Җыелдык та сөйләштек: Тукай премиясенә кем лаек?

0
27

Татарстан язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы Тукай бүләген дәгъвалаучы язучыларга багышланды. Утырышта безнең хәбәрчебез катнашты

Белдерүдә: «Факил Сафинның „Саташып аткан таң“, „Гөлҗиһан“ китаплары, Ләбиб Леронның „Кояшны кочкан малай“, „Җил көймәсе“, „Әкиятче“ малай китаплары, Марат Әмирхановның „Казан йорт“, „Олуг Мөхәммәд“, „Бибимәмдүдә абыстай“ китаплары, Мансур Гыйләҗевнең милли сәнгать өлкәсендәге күпьеллык хезмәте һәм „Микулай“ пьесасы турында фикер алышу була» диелгән иде.

Әмма «Хәзерге татар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть белән кызыксынучылар» утырышка чакырылса да, андыйлар Фәрит Яхин белән мин генә булып чыктым. Утырышның инициаторы — әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов. Идарәдә булмаса да, әлеге утырышны уздыруны ул үзенең намус эше дип саный булса кирәк: һәр кандидат турында укып, әзерләнеп килгән иде. ТАИС шушы ук бинада урнашканга күрә, аның җитәкчесе Хәбир Ибраһим белән хезмәткәре Рәдиф Сәгъди кереп утырды. Берлек хезмәткәре Марат Закиров кергәләп чыкты. Ркаил Зәйдулла үзе дә керде, әмма өзлексез телефоны шалтырап тору сәбәпле, күбрәк вакытын челтәрле балконда уздырды.


Әлбәттә, кандидатлар килгән… икесе… Ләбиб Лерон белән Мансур Гыйләҗев. Идарә утырышына килгән Факил Сафин кандидатларга багышланган утырышка калмаган — Чаллыга кайтып киткән. Марат Әмирханов Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә очрашуга киткән — үзе шулай дигән. Дөрес, соңрак ул очрашуның сәгать 11дә үк булганлыгы ачыкланды. Ә әлеге утырыш 15.00 сәгатьтә иде. Яшь кеше түгел бит — арыгандыр.

«Алар аласыларын беләдер, шуңа килеп йөрмәгәндер, миндә андый ышаныч булмагач, килдем», диде Ләбиб Лерон. Ул, гомумән, бөтен җиргә килә — аның бер көн өчендә берничә очрашуга йөрүен социаль челтәрдәге аккаунты аша күреп, көч биреп торабыз.

Утырышның беренче өлешендә әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрне «сүтеп җыйды». Аннары сүзне калганнар алды.

Белешмә өчен быелгы кандидатлар:

Марат Әмирханов («Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен), 87 яшь.

Факил Сафин («Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен) — Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, 67 яшь.

Мансур Гыйләҗев (милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен) — ирекле иҗатчы, 60 яшь.

Ләбиб Лерон («Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен) — «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, 59 яшь.

Рәдиф Сәгъди: Мин бу ике егетнең әсәрләрен яхшы беләм, үзләрен дә яратам. Ләбибнең иң яраткан әсәрем — «Җүләр малайның атасы», бик оста итеп язылган сатирик кәмит. Калган балалар әкиятләренә килгәндә, балалар аларны яратып карый. 20-30 ел һәвәскәр театрлар жюриында йөреп мин аларны 100 мәртәбә караганмындыр. Ләбиб драматургиянең нәрсә икәнен белә.

Мансур белән аралашабыз, дуслашып беттек. Аның беренче караган әсәрем — «Казан егетләре». Икенчесе — «Баскетболист». Васильевода санаторийда ятканда ул минем, мин аның әсәрен укыдым. Аның Казанның меңьеллыгына иске машина сөйрәп барган татарлар турында пьесасы иде ул. Анда зур мәгънә ята.

Егетләр, бу егетләр барысы да лаек. Без күпме генә сөйләсәк тә, бернинди дә мәгънә дә юк. Тукайның 135 еллыгы хөрмәтенә икене бирсәләр дә, яхшы булыр иде. Ул «копеечный» премия. Гомере буе хезмәт иткән кешеләргә дәүләт 500 мең сум акча жәлли икән — бу бик кызганыч.

Хәбир Ибраһим: Ул хәзер 2 миллион сум булырга тиеш.

Рәдиф Сәгъди: Булсын 1 миллион. Бу акчага ул особняк та ала алмый, «Мерседес» та ала алмый.

Хәбир Ибраһим: Көпчәген ала ала.

Фәрит Яхин: Җәмәгать…

Хәбир Ибраһим: Фәрит күп сөйли, мин тиз генә әйтеп алыйм да китим әле. Тукай премиясен хәзер язучыларга аз бирәләр. Пачкалап-пачкалап опера театры ала. Без аларның кем икәнен дә белмибез. Хәзрәтләр дә ала башлады. Инде икесе алды. Тукай премиясенең абруе төште. Бирәләр берсен театрга, берсен җырчыларга, бер рәссамга, бер язучыга. Бу дөрес түгел бит инде. Ул язучыларга бирелергә тиеш.

Мансур белән без яшьлектә аралашып йөрмәдек. Хәзер без аның белән икәү пьеса яза башладык. Ике пьеса язылды. Берсен, әхлаксыз дип, Тинчурин театры кире какты. Анда ниндидер оятсыз ишарәләр дә юк иде. Без ничек язабыз: Мансур калыбын бирә. Мин аның язганына ит кундырып, татарчага әйләндереп, язып куям. Мансур безнең арада драматургия калыбын, бөтен нечкәлеген белгән бердәнбер драматург. Архитектор бит — әсәрнең планын архитектура кебек итеп төзеп куя ул. Мин аны лаек дип уйлыйм.

Ә «Микулай» миңа ошамады. Мин әсәргә югары бәя бирә алмыйм, ләкин бу бит минем фикер генә. Мин моноспектакльләр яратмыйм, хәзер шундыйны куя башладылар: лабораторияләр, экспериментлар… алар театрда ике көн бара да, өченче көнне оныталар да…

Рәдиф Сәгъди: Аннары драматурглар юк дип безне гаепләргә тотыналар. Безнең любой сорттан 30 драматург бар.

Хәбир Ибраһим: Бәлки, «Микулай» гениаль әйбердер. Ләкин анда халык йөриме?

Мансур Гыйләҗев: Йөри… Керәшеннәр.

Хәбир Ибраһим: Йөрми инде. Акчасы минем аша үтә бит — күрәм. Халыкка кирәкми ул — гафу ит инде. Әмма мин сине лаек дип саныйм.

Ләбиб бездән аерыла, аның үз стиле бар. Ул башкалардан аерылып тора — бу язучы өчен зур нәрсә. Шуның өчен булса да аңа Тукай премиясен бирергә кирәк. Аның өчен генә дә түгел инде…

Фәрит Яхин: Премиянең аның ниндидер стимулы булсын иде: гонорарны үстерә, салымнардан азат итә, мәсәлән. Стимулы юк икән, аны дәүләтнеке дип тә әйтеп булмый.

Әлфәт Закирҗанов: Аның стимулы шунда — Тукай премиясе алган кешеләр томлыкларын чыгара башлый. Халык язучысы исеменә бер адым атлый.

Хәбир Ибраһим: Бездә халык язучысы исемен Тукай премиясе алган кешегә генә бирәләр. Бу бит дөрес түгел. Бу әйберне идарәдә карарга кирәк.

Рәдиф Сәгъди: Атказанган сәнгать эшлеклесе исеме халык артисты исеменә тиң ул. Халык артистларына аерым акча түләнә, ә без — ноль! Аңлыйсызмы?

Фәрит Яхин: Бу теманы журналистлар да күтәреп, зур сөйләшү булырга тиеш. Ә инде тәкъдим ителгән әсәрләргә килгәндә, тарихи темаларга язылган әсәрләргә минем үз фикерем бар. Тарихи әсәр языла икән, ул яңа идеяләргә нигезләнергә тиеш. Без искене кабатлыйбыз. Бездә алар документаль әсәрләргә ит кундыру гына. Муллалар турында язасың икән, шәригатьне белү кирәк. Марат Әмирхановның «Бибимәмдүдә» китабында буталчыклыклар күп. Мәсәлән, Газизәләр буталган, берсе роле икенчесенә кушылган. Марат абый кызыклы сюжет ясый белә. Шушы осталыгы буенча аны өстен куям.

Мансур Гыйләҗев урыс әдәбиятыннан үсеп чыккан кеше кебек. Мин аның әсәрләрендә «Ревизор» ны да күрәм, Островскийны да. Татарның үзе генә юк. Ул проблема бар.

Ркаил Зәйдулла: Күпләрнең язуы үзе бер проблема инде ул…

Фәрит Яхин: Шәп әйттең! Премия мәсьәләсенә килгәндә, дәүләт премиясе өчен дәүләт җаваплылыгы булырга тиеш. Югыйсә, аны һәрберебез игълан итеп бирә алабыз. Премиянең җаваплылыгы томнар чыгару белән генә чикләнергә тиеш түгел.

Рәдиф Сәгъди: Дәүләткә безнең кебек алдынгы кешеләр кирәкми. Без «второсортный» булып калдык. Совет вакытында язучыларга күп әйберләр булган. Безгә ихтирам бетте.

Фәрит Яхин: Фейсбук тулы очрашуларга йөргән язучы, кул чабалар. Тагын нинди ихтирам кирәк?

Рәдиф Сәгъди: Бу системага без кирәкмибез.

Хәбир Ибраһим: Һәрдаим үзеңнең кирәклегеңне исбатларга кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Без үз хатыннарыбызга да кирәкмибездер, ә син система дисең.

Фәрит Яхин: Совет чорында язучы идеология ролен үтәгән. Динне алып ташлаганнар да аны алыштырырга әдәбият күтәрелгән. Хәзер тегесен дә, монысын да күтәреп булмый бит инде. Безнең проблема гына түгел, хакимият проблемасы бу.

Ркаил Зәйдулла: Премия ул панацея да түгел, гел объектив да була алмый. Бигрәк тә әдәби әсәргә. Ул бит математика түгел. Әдәби әсәр ул бик күп субъектив факторлардан тора. Комиссиядә, дөресен әйтергә кирәк, күбесе укымаган да була. Без бит инде татарча язабыз…

Фәрит Яхин: Бер елны Денис Осокин алды. 40 битлек әсәр. Русча язылган. Аны укыганнармы? «Овсянка» сының ничек башланганын хәтерлисезме? Укып карагыз! Ыштанының ширинкасын ача да… Аның бөтен әсәрләре шундый.

Ркаил Зәйдулла: Премияне бик җитдигә алырга да ярамый. Мин язучыларның барысын да якларга тиеш. Быел мин комиссиядә түгел. Әлегә мин аның механизмнарын да аңлап бетерә алмыйм. 

Мансур Гыйләҗев: Кандидат булу ул күңелле икән. Шулкадәр игътибар күп. Гел телевидениегә чакыралар — Муса Җәлил, Тукай темасына да, ачлык темасына да. Гәрчә мин әдәбият белгече, тарихчы да түгел. Барыбер катнашам, шулкадәр күңелле. Телевидениегә эшкә йөргән кебек йөрим. Мин хәзер кешеләрнең үзләрен өчәр, бишәр мәртәбә тәкъдим иткәннәрен аңлыйм.

Нишләп мин «Микулай» ны тәкъдим иттемме? Минем эшем бит актер, режиссер белән бәйләнгән. Башка бер пьесаны куймакчы идем, комиссиядәге бер кеше «Каршы булачакмын», диде. «Минем аңа башка планнарым бар», ди. «Микулай» ике театрда куелды, берсен бирсәң, икенчесе кала. Өч актер, ике режиссер, рәссамнар — бер пачка кеше җыела. Әле кыргыз теленә тәрҗемә ителде — куелачак. Шуңа үз әсәремне үзем тәкъдим итергә булдым.

Мин хәзер керәшеннәр белән бик якынайдым. Алар яратып кабул иттеләр. Мине бөтен җыелышларына чакыралар. Алар белән бик күңелле яшибез.

Тукай премиясе турында социаль челтәрләрдә төрле фикерләр бар. Тукай турында да әллә нәрсәләр язалар. Урысларда христиан чиркәвеннән килгән канонизация дигән әйбер бар. Бер изге кешене канонга кертәләр дә, аның турында бөтен бәхәсләр бетә. Безгә Тукай һәм Тукай премиясе мәсьәләсендә шундый нәрсә кертергә кирәк. Бу бик кирәк премия! Аны яшьләргә бирергә кирәк түгел.

Безгә Тукай һәм Тукай премиясе мәсьәләсендә шундый нәрсә кертергә кирәк. Бу бик кирәк премия! Аны яшьләргә бирергә кирәк түгел.


Ул аларның хыялы булырга тиеш. Ул — стимул. Аңа үсәргә кирәк. Мин бит элегрәк тәкъдим ителмәдем. Бәлки мин «Бичура» белән алырга тиеш булганмындыр. Мин аны 25 яшьтә яздым. Кеше аңа әзерләнеп килер җитергә тиеш.

Комиссия бик авыр хәлдә булачак. Чөнки тәкъдим ителүчеләрнең барысы да лаек. Дания Нуруллинага ничек бирмисең инде?! Ул нык лаек.

Хәбир Ибраһим: Артистларның үз премиясе булсын. Алар Марсель Сәлимҗанов премиясен алсын!

Ләбиб Лерон: Хәтерлисезме, бер елны премияне бик күп язучыларга бирделәр…

Әлфәт Закирҗанов: 2006 ел иде. Ул елны Батулла, Марсель Галиев. Рафаэль Мостафин, Равил Бохараевка — дүрт кешегә бирделәр.

Ләбиб Лерон: Ә кем алмый калды?

Әлфәт Закирҗанов: Анысын белмим.

Ләбиб Лерон: Харрас Әюпов. Мин аннан: «Нишләп бу уенга кердең? Бирелми бит инде, көндәшләрең көчле бит», дидем. 2008 елда ул вафат булгач, озатканда Туфан абый чыгыш ясады. «Төне буе шигырьләрен укып чыктым, мин Харрасны белмәгәнмен икән», диде. Татар язучылары көчле. Быел кемнәрдер алалмыйча кала икән, киләсе елга яңалар киләчәк. Безнең Рәшит Әхмәтҗановлар алалмыйча китте.

Мин тәкъдим ителүчеләрнең барысына да Тукайның 135 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы дип премия бирелүен теләр идем.

Комиссиядә татар язучысының кем икәнен дә белмәгән кешеләр утыра. 2015 елда бер кыз белән бер егет һәм театр директоры лауреат булды. Сез ул егет белән кызның кем икәнен беләсезме?

Премия ул лотерея кебек инде — ничек эләгә…

Ркаил Зәйдулла: Бәлки, Тукай премиясе әдәби премия булып калырга тиештер?! Театрлар өчен Марсель Сәлимҗанов премиясе бар. Рәссамнар өчен — Бакый Урманче. Җырчылар өчен Илһам Шакиров премиясе бар. Әлеге премиянең экспертлары арасында минем булуымны Рузилә тәнкыйтьләп тә язды. Колагыма аю басса да, Филүс Каһировның яхшы җырлавын аңлыйм инде. Шуңа да Хәбирнең фикерендә «рациональ ни» күрәм мин…

Ләбиб Лерон: Егетләр, әйтеп бетермәдем. Премиядә сәясилек күрәм. Опера театрын гел якладылар. Аның директоры проект авторы буларак Тукай премиясе алды. Яшьләрне куюы да үзе алу өчен булды. Шундый әйберләр булмасын иде. Иҗат күренеп торсын иде! Хакыйкать булсын иде!

Хәбир Ибраһим: Җәмәгать, таралыр алдыннан бер мәзәк сөйлим. Бер елны Кол Шәриф өчен архитекторларга бирделәр. Зөфәр Галиуллин моны оештырып йөргән. Тукай премиясе иҗат өчен бирелә. Монда иҗат юк! Ул администратор. Шуңа моны ишекләр өчен җаваплы дип куйганнар.

Әлфәт Закирҗанов: Объективлык, гаделлек булсын дию аңлашыла. Татар әдәбияты китабын ачып карамаган кеше комиссиядә утыра икән — димәк, кем нинди ым кага, шуңа тавыш бирә дигән сүз. Өч премия…

Хәбир Ибраһим: Театр, эстрада, рәссамнар, әдәбият… Дүрт!

Әлфәт Закирҗанов: Нигезләмә буенча өч.

Хәбир Ибраһим: Дүрт!

Ркаил Зәйдулла: Өч! Аның берсен сорап алалар.

Тәмам. Шулай итеп таралыштык. Шушы көннәрдә кандидатларның язмышы хәл ителәдер. Уңышлар!

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here