы районы белән дә белән даими хезмәттәшлек итә, хәйриячелек белән шөгылләнә.

Владимир Анатольевич килүчеләрне истәлекле көн белән котлады. Үзенең чыгышында Камышлының  халкын; игелекле, акыллы,эш сөючән,- дип олылады һәм районның  уңышлар белән алга атлавын теләде. Киләчәк буынны, туган җирне яратып, аның гореф -гадәтләрен саклаучы итеп тәрбияләү кирәклегенә басым ясады.

Котлаулардан соң ул  Самара Губерна Думасы исеменнән Камышлы районы үсешенә зур өлеш кертүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырды.

Ә конференциянең азагында залдагы хатын-кызлар өчен   сөенечле хәл булды- якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән тәбрикләп  ир-атлар аларга чәчәк бәйләмнәре өләште!

 Шулай ук тагын бер шатлыклы вакыйганы әйтергә кирәк; Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура әгъзасы, “Дуслык”  иҗади – иҗтимагый оешмасы  президенты Фәхретдин Канюкаевка “Камышлы муниципаль районының мактаулы гражданины”- дигән исем бирелде.